Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тотылган машиналарның бәясе 35 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Өч миллион сумнан башланган машиналар арасында иң еш Hyundai Tucson сатылган. 1,5-3 млн сумлыклары арасында тотылган Kia Sportage һәм Hyundai Creta-ны сатып алучылар күп булган.

Татарстанда быел июль-сентябрь айларында тотылган машиналар уртача 745 мең сум торган, бу бәя бер ел элек белән чагыштырганда 35,5 процентка күбрәк. Бу хакта "Авито Авто" ширкәте үткәргән тикшерүгә таянып "Коммерсантъ" җиткерә.

Шул ук вакытта Татарстанда июль-сентябрьдә тотылган машиналарны сату 23,8 процентка арткан диелә.

Өч миллион сумнан башланган машиналар арасында иң еш Hyundai Tucson сатылган. 1,5-3 млн сумлыклары арасында тотылган Kia Sportage һәм Hyundai Creta-ны сатып алучылар күп булган.

Быел июльдә долларның артуы автомобиль базарында ажиотажга сәбәпче булды.

6 июльдә Русия акчасы — рубль аска тәгәрәде. Мәскәү биржасында евро курсы — 2022 елның 29 мартыннан бирле беренче тапкыр — 100 сумнан артып китте. Доллар да шул ук елның март азагыннан бирле беренче тапкыр 92 сумнан узды.

"Доллар арткан саен машина кыйбаткарак чыга. Хәзер бәяләр 20 процентка күтәрелер дип көтелә. Бу барлык параллель импорт кысаларында сатып алынган машиналарга кагыла, шул исәптән Кытай автомобильләренә дә" дигән иде Азатлыкка бу өлкәдә эшләүче Рамил Гайнанов (исеме үзгәртелде). Долларның артуы икенчел базарга да йогынты ясый. Яңа машиналарга бәя күтәрелде икән, тотылган автомобильләр кыйммәткә сатыла башлый", диде ул.

  • Быел май аенда да Русиядә күпләр куллана торган Hyundai Solaris һәм KIA Rio кебек машиналарның алмаш өлешләре 14 процентка артуы хәбәр ителгән иде.
  • Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG