Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Рамай Юлдашның шикаятен караячак


Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

Башкорт халкына нәфрәт уятуда гаепле дип таныган мәхкәмә карарын активист Страсбург мәхкәмәсенә шикаять иткән иде.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Мари Илендә яшәүче татар җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашның Русиягә каршы шикаятен караячагы турында белдергән. Активистка бу турыда мәхкәмәдән хәбәр килгән.

Рамай Юлдаш үзенең шикаятен ел ахырына кадәр үк карарлар дип өметләнә. "Хәзер Русиядән килгән шикаятьләрне беренче чиратта карыйлар", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Европа мәхкәмәсе аңа карата гадел карар чыгарыр дип өметләнә ул.

Сентябрьда татар җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдаш Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә гариза җибәргән иде. Ул башкорт халкына нәфрәт уятуда гаепле дип тапкан Йошкар-Ола шәһәр мәхкәмәсе карарын шикаять итте.

Рамай Юлдаш мәхкәмә карары аның Конституциядә язылган сүз иреге хокукын боза дип саный. Шулай ук Кеше хокукларын яклау конвенциясенең 10 маддәсендә язылган фикер белдерү иреген дә боза ди ул.

Рамай Юлдаш Азатлыкка Страсбург мәхкәмәсе аны яклап карар чыгарыр дип өметләнүен әйткән иде. Бөтен гаепләү экспертлар нәтиҗәсенә корылган, ә экспертлар линвист та, тарихчы да, этнолог да, сәясәт белгечләре дә түгел диде ул.

26 гыйнвар Мари Иле республикасында яшәүче татар активисты Рамай Юлдашны мәхкәмә 10 мең сум штрафка тартты. Ул 30 октябрь ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен башкорт халкына каршы нәфрәт уятуда гәепләнде.

Әлеге карарны ул Мари Иле Югары мәхкәмәсендә шикаять итте. Республиканың баш мәхкәмәсе әлеге карарны һәм 10 мең сум штраф җәзасын үзгәрешсез калдырды.

Прокуратура документында әйтелгәнчә, ВКонтактедагы язмада башкорт милли хәрәкәте вәкилләре татар телен кысрыклауда гаепләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG