Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәге методисты Рамай Юлдашевка үз теләге белән эштән китәргә тәкъдим иткәннәр. Ризалашмагач, эшеннән кыскарту турында карар кабул ителгән. Ул үзе моны сугышка мөнәсәбәте, дәүләт пропагандасыннан үзгә фикерле булуы, татар һәм мари милли хәрәкәте чараларындагы активлыгы өчен дип бәяли. Рамай Юлдаш белән эш мәсьәләсе, Мари Илендәге хезмәт хаклары, Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге һәм башкалар хакында сөйләштек.
2021 елның 26 гыйнварында Рамай Юлдашны, мәхкәмә ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен, башкорт халкына каршы нәфрәт уятуда гәепләп, 10 мең сум штрафка тартты. Ул аны Страсбург мәхкәмәсенә шикаять итте.
2021 елның июлендә мәхкәмә аны экстремист материаллар саклауда гаепле дип тапты һәм 1500 сум штрафка тартты. Рамай Юлдаш Николай Левашовның "Замалчиваемая история России" документаль фильмын ВК челтәрендәге үз сәхифәсенә саклап куйган булган.
— Рамай әфәнде, эштән кыскарту турында кайчан һәм ничек хәбәр иттеләр?
— Кисәтүле сигналлар узган елның көзендә үк яңгырады. Мари Иле республикасының Мәдәният, басма һәм милләтләр министрлыгыннан хат килде, анда минем 14, 30 октябрьдә, 11 ноябрьдә эштән читтә булуым, эшкә катнашы булмаган башка эшләр белән шөгыльләнүем турында язылган иде. Аңлатма язарга куштылар.
Махсус операциягә яки илдә барган вакыйгаларга карата фикерләр язмаска кушты
Датаны карадык. 30 октябрь – якшәмбе иде, ул вакытта кайда һәм ни эшләп йөрсәм дә – шәхси эшем. 30 октябрьдә Сәяси репрессияләр көне булды, Йошкар Оланың Шәһәр музее шәһәр администрациясе рөхсәте белән оештырган митингта идем. "Әйе, анда булдым, ул чарада ел да катнашам", дидем мөдиребезгә. 14 октябрьдә, төш вакытында дуслар машина белән эшемә килде дә, бер сәгать эчендә чакрым ярым ераклыкта урнашкан зиратка, тарихи фәннәр докторы, мари академигы, профессор Ксенофонт Сануков каберенә барып килдек. Чәчәкләр салдык, дога кылдык.
Ә 11 ноябрьдә эштә идем, Иҗтимагый сәяси үзәктә уздырылган чарада булдым, мәдәният министры урынбасары Садовин үзе дә мине күрде. Син ул көнне Мендурски полигонында мариларның матәм көнендә катнашкансың диләр. Анда мари әдәбиятына нигез салучы С.Чавайн, язучы һәм драматург О.Ипай, этнограф һәм төбәк тарихчысы Т.Евсеев һәм башкалар атып үтерелгән. "Булмадым анда, эш вакытында эштә идем", дидем. Минем сүзләрне язып министрга җибәрделәр. Мөдиребез Илгиз Гайсин миңа берничә тапкыр социаль челтәрләрдә, телеграм каналларда һәм башка урыннарда махсус операциягә яки илдә барган вакыйгаларга карата фикерләр, комментарлар язмаска кушты.
Инде бер ай чамасы элек, үзе янына сөйләшергә чакырып, үз теләгем белән эштән китүемне сорады. Аңа югарыдан басым булган.
"Республиканың икенче затлары "келәмгә" дәште, сине үз теләгең белән эштән азат итәргә яки кыскартырга кушылды", диде. "Синең эшеңә претензиям юк. Хәзер федераль Сабантуйга да әзерләнәсе бар, миңа ирләр кулы, креатив кешеләр дә кирәк булачак. Хезмәткәрләр болай да аз. Мин аларга синең кирәкле хезмәткәр булуыңны исбатлап та карадым, кулдан килгәнне эшләдем. Апрель-майларда ук синнән канәгатьсезлек белдерә башлаганнар иде. Синең Марий Ушем мари хәрәкәтендә, Татар милли хәрәкәте чараларында катнашканга сиңа претензия бар", дип аңлатты. Минем язган комментарларны да күзәткәннәр, алар турында да әйткәннәр. Мари Илендә "Кеше һәм канун" дип аталучы, чит ил агенты дип кабул ителгән хокук яклау оешмасы бар. Шул төркемдә Филлипов фамилияле бер активистка 1 млн 300 мең сум штраф салулары турында язылган иде. Шунда комментар калдырдым: "Егетләр-кызлар, ярдәм итик, аның гаиләсен бөлгенлеккә төшерәләр", дигәнрәк комментар иде ул. Шуны да гаеп итеп китереп куйдылар.
Август аенда "Кеше һәм канун" дигән чит ил агенты дип табылган хокук яклаучы оешма оештырган чарада катнаштым. Ул вакытта отпуск вакытым туры килде, шәхси вакыт, сүз дә әйтә алмыйлар. Баркемп дип аталган пикник булды, улым белән ике тәүлек шунда идек. Анда Пермь, Мәскәү, Волжски, Казан һәм башка шәһәрләрдән 250ләп активист җыелды. Канунлы гамәл булса да, шунда булуым да ярамагандыр, мөгаен.
— Эштән кыскарту турында карар кабул ителгән икән, үз теләгегез белән эштән китәргә ризалашмагансыз булып чыга. Ни өчен бу юлны сайларга булдыгыз?
Күп булса, тагын 1,5-2 ел түзәсе калгандыр, вазгыять үзгәрер
— Җәйге ялымның бер атнасы калган иде, шуны алып, берәр атна уйлыйм, гаиләм белән киңәшләшим әле, дидем. Уйладым да, шушы 16(!) елда никадәр проектлар эшләп, конкурс-фестивальләр, гыйльми конференцияләр оештырып, гаепле кеше кебек башымны иеп чыгып китмим әле, кыскартсыннар, дигән фикергә килдем. Мөдиребез мине тагын бер атнадан чакырды: "Тыныч кына, үз теләгең белән эштән китсәң, сиңа 150 мең сум бирәбез", диде. Миңа аннары әйттеләр: ризалаша дип көткәннәр, имзалыйсы килешү дә төзелгән булган. "Үз теләгең белән китсәң, Рәмзия Әүхәдуллина (Татар үзәге методисты - ред.)да зыян күрмәячәк, әгәр үзең китеп бармасаң, синең белән бергә аны да кыскартуга чыгарачакбыз", диделәр. Тагын бер кат уйладым, әмма барыбер үз фикеремдә калдым. Аларның 150 мең сумына сатылсам, гомер буе тугры калган принципларыма, тормыш кыйммәтләремә хыянәт итү булыр иде. Үз алдымда намусыма, биографиямә тап төшерү булачак дип фикерләдем. Намус акчадан кыйммәтрәк. Бу очракта мин башымны иеп чыгып китмим, ә үземә тугры калып, җиңүче булып, башымны горур тотып чыгып китә алачакмын. Мәдәният министры Константин Иванов, республика башлыгының беренче урынбасары Михаил Васютиннарга да үз кылган гамәлләренә җавап бирер чак җитәр, дөньялар гел болай бармас, дидем. Күп булса, тагын 1,5-2 ел түзәсе калгандыр, вазгыять үзгәрер.
— Кыскартылган очракта, ниндидер түләүләр каралганмы?
— Кыскарту турында хәбәр ителгәч, мин әле 17 декабрьгә кадәр эшлим һәм хезмәт хакымны алам. Соңыннан хезмәт биржасыннан да ике ай түләүләр башкарыла бугай. Хезмәт хаклары белән кушып санаганда, 90 мең сумлык түләүләр килеп чыга. Һичьюгы, шушы вакытта минем эш эзләргә күпмедер вакытым булачак.
— Васютин, Ивановлар дигәндә, аларның эше икәнен каян беләсез?
Канун тарафыннан эзәрлекләнерлек бернинди гамәлем юк
— Республиканың икенче затлары диелгәч, шулар икәнен чамалыйм. Мөдир белән сөйләшү шундый контекстта иде. Шунысы аяныч: махсус операция башланганнан бирле миңа карата ФСБ, прокуратура, Тикшерү комитеты тарафыннан бернинди кисәтү, профилактик сөйләшүләр дә булганы юк. Иң соңгы административ эш тә 2021 елда ук булды. Канун тарафыннан эзәрлекләнерлек бернинди гамәлем юк, әмма дәүләт пропагандасыннан аерылган үзгә уй-фикерләрем, сүз иреге хокукымны файдаланып, шул фикеремне әйткән өчен, Марий Ушем хәрәкәтенең, Татар милли хәрәкәтенең чараларында катнашуым өчен, шушы чиновниклар мине шул рәвешле үз җәзаларына тарталар – эшемнән куып, яшәргә акчасыз калдыралар. Канун белән репрессия ясап булмый, әмма менә шулай басым ясап, иписез калдырып була. Шундый җәза. Минем 9 һәм 13 яшьлек ике балам бар. Эш эзләргә кирәк. Аны тиз генә табармын димә. Белемем белән мин Татар теле, әдәбияты һәм тарих белгече. Тарих укытучысы булып берәр мәктәпкә барсам да, хезмәт хакым 14-15 мең сум булачак. Татар мәдәни үзәгендә хезмәт хакым барлык өстәмәләр белән 28 мең сум чамасы чыга иде. Безнең Йошкар Олада кешеләр 11-15 мең сумга эшләп йөри, Татарстан яки башка төбәкләрнеке белән чагыштырганда, бу бик аз.
— Сезгә тәкъдим ителгән 150 мең сумны Татар мәдәнияте үзәге бирәсе идеме?
— Мәдәни үзәкнең андый артык акчасы юк. Мәдәният министрлыгы бюджеты аша бирәсе булганнар, мөгаен.
— Тарих укытучысы булып эшкә урнашу мөмкин хәл дип саныйсызмы? Бер бюджет оешмасыннан кыскартканнар икән, икенчесенә алулары мөмкинме?
— Мәдәни оешмаларда эшли алмаячагымны аңлыйм инде. Республика да, шәһәр дә бәләкәй, мөгаен, бу ике айда минем хактагы хәбәр мәктәпләргә барып җитәр. Мари һәм татар милли хәрәкәтендә актив катнашуым һәм пропагандадан үзгә фикерем өчен, белем бирү, мәдәният өлкәсендә һөнәри эшчәнлекне тыю булып чыга бу. Югыйсә, 12 еллык укытучылык тәҗрибәм бар: Казанда 149нчы ирләр лицеенда, 112нче мәктәптә Татарстан тарихын, Русия тарихын, Җәмгыять белемен, Икътисад, Политология укыттым. Шунысын да уйлыйм: мәктәпкә тарихчы булып барсам, бүген анда балаларга, замполит кебек, Путин хакимияте карашларын пропагандаларга, "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" алып барырга тиеш буламмы? Мин моны эшли алмам, мөгаен.
— Бу кыскартулар Татар мәдәният үзәгенең финанслары кыскартылу белән бәйле була аламы? Мөдир бу кыскартуны ничек аңлатты? Финанслар җитмәү генә түгелме бу?
Минем арттан күзәтү булган
— Юк-юк! Андый мәсьәлә булса, аны шулай дип әйтерләр иде. Монда ел дәвамында кисәтүләр ясау, дәшми-тынмый үз теләгең белән кит диеп акча тәкъдим итү, махсус операциягә карата мөнәсәбәтең, телеграмга фәлән комментарың өчен дип аңлатып тормаслар иде. Мәсәлән, бер яңалык булды: бер егет Навальный free дигән футболка белән митингка чыккан, аңа 1000 сум штраф салганнар. Шуның астына көлеп комментар яздым: футболкаңны сатсаң, шуның хакы шушы штрафны түләргә җитә инде, дидем. Шуңа да игътибар иткәннәр, аны да искә алдылар. Ягъни, минем арттан күзәтү булган.
— Мари Иле республикасының Татар мәдәният үзәгенең еллык бюджеты күпме? Аны финанслауга дәүләт күпме акча бирә? Бу хакта уртак сөйләшүләр, җыелышлар, чараларга финансларны бүлү була идеме?
— Моны баш хисапчы белән мөдир генә белә. Безнең эш – чаралар оештыру, сценарийлар язу, техник яктан ярдәмләшү һәм башкалар. Финанслар турында хәбәрдар түгел. Мәдәни үзәк дәүләт автоном оешмасы дип аталгач, без күпмедер акчаны үзебез дә эшлибез. Концертлар белән күпмедер процент җыела, залларны, бүлмәне арендага бирүдән дә акча килә.
— Республика Татар мәдәният үзәгендә 16 ел эшләдем дидегез. Бу елларда нинди эшләр башкардыгыз?
— 12 ел буена татар теле курслары алып бардым, аны хәзер мөдир урынбасары Равия Мусина алып бара. Татар яшьләренә аралашу өчен, клуб та оештырып җибәргән идем, ул да уңышлы гына эшләде. Алты фәнни-гыйльми конференция оештыруда катнаштым, фестивальләр, бәйгеләр бик күп булды. Татар балаларын Татарстан лагеренә җыеп оештырып җибәрүне дә башкара идем. Тукай туган көненә, Шигърият бәйрәменә, Мин татарча сөйләшәм чараларына автобуска яшьләрне төяп, Казанга алып баруны оештыра идем. 7-8 ел рәттән шунда йөрдек, башка төбәкләрдән алай килүчеләр булмады. Методист һәм мәдәни чаралар оештыручы идем. Яшьләр белән дә, җәмәгатьчелек белән дә эшләдем. Соңгы елларда методист кына булып калдым.
— Бүген Татар мәдәният үзәге нинди эшләр башкара?
— Милли эшләр буенча федераль агентлык оештырган "Сокровища нации" дип аталган грантны оттык. Шуның белән, халыкларның чигү, кул эше технологияләрен өйрәндек. Авылларга чыктык. Мари Илендә "Татарча диктант"ны оештырабыз. Минем инициатива белән аны Мари Иленең районнарына, хәтта бистә-авылларына да тараттык.
— Ни өчен мәдәният үзәгеннән ике кешене кыскарттылар, сезне генә түгел?
Безнең кебек җанын-тәнен биреп эшли торган, милли идеология белән җан атып йөрүчеләрне таба алмаячаклар
— Мин аларның мантыйгын аңламыйм. Өстән төшкән директиваның формулировкасы шулай таләп иттеме, белмим. Без коллективта 19 кеше. Шуның иҗади өлеше – 5-6 кеше. Калганнары завхоз, инженер, вахтада утыручылар, җыештыручылар, хисапчылар һәм башка персонал. "Оптимизация максатында" дигән булып, ике методистның берьюлы эштән кыскартылуын мин аңлый алмыйм. Хәзер өченче хезмәткәр дә, безгә теләктәшлек йөзеннән, биредәге атмосфера ошамаганга, җитәкчелекнең үз хезмәткәрләрен яклый алмавы аркасында китәргә тели. Өстәвенә, киләсе елда бездә федераль Сабантуй узасы бар. Ул Сабантуйның мәдәни чараларын, күргәзмәләрне оештыру, ат урынына алдан тартып бару безнең мәдәни үзәккә төшәчәк, әмма хәзер анда хезмәткәрләр дә җитмәячәк дигән сүз. Татар автономиясе ул туйда ашап-эчеп йөрүче генераллар гына. Шундый чара алдыннан кыскартылу башка сыймый. Изге урын буш тормый, бәлки, безне куып таратырлар да, башкаларны җыярлар. Ләкин безнең кебек җанын-тәнен биреп эшли торган, милли идеология белән җан атып йөрүчеләрне таба алмаячаклар дип уйлыйм.
Мин Республика Татар мәдәни үзәгенең профсоюз оешмасы рәисе һәм Мари Иле республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының идарә әгъзасы да. Аларга да минем кыскартылуны шикаять итү, ярдәмләшү өчен, методистларны кыскарту турындагы карарның мотив өлеше кирәк. Ә ул чынлыкта аңлашылмый.
— Бу һөнәр берлеге сезне яклаячакмы? Мәхкәмәгә барырга җыенасызмы?
— Мәхкәмәгә барыргамы дип уйлыйм. Профсоюзлар мине яклаячак, билгеле. Ләкин мәхкәмәгә бару өчен башта кыскартылу турында документны кулга алу кирәк.
— Дәүләт пропагандасыннан үзгә фикер йөртү, вакыйгаларга карата үз фикеремне белдерү өчен эшсез калам, дип әйттегез. Киләчәктә бу илдә ниләр булачагына фаразлар корасызмы? Репрессияләр тагын да азачакмы, әллә кульминация уздымы?
Youtube, Telegram, Whatsup-ны гына ябасы калды
— Моннан да катырак булмас, мөгаен. Падишаһ яки ишәк үлгәнче, шушы рухта 1,5-2 ел дәвам итәчәк дип уйлыйм. Чикләүләр ягыннан, Youtube, Telegram, Whatsup-ны гына ябасы калды. Канун ягыннан моннан да югарырак җәза була алмый: утыртасыларын утырттылар, ябасы матбугатны, оешмаларны ябып бетерделәр. Брежнев вакытында юләрләр йортына ябалар иде, 1930нчы елларның репрессияләрендә төрмәгә аталар иде. Хәзер шуның боткасын күрәбез. Тик Төньяк Корея юлы белән барып, бөтенләй Сталин заманына кайта алмый Русия. Параллель импорт аша булса да халыкара мөнәсәбәтләргә омтылыш бар. Аннан соң, хәзер СССР белән Америка гына уйнамый, уенчылар Төркия, Кытай, Көнбатыш илләре дә бар. Шуңа СССР вакытында булган чикләүләр юк инде.
— Дәүләт фикереннән үзгә фикерле кешеләргә бүген нишләргә?
— Үз фикереңдә калырга, үз намусыңа тугрылык сакларга кирәк. Шушы ел ярымда кемнең кем, нәрсәнең нәрсә булуы ачыкланды. Моңарчы аңламаган кешегә социаль-икътисади якны төртеп күрсәтеп, бәяләрнең күтәрелүен, долларның ничек үсүен әйтеп булса да аңлатырга мөмкин түгелме икән дигән өмет бар. Дәүләтнеке булмаган оешмаларда урнашырга кирәк була. Хәзер бездә гараж икътисады инде – качып кына эшләп ятучылар күп. Мөгаен, шунда үз эшеңне эшләргә, ничектер ипи, ризык табарга кирәк. Шулай да, мин бөтенләй өмет өзмим әле. Утырта торалар, моңарчы сәясәт белән кызыксынып та карамаган яңа кешеләр килеп чыга тора. Яшьләр бу вазгыятькә каршы. Әлегә алар активлык кына күрсәтми. Бездәге тыныч кына яшәп яткан төбәктә 2 октябрьдә 200дән артык кеше стихияле төстә митингка чыкты. Елга буена төзелеш ясамау, анда парк булсын өчен дип чыктылар. Аның лидерлары да юк иде. Митингларга фиркаләр дә аның кадәр кеше җыя алмый. Кайнаган кәстрүлнең бер ягыннан капкачны басасың, икенче ягыннан ташый. Ә бу инде 90нчы еллардан бирле кайный торган кәстрүл, аны хәзер болай гына тыеп торып булмаячак. Халыкта потенциал бар ул, без аны киләчәктә күрербез әле.
Азатлык хәбәрчесе Рамай Юлдашның кыскартылуы турында сорашырга дип Мари Иле республикасы Татар мәдәни үзәге мөдире Илгиз Гайсин белән дә элемтәгә чыкты. Ул каян шалтыратуны ишетте, сорауны да тыңлады һәм телефонны ташлады.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум