Йошкар-Олада 1997 елда Татар мәдәнияте үзәген оештыруда Мари иле җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Аларның үз биналары бар, бүген үзәктә штатта 19 кеше хезмәт хакы алып эшли, оешма мәдәни чаралар белән генә чикләнми, биредә татар-башкорт көрәше түгәрәге дә, Коръән нигезләрен өйрәнү бүлмәсе дә, китапханә дә бар. Шулай да татар чаралары, хәтта танылган артистлар концертлары белән кызыксынучылар да кими дип сөйләде Рамай Юлдаш Азатлыкка. 2010 елгы җанисәп саннарына караганда, Мари илендә 40 меңгә якын татар яши.
— Мари иленең "Республика Татар мәдәнияте үзәге" бүген ниләр белән шөгыльләнә? Башка төбәкләрдәге татар үзәкләре белән сезнеке арасында аерма бармы?
— 1990нчы елларда, күп төбәкләрдә подвалларда җыйналып яки күпмедер акча җыешып, бүлмә арендалап, интегеп, татар үзәкләре төзегәндә, безнең хәерче генә, дотацион Мари илендә татарлар республиканың ул чактагы президенты белән уртак тел дә таба, биналы да була. Вячеслав Кислицын (1997-2001 елларда Мари иле президенты) урыс кешесе булса да, шәхсән үзе бинага килеп, карап, идән асларына төшеп менеп: "Сезгә ошамаса, мин сезгә Мәдәният йорты бирәм", дигән сүзне әйтә. Татарлар компакт яшәгән урында булгач, бу бинага да риза булалар. Бу 1997 елда Татарстаннан читтә дәүләт ярдәме бе оештырылган беренче татар үзәге була. Хәзер безнең штатта 19 кеше эшли, шуларның 6-7се – иҗади хезмәткәр. Урыслар, марилар үз иҗтимагый үзәкләре белән 3-4 бүлмәдә утырганда татарларның тулы бинасы бар. Мари иле җитәкчелегенә рәхмәт ул яктан.
Бина җылытыла, салкын-кайнар су кергән, спорт залыбыз, 280 кешелек сәхнә залы, бию залы, татар теле, гарәп теле һәм Коръән нигезләре өйрәнү бүлмәсе бар. Спорт залыбызда татар-башкорт көрәше күнегүләре уза, тренер Мөнир Галләмов яшьләр белән шөгыльләнә. Грек-рим көрәшен Артур Садыйков алып бара. Үзебез җыйган кечкенә генә китапханәбез дә бар. Бу үзәк бүген Мари илендәге татарларга кагылышлы барлык мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Мәдәниятме, мәгърифәтме, хәтта социаль мәсьәләме – бар якны да колачлыйбыз. Татар теле укытылган авылларга барабыз, Казаннан нинди татар китаплары бирелсә, шуларны мәктәпләргә таратабыз, мәсәлән. Фестивальләр, фәнни-гыйльми конференцияләр, семинарлар да ясыйбыз. Кыскасы, тәүлегенә "26 сәгать" эшлибез. Коллектив та бик оешкан, милли җанлылык та бар. Хезмәт хакыннан да зарланмыйбыз, Мари илендә уртача хезмәт хакы 11-12 мең сум булганда, безгә ике тапкыр күбрәк түләнә.
— Татар, гарәп теле курслары, Коръән дәресләре дә барамы?
— Татар теле курсларын элек үзем алып бардым, 15-30 кеше җыелган чаклар да булды. Яман шеш һәм ковид белән авырып алгач бу эштән баш тарттым. Аны хәзер Равия Мусина алып бара, курслар дәвам итә. Гарәп теле һәм Коръән нигезләре дә укытыла.
— 2021 елның 23 апрелендә, Мари илендә узган "Мин татарча сөйләшәм" чарасына 10 гына кеше килүен әйткән идегез. Нишләп шулай аз соң?
Сан ягыннан потенциал зур, әмма сыйфаты юк
— Халык битараф. Калган төбәкләргә карыйсың, ярымподвал кебек урыннарда да җыелалар, эшләргә, үсәргә тырышалар, энтузиазм бар. Бездә бар шартлар тудырылган, татарча бию түгәрәге эшли, татар вокалистыбыз да бар. Хет җырла, хет баян, курай, хәтта сазда уйнарга өйрән, әмма юк – халык йөрми. Түгәрәкләргә, биюләргә татардан бигрәк марилар килә, алар татар биюен өйрәнә, ә татарлар килми. Югыйсә, шәһәрдә 10-12 мең татар яши. Йошкар-Олага тоташкан Медведев бистәсендә дә 2500ләп татар яши. Сан ягыннан потенциал зур, әмма сыйфаты юк. Концерт-спектакльләргә дә халык бик аз йөри. Ул биш мең сумга билет алып Филипп Киркоровка бара, әмма татар концертына 250-500 сумын кызгана. Бу буш сүз түгел, шушы 30 елда Мари илендә Галиәскар Камал театры гастролен өч тапкыр, Кәрим Тинчурин һәм Буа театрларыныкын җиде тапкыр оештырдым. Рекламасын, чакыруларын ясап тараткан кеше буларак, үз тәҗрибәмнән әйтәм. Катнаш никахлар бик күп, шәһәргә килгән татарлар урыслаша, өлкән буын акрынлап бакыйлыкка күчә бара. Татар телен, әдәбиятын, тарихын белмәгән кеше, татар дип аталса да, татар театрына, концертына да бармый. Казан да якын бит безгә, концертка шунда гына йөрүчеләр дә бардыр.
— Татарстанда туып-үскән удмуртларның Удмуртиягә күченү тенденциясе бар, алар укырга да, эшләргә дә шунда китәргә тырыша. Мари иле татарларының Татарстанга күченү тенденциясе бармы?
— Бик күп кеше Татарстанга китә. Мари Төректән, Бәрәңге, Морки районнарыннан татарлар Казанга күченә. Хәтта яхшы хәлле йортларның тәрәзәләре такталар белән капланган. Бу күчеш ун ел дәвам итә. Мин моны удмуртларныкы кебек милли нигездә дип уйламыйм, күбрәк икътисади вазгыять белән бәйле күренештер. Уйласаң, татарның анда күченүе яхшырак та. Азмы-күпме тел мохите дә барлыкка килә, университетларда уку, татар театрларына, төрле чараларга йөрү мөмкинлеге туа, матди яктан да яхшырактыр.
— Татарстанның Мари иленнән өстен ягы да калмады бугай. Мәскәү вәгъдәсен онытып, президенттан да башлык ясап куйды. Бу хакта ни уйлыйсыз?
— Иң беренче урында халык һәм милләт булырга тиеш, ә аның идарәчесе президентмы, илдарханмы, башлыкмы – анысы икенче мәсьәлә. Исемендә түгел – җисемендә. Шушы 20-30 елда Татарстанның зур мөмкинлекләре, финанслары, капиталлары бар иде. 1990нчы еллардан башлап, хәтта 2010 елга кадәр, ил күләмендә, Русия халыкларын берләштереп, сәяси фирка ясарга була иде. Безнең арттан якутлар да, тувалар да, башка халыклар да иярәчәк һәм либерал-демократик милли оешма булдырырга мөмкин иде. Ләкин суверенитетның иң башыннан ук милли хәрәкәткә бернинди ярдәм булмады. 2000нче елларда да, "Шәрык клубы", "Фикер клубы" аю өне кебек кенә урынга җыелып та, ничек матур эшләде. Бинаны тартып алдылар. Аннан "Азатлык", "Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге"н берәм-берәм юкка чыгардылар. Үзләре миллиардлап урладылар. Татар түрәләре әллә нинди дистәләгән оффшор компанияләре, бер көнлек фирмалар аша күпме акчалар юды, әмма шундый чараларга матди ярдәм күрсәтү булмады. Мәчет төзүче татар меценатлары бар иде, әмма милли проектларга тотмадылар. Яшьләрне тәрбияләп, аларга акча салып, сәяси-милли капитал булдырырга мөмкин иде. Милли стипендияләр ясарга, шул ук "ТАИФ" яки "Татнефть" акчасына.
Милли хәрәкәтнең акчасызлыгы, хәерчелеге аркасында без күп эшләр эшли алмадык
Милли университет ясап, 5-6 чыгарылыш ясарга өлгереп, әллә нинди проектлар эшләп бетерергә була иде. Башка төбәкләрдә дә җир, бина сатып алып, Мари илендәге кебек мәдәният үзәге булдырырлык мөмкинлек тә бар иде Татарстанның. Борис Ельцин вакытында никадәр ирек иде, кара әле! Милли хәрәкәтнең акчасызлыгы, хәерчелеге аркасында без күп эшләр эшли алмадык. Дәүләт шурасына милли депутатларны кертмичә, үзара гына хакимият бүлешеп феодал-олигарх республика оештырдылар. Татарстан Конституциясеннән суверенлык турындагы өлеш үк алып атылды. Түрәләрнең канында булган куркаклыгы, хөсетлеге, акчага гына табынуы... Алар моны мәңгелеккә барыр дип уйлады, әмма бу хакимият үз гомерләренә дә җитмәде, койрыкларына бастылар.
— Шуларга карамастан, бүген Шәймиевне, Миңнехановны зурлаучылар, милләт атасы итеп санаучылар бар.
— Телибезме теләмибезме, бүген Русиянең атасы – Путин. Ул атасы, ә халык – аның балалары. Миңнеханов та – без татарларның атасы. Аны тәнкыйтьләүчеләр шул 10-15 проценттыр, ә калганнар аны чынлап та милләт атасы итеп күрә. Атасы нинди – баласы да шундый. Кызганыч, безнең аталар акча яратучы, төрле йөзле, хөсет, үз гаиләсен һәм ыру-нәселен генә кайгыртучы, булдыра алганча умырып калырга тырышучылар булды. Бүлешергә яратмадылар. "ТАИФ"ның да бит хәйриячелек эше булмады диярлек. Хәзер инде аларның барысына да ФСБда компромат ята, шуңа алар туры басып үз сүзен дә әйтә алмый. Татарлар да шуларга карап, шул ук юлдан бара. Искитәрлек: биш вакыт намазлылары да шул ук юлдан атлый. 18 елдан артык алманнарның җитәкчесе булган Ангела Меркелны яки Британия премьер-министры Борис Джонсонны алыйк. Алар үзләре супермаркетка барып азык ала, халкыннан курыкмый һәм аларның йөзенә туры карарга оялмый. Боларда андый әйбер юк.
— Бу бит бер көндә генә булган эшләр түгел. Хакимияте сатлык булсын ди, суверенитет таләп итеп мәйданнарга чыккан пассионар халык кая китте? Нишләп алар дәшми-тынмый моңа ризалык биреп күзәтте?
Сабамы, Кукмарамы, Актанышмы — татарның зиһене, сөйләме, культурасы бала-чаганыкы кебек бик түбән дәрәҗәдә
— Иң көчле пассионар вакытта да Ирек мәйданына 1990нчы еллар башында 7 миллион татардан 50 мең кеше чыккан. Шундый саннар китерәләр. Дамир Исхаковның фәнни хезмәтләрендә дә Татар иҗтимагый үзәген күпме кеше хуплавы язылган, проценты бик аз. Күрә торып та чыкмаган икән, димәк, халыкның пассионарлык дәрәҗәсе шулкадәр генә булган. 1992-1993 елларда хәле-көче беткән. Көчле лидерлар да булмагандыр. Бүген теләсә кайсы татар авылына барып, татарны кара. Сабамы, Кукмарамы, Актанышмы — татарның зиһене, сөйләме, культурасы бала-чаганыкы кебек бик түбән дәрәҗәдә. Ул укымый, укыса да анализламый. Кеше картайган кебек, милләтләр дә картаядыр күрәсең, безнең милләт тә картайгандыр, егәре беткәндер, күрәсең. Ләкин аны барыбер ясалма рәвештә күтәреп була иде. Менә бит, 2014 елда халыкны ике ай эчендә программалап, "крымнаш" ясадылар. Быел да, өч ай эчендә патриотлаштырып, зомбилаштырып куйдылар. Шуны ук 1990нчы елларда Татарстан башкара ала иде. Безнекеләр шүрләделәр һәм "файдалы" маңкорт татарлар катламы барлыкка килде.
— Шулай кыска вакыт эчендә халыкның патриотлашуына, рәсми статистика биргән 80 процент халыкның сугыш яклы булуына ышанасызмы?
— Килешәм, әлбәттә, Мари илендә ул 90 проценттыр әле. Ә нигә ышанмаска? Бәйсез матбугатның, шул ук "Азатлык"ның, "Безнең гәҗит"нең, "Ирек мәйданы"ның Телеграм каналларына, Инстаграм аккаунтларына күпме кеше язылганын кереп карагыз. Анда 100 мең кеше дә юк! Күп дигәндә 5-7 мең кеше утыра. Бу бит бик аз! Бу шул пассионарлык күрсәткече.
1990нчы елларда милли хәрәкәттә катнашкан 5-7 процент халык белән без калган "сазлыкны" да уяттык. Бүген дә сазлык урынында, шул ук хәлдә. Халык Татарстан һәм Русия аталарына карап эш итә. Шулай түгелмени?
— Сугыш сезнең тормышны ничек үзгәртте, ниләр үзгәрде?
— Кибеттә бар әйбер кыйммәтләнде, бу шунда ук сизелде. Көннән-көн бәяләрнең үсүен сизәм. Ике балам бар, алар тиз үсә, гел кием-салым һәм мәктәп кирәк-яраклары да кирәк. Әле тагын "Пятерочка"да яңа сорау бирә башладылар: "Сезгә кәгазь чек кирәк буламы?" дип сорыйлар. Икенчедән, алны-артны, уңны-сулны кат-кат карарга өйрәндек. 1937 елдагы кебек куркып яшисең. Беркайда бернинди сүз әйтеп булмый, үз хезмәттәшләрең белән дә булган вазгыять турында сөйләшә алмыйсың. Кайбер танышларымның ни дәрәҗәдә "ура патриот" булуын күргәч, Киевны ике сәгатьтә алачаклары турындагы сүзләрен ишеткәч, алар белән бу хакта бөтенләй аралашып булмый. Кикрикләре шиңә төште хәзер, әмма бу сугыш бүген гадәти тормышка әйләнде инде. Хәзер халык элеккечә үк үз суыткычын тутыру, балаларын ашату турында уйлый. Сугыш бара, ләкин ул кайдадыр еракта һәм миңа калмый, минем балалар үлми — шул җитте.
— Сугыш күпмегә барыр дип уйлыйсыз?
Бу санкцияләрнең зыяны әле бик озакка җитәчәк
— Бик озакка барачак. Башта майда бетәчәк диделәр, хәзер "бетүне" сентябрьгә күчерделәр, халык һаман иллюзияләр белән яши. Беткәннән соң да, бу санкцияләрнең зыяны әле бик озакка җитәчәк. 50-60-70нче еллардагы Америка санкцияләре әле 2010 елларда гына бетте. Путин китсә дә, зыянын әле дистә еллар тоячакбыз, тормыш авыраячак. Импорт алыштыру, контробанда, контрафакт товарлар белән безгә әле бик озак яшисе. Уйлаган кеше Украинаның көчен аңларга тиеш. Аның дәүләт системы, мәхкәмәләре, армиясе, полициясе, прокуратурасы бар әйбере сакланып калган. Җирләрен яулап алу ул әле Украинаны җиңү түгел. Аны алырсың да, әмма 10-50 ел эчендә барыбер кире кайтарырга туры киләчәк. Дөньядагы вазгыять, буыннар алмашу шуңа китерәчәк. Мин әле 10 ел элек бу илнең таркалуын күрмәм дип уйлый идем, Путин бабай бу хәлләрне тизләтте. Үзе сөйләгәнчә, күсе капкынга эләкте, койрыгын гына кимереп качарлык түгел. Бу вазгыять, ким дигәндә, тагын ике-өч ел барыр.
— Русия Украинага каршы сугыш башлау белән активистларның өйләрендә тентүләр башланды. 2019 елда сезнең өйдә дә тентүләр булган иде. Бу юлы да килмәделәрме, кисәтүләр булмадымы?
— Кисәтүләр күп булды, әмма тентү белән килмәделәр. (Бу сүзләрне әйткәндә ул як-ягына төкерә - ред.) Күп сөйләшмәскә, язмаска куштылар. Тирә-ягымдагы танышлар арасында бик күпләр чит илләргә китте, иммиграция бара, алар миңа да китәргә куша. Синең өстә дә болытлар куерачак, башкаларны чүпләп бетергәч, сиңа да чират җитәчәк, диләр. Мин дә китәр идем, әмма андый финанс мөмкинлегем юк. Өстәвенә, онкологиядән соң күзәтүдә торам, һәр ярты ел күзәтү узарга кирәк, ә чит илдә дәвалану бик кыйммәт. Кул-аягым бәйле. Нәрсәгә яшим мин анда? Булдыра алганча түзәм әле...
— Социаль челтәрләрдә урнаштырылган постлар аркасында да мәхкәмәләрдә йөрдегез. Шулар аша башкортларга карата нәфрәт уятуда да гаепләделәр, 2011 елда ук "ВКонтакте"да үз сәхифәгезгә куйган "Замалчиваемая история России" документаль фильмын да ун ел үткәч актарып чыгарып штраф салдылар. Ничек уйлыйсыз, бүген Русиядә социаль челтәрләр ни дәрәҗәдә куркынычсыз?
— Үзем 2021 елда гына да социаль челтәрләрдәге постлар аркасында 8-9 мәхкәмә уздым. Берсе Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр барып җитте, декабрьдә анда теркәлде. Мин бүген "ВКонтакте", "WhatsApp" һәм Телеграм каналлар кулланам, берсен дә ышанычлы дип санамыйм. Иң куркынычы "ВКонтакте", андагы постлар аркасында күп эшләр булды, бара. Булган 9 мәхкәмә мине бик нык сак булырга өйрәтте. Хәзер сугыш башлангач кануннар берничә тапкыр кырысланды, минем төрмәгә утырасы килми. Рәшәткә артына утырсам, балаларым да, гаиләм дә хәерчелектә булачак, аларны ашатырга кирәк.
— Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә инде Русия эшләре каралмаячак. Синеке каралыр дип көтәсеңме?
— Гомерләр үзгәрер, болай гына бармас. Русия шул мәхкәмәгә дә барыбер кире кайтачак. Ул мәхкәмәдә җиңүдән миңа бернинди матди компенсация булмас билгеле, әмма хаклы булуымны белү миңа канәгатьлек бирәчәк, шул да җитә.
— Татар телен укыту мәктәпләрдә иреклегә калдырылды, БТИҮ экстремистик оешма дип игълан ителде, бәйсез милли оешмалар барысы да бетте, милли хәрәкәт юкка чыкты. Татар кешеләре "русский мир", Русия иле өчен дип, сугышта үлә. Менә шушы вазгыятьтә татар милләтен саклап калу мөмкинме?
— Мөмкин дип уйлыйм. Татарда киребеткәнлек сыйфаты да бар. Пассионарлык барыбер бер кабыначак. "Культур-мультур" белән телне мөмкин кадәр сакларга тырышабыз әле, ул яктан без күпмедер дәрәҗәдә системга да хезмәт күрсәтәбез. Менә бит, Русиядә милләтләр саклана, дип әйтерлек, күргәзмә милләт булып торабыз. "Аборигеннар" дип күрсәтәләр инде безне.
Бүген татарлар бөтен дөньяга таралган һәм һәркайда аларның ниндидер оешмасы булып, учак кебек үк булмаса да, очкын булып пыскып утыра. Учак булган урыннары да күп. Пермьдә бетсә, Оренбурда кала ул, анда бетсә, Чуашстанда кала. Казанда татарча укыту бетсә, әнә Актанышта бар.
Совет чорында да дин беткән кебек иде. 1976-77 елда, исемдә, Гайшә әбием корбан чалдырган иде, 10-15 кеше җыелып укыдылар да. Үзбәкстаннан бер хирург 2-3 елга бер кайтып, бер кайтуында ярты авыл баласын сөннәткә утыртып китә иде. Шул ук вакытта укытучыларга никах укытканга басым бара иде, мәчет-чиркәүләрдә дә складлар булды. Ә хәзер дин һәм дини басмалар никадәр күтәрелеш алды. Халыкта кичектерелгән ихтыяҗ бар, ул җыела, киләчәктә әнә шул калкып чыгачак, очкыннар учак булачак, учаклар тагын да дөрләп яначак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!