Сентябрь азагында татар язучысы Мәдинә Маликованың биш томлыгы басылып чыкты. Монда аның сайланма әсәрләре кергән. Аны Татарстан китап нәшрияты нәшер итте. Тиражы зур түгел, һәр том 1200 данәдә басылган. Һәр китапның бәясе - 840 сум. Биш том сатып алучыга 4 250 мең сумга төшәчәк. Алып өлгерсә, чөнки сатуга биш томлыкның бары тик 350 данәсе чыгачак. Калганы Татарстан китапханәләренә таралачак, бер өлеше Дөнья татар конрессына биреләчәк.
Мәдинә Маликова халык арасында иң популяр татар язучыларының берсе. Нинди бәя куелса да, китаплары шундук сатылып бетә. Халык яратып укый аны. Язучыга 88 яшь. Язу инде авыр дисә дә, ул китапларын үзе чыгарып сәүдә итә. Шул акчага яши.
Ул татар хатын-кызлары арасында беренче романист булып санала. Романнар язып таныла. Профессиональ язучы. Маликова - Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Берничә дистә ел нәтиҗәле иҗат итсә дә, әсәрләренең томлыклар буларак чыгуы беренче тапкыр. Чынында аның әсәрләре ун томлык итеп чыгарга тиеш булган. Күп иҗат иткән язучының әсәрләре өчен бу табигый. Әле ун томга барысы да сыеп бетәсе булмаган, ахыр чиктә аның биш томы киселгән.
Октябрь башында аның шушы күп томлыкларының китап туе булды. "Ногай" кунакханәсендә "Китап" залында ул укучылары белән очрашты. Чарага аның китапларын яратып укучылары килде, рәхмәтләрен җиткерде, автографлар ала алды. Ләкин ни гаҗәп, аның каләмдәшләре бу кичәдә юк иде диярлек.
Китап чыгу уңаеннан без Мәдинә Маликова белән татар язучылары арасында көндәшлек, татар хатын-кызына танылуга ирешү өчен никадәр авыр юл узарга кирәклеге, ирләрнең хатын-кызларга мөнәсәбәте, бүгенге хатын-кызларны нәрсә борчый, ниләр турында хыялланулары хакында сөйләштек.
— Мәдинә ханым, биш томлык китапларыгыз 10 том булып чыгарга тиеш булган. Кыскартылу сәбәбен беләсезме?
Сугышырга акча кирәк бит
— Акчага бәйледер. Тагын нәрсәгә бәйле булсын?! Сугышырга акча кирәк бит. Мин күптомлыкларымны чыгару турында хыялланмадым да, хыяллана да алмый идем. Биш томы чыгуы да чын могҗиза. Мәдинә Маликованың ун томын чыгару мәсьәләсен Татарстан китап нәшрияты күтәрде, үзенең планына кертте. Минем өчен шушы мөнәсәбәт тә, искә алулары да күңелгә сары май булып ятты. Үзем йөрмәдем, сорамадым, аны сорап йөрергә батырчылыгым да җитми. Үзләре тәкъдим итте. Ун томлыкка минем язганнарым сыеп бетми иде, тулы иҗатымны колачлап бетерәсе түгел, әмма әйбәт булып каласы иде. Тик йөри торгач, ул биш томга гына калды. Күп әсәрләр керми калды, билгеле. Шуңа да карамастан, нәшриятка, Татарстан президентына рәхмәт укыйм. Башта ун томлык итеп чыга дигәнгә имза куелган булган, әмма, күрәсең, акча җитмәгәндер. Ун томлык булмагач, биш томга сыярлык итеп сайланма әсәрләр итеп чыгарырга туры килде. Мин аңа да разый.
— Ун томга алдан ук фатиха бирелгәч, аның акчасы да карала, киселүе кайсы дәрәҗәдә хәл ителгән икән?
— Татарстан китап нәшрияты, белүемчә, ун томга әсәрләрне туплап, кайсысы кайсы бүлеккә керәчәген хәл итеп куйган, төгәллек белән планлаштырганнар иде. Минем томлыкларым чыкканы булмады, бу беренче тапкыр. Әсәрләрем язылды, аларны чыгара тордым. Киштәдә дә, өстәл тартмасында да кулъязмаларым чыкмыйча ятмады. Сабырлыгым да юк, дуамалракмын, китапны язып бетергәч тә аны нәшер итү юлларын карадым. Үз вакытында, кызуында басылдылар. Китапны чыгарам, ә алар сатылып бетә, гонорары миңа кала. Нишләтим? Шул гонорарны алып мин тагын китап чыгардым. Берничәсен шулай иттем. Мөхәррир, корректорларны яллап, хезмәтләре өчен түләп, типография белән сөйләшеп, алар белән бәяләрне килештереп китапларны бастырдым. "Частник" буларак эш иттем. Мәш килдем. Булганнарын бастырып сатам.
— Никадәр чыгымлы, никадәр керемле бу эш, аңлата аласызмы?
— Бик рәхәтләнем аңлатам. Бик гади эшләнә ул. Кулъязмамны туры типографиягә илтәм. Типографиядә күләмен, тиражын сорыйлар. Минем китапларда рәсемнәр дә бизәкләр юк, гап-гади коры текст. Җыеп чыгару кыен түгел андыйны. Бәясен әйтәләр дә, мин кассага кереп түлим. Гадәттә 300 мең сум тора ул бастыру. Бу 2-3 ел элек булган бәяләр. Китапны баскач, "Мәдинә апа, китаплар әзер, алар складта, алып кит" дип шалтыраталар. Мин машина яллыйм да өйгә кайтарып бушатам. Аннары бу китапларны сатарга кирәк. Нишләргә? Китап сату оешмаларына мөрәҗәгать итәм. Алар бар, эшләре көйгә салынган, алар миннән китапны ала, минем бәям бар, алар үзенекен дә өсти. Шул сатылган китапларга акча түлиләр. Китап сату салымы да зур түгел.
Китапка бәясен үзем санап куям. Бөтен чыгымнарны санарга кирәк. Типография, машина белән өйгә китереп бушатуга күпме тоттым, йөк ташучыларның хезмәте - барысын да саныйм. Үземә гонорар билгелим. Иҗатым өчен үземә бәя куям. Үземне кимсетмәслек итеп гонорарны язам. Хезмәтемнең бәясен беләм. Шул бәядән чыгып, китап кибетләренә сата торган бәя килеп чыга да. Китап сату оешмалары үзләренә күпме кирәк, шулкадәр күләмдә китапны алалар. Күпмегә арттыралар - бу инде аларның эше. Аларга китапларны илтеп бирү дә минем өстә. Ул да юл чыгымы бит. Аны да саныйм.
— Сез финансист, маркетолог, экспедитор та булып чыгасыз... Бер кешедә төрле һөнәр һәм җаваплылык.
Китапның бәясен арттырырга теләмим
— Мин андый белгечләрне ялласам, китап бик кыйммәткә төшәчәк. Аларга акча тотарга кирәк. Нәрсәгә кирәк миңа бу артык чыгымнар? Алар белгәнне мин үзем чамалап эшлим. Китапның бәясен арттырырга теләмим. Ярамаган эш дип саныйм. Кем алсын кыйммәт китапны? Мөмкин кадәр арзанракка сатарга тырышам. Китапның бәясен арттыруга каршымын. Һәр кеше китапны ала алсын, сатып алырга мөмкинлеге булсын дип тырышам. Берничә ел элек чыккан китаплар әле дә сатыла. Бәяләр үзгәрде, арттырырга да мөмкин дип киңәш итәләр. Юк, бәясен күтәрмим дидем. Минем өчен мөһим әйбер бу. 150 сумлык китабым да бар. Кибетләр аңа үз бәяләрен өсти. Каядыр ул 200 сум, каядыр 300 сумга әйләнә. "Юкә чәчәк аткан чак иде" китабым кыйммәткә төште, менә ул, ялгышмасам, 300 сумга сатыла. Бәясе өчен борчылдым, үз-үземә ачулымын аның өчен. Кәгазь сайлаганда ялгышканмын, кыйммәтрәген сайлап ташлаганмын. Сыйфатлы кәгазь, калын булып чыкты нәтиҗәдә. Кыйммәт булса да, гаҗәп, сатып алалар!
Татар китап ярата ул, беләсезме?! Шаккатам шуңа, куанам, горурланам. Сокланып туя алмыйм. Ашарга акчасы җитмәгән чаклары да була торгандыр бит ул кешеләрнең, барыбер китап алалар. Кешеләрнең тормышын уйлыйм да бәяләрне чамалап куям, барыбер чыгымнарны каплый ул. Шуңа ник бәясен күтәрим, ди? Кереме дә бар. Китап сатыла барган саен минем онлайн янчыгыма акча тама. Сөенәм, рәхмәт укыйм. Китапсыз яши алмаучылар барлыгына куанам.
— Барыбер сатып алалар икән китапны, ихтыяҗ бар икән, аның бәясен дә күтәреп була торгандыр. 500 сумлык та, 1 мең сумлык та китаплар бар. Менә сезнең китап та 840 сумга сатылачак.
— Йә алла, бармы шундый бәяләр? Мин кабул итә алмыйм моны. Татарстан китап нәшрияты бәяне үзе куя, мин түгел. Алар чыгара аны, алар чыгымнарын белә торгандыр. Минем караш мондый: кеше китапны сукранып түгел, куанып алсын. Китапны алсам, теге яки бу әйберне сатып ала аламмы дигән борчуга калмасын иде ул. Кешене авыр хәлгә калдыруны теләмим. Болай да тормыш авыр, акчасы җитми кешеләрнең. Китапларымны барыбер алалар дип бәяне күтәреп керемемне арттырудан бәхетле буламмы? Юк. Миңа тапкан малым җитә. Татар китабын сатып алучы минем өчен иң кадерле кеше. Бәяләп бетергесез кыйммәтле кешеләр! Аңа җиңел булсын, китап алып, укып сөенсеннәр.
— Керемле булып чыгамы татарча китапны язып сату?
— Шул акчага яшим бит! Зарланмыйм. Миңа әйбәт акча ул. 2018 елда китап язып аны бастырдым. Шул иде соңгысы. Хәзер язу авыррак, көч кирәк. Булган китапларымның сатылып бетмәгәннәре дә бар, алары да әкренләп сатыла. Китаплар сатылмый, язучының хезмәте бәяләнми дигән сүзне әйтә алмыйм. Сатыла. Акчасы керә.
— Кергән акчам җитә дидегез, Мәдинә ханым, шулай да татар язучысы тормышын лаеклы алып барыр өчен күпме акча кирәк?
— Чыгымнарым күп түгел бит минем. Пенсиям әйбәт. Менә телевидениегә чакырдылар, 3 минутлык сюжет инде ул, әмма туйга кебек киенеп бардым. Матур, үзем яраткан күлмәкләрем бар. Сирәк чыгыла, матур киенергә тырышам. Ризык сатып алына. Бернинди дә акча санау юк. Әллә нинди ризыклар да ашамыйм бит. Аллаһка шөкер, сәламәтлегемне саклыйм, даруларга акча сарыф ителми. Нәселебез ныклы, сәламәт иде. Бу яшьтә сәламәт кеше сирәк була, ә мин зарланмыйм. Аллаһка шөкер дип утырам.
Кимсенеп яшәмим
Сәяхәт итәргә була диярсез. Вакытында күп йөрдем, күпне күрдем, күңелем булды. Хәзер андый теләк юк. Яшьлектә йөрү кызык та, файдалы да. Ә мин менә бакчама йөрергә яратам, шунда казынып, матурлыкка хозурланып күңелем күтәрелә. Җитеш тормыш, шөкер кылам. Кимсенеп яшәмим. Теләгәнне ашыйм, теләгәнне күрәм, сатып алам. Соранып йөрмим, хезмәтем белән акча эшләвем белән бәхетлемен. Әле китаплапрым өчен күпме мактау, рәхмәт сүзләрен ишетәм.
— Иң күп акча китергән китабыгыз нинди?
— "Шәфкать" әсәре. Ул күптән язылды, әлегәчә иң күп укылган китап булып кала бирә. Бу әсәр басылып чыккач, бихисап хатлар алдым, аны яратып кабул иттеләр. Укучыларның рәхмәте чиксез булды. Аның нигезендә телевизион сериал да чыгарган иде Әхтәм Зарипов. "Шәфкать" - беренче романым. Хатын-кыз тарафыннан язылган беренче роман дип бәяләделәр. Мин аны белми идем. Гаҗәпләнгән идем. Татар авылы саен талант иясе югыйсә, әмма бу исем миңа бирелде. Әдәбият тарихын өйрәнүчеләр сүзе иде бу, минем бәяләмәм түгел. Сәләтле, белемле бит ул татар, бәет чыгаручыларга гына карагыз сез! Ләкин авыр булды шул татарның язмышы, әдәби әсәрләр язарга мөмкинлеге чикле иде күп кешеләрнең. Ә миңа мөмкинлек бирелде булып чыкты. Беренче әсәрем зур уңышка ия булды. Мин үзем "Кызыл гөл" романын яратам. Чынында барысын да яратам.
— Мәдинә ханым, Сезне кемнәр укый? Аудиториягезне беләсезме? Күпчелек хатын-кызлардыр, кайда яши алар: шәһәрдәме, авылдамы, ничә яшьләрдә укучыларыгыз, ниләр белән шөгыльләнә, үз урынын тапкан хатыннармы, әллә үзенең бәясен белеп бетермиме?..
— Кызык, бу хакта бер дә уйлаганым юк икән. Мине хатын-кызлар гына укымый, ирләрдән дә хатлар алганым бар, шалтыратып та фикерләрен әйтәләр. Хатын-кызлар өчен генә язам, алар мине укый дип өздереп әйтә алмыйм. Аларның вакытлары да чиклерәк бит, хуҗалыкта тавык чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләре күп. Мин кемнедер күз алдына китереп язмыйм. Менә фәлән категорияле кешеләр укыр әле дип иҗат итмәдем. Гәрчә аудиторияне өйрәнсәң, чамаласаң дөрес тә булыр иде ул. Әмма бу эш белән җитди шөгыльләнмәдем, тикшерүләр уздырмадым. Теләгәнемне яздым да яздым.
— Беренче татар хатын-кыз романист дәрәҗәсен йөртү, бу исемгә ия булу нинди хисләр тудыра?
Язучы хатын-кызлар саны артуын сөенеп кабул итәм
— Мин аны җитди кабул итмим, әллә ни уйлаганым да юк. Хәзер, шөкер, язучылар күп, хатын-кызлар да яза. Курыкмыйча язалар. Тәнкыйть ишетеремен, миннән башка олпат язучылар бар бит әле, алар ни дияр, килешми алар яныда дип борчылмыйлар. Миңа ошый бу күренеш, язучы хатын-кызлар саны артуын сөенеп кабул итәм. Тели икән, язсын ул кеше! Күңелен каләм аша бушатасы килә икән, язсын! Туган телдә яза бит ул, анысы да шулкадәр кыйммәтле. Менә укытучылар бар, әдәбиятны белә, теле бар. Эшләгәндә укучыларның дәфтәрләрен тикшереп, дәресләргә әзерләнеп вакыты булмаган аның. Ә хәзер лаеклы ялда! Күңеле теләгән эше белән шөгыльләнеп ләззәт алсын ул кеше. Башкалар да укый икән, сатып ала икән китапларын, димәк яраталар, кабул итәләр. Һәр язучының үз укучысы табыла ул. Укыгач, ошатмаганнар икән - аларның ихтыярында.
Профессионал түгел бит алар дип әйтмәгез. Язудан, китап чыгарудан нинди зыян?! Әдәбият төрле бит. Кызыклы, киңкырлы. Берәүгә бер язучы ошый, ә икенчесенә - башкасы. Мине менә катлаулы яза дип саныйлар. Кабул итәм. Кемгәдер менә бу кичне рәхәт кенә, җиңел язылган әсәр уку кирәктер. Ул мине түгел, башка авторны сайлый. Булсын! Татарча гына укысыннар. Татар китапларын сайлап алу мөмкинлеге булуда матурлык. Һәр катламга үз язучысы булырга тиеш. Мин әдәбиятның ирекле булып калуын телим. Кысаларга кертүне кабул итә алмыйм. Кем тели, шул язсын!
— Хатын-кыз язучылар еш кына тәнкыйтьләнә. Бигрәк тә ир язучылар утлы табада сикертергә ярата. Татар әдәбияты да патриархаль, язучы ирләрнең бераз өстән карашы да сизелә. Хатын-кыз язучы булу никадәр катлаулы? Сез яза башлаганда исемегезне булдыру никадәр авыр иде?
—Мин андый басымга дучар булмадым. Үпкәләп сөйләрлек бер очракны да искә төшерә алмыйм. Яза тордым, әсәрләрем чыга барды. Киштәдә, өстәл тармасында да ятмады. Моңа башкалар ни әйтер дип артык борчылганымны да хәтерләмим, аяк чалулар да булды дип әйтә алмыйм. Чыга торды, тарала торды. Мин аңлыйм сезнең сорауны. Язам дигән кешене тыймаска кирәк дип саныйм. Әдәбият - хис өлкәсе. Укучы аны сизә. Хисләрен язучы кәгазьгә ничек түгә, ихлас язамы, әллә акылын эшкә җигәме, канатландыра аламы кешене яки елатамы - укучы моны тоя. Ахыр чиктә укучы куя билгене. Язучылар да, тәнкыйтьчеләр дә түгел.
— Шулай да гомерегездә бер тапкыр да "Нәрсә яза инде ул Мәдинә Маликова?! Елак хатыннар өчен романнар иҗат итә, ә мин менә милләт язмышы турында тарихи роман язам!" дигән кимсеткән, сексист фикер ишеткәнегез булмадымы? Русиядә, татар-башкорт даирәсендә бу гап-гади күренеш югыйсә…
Якыннарым, туганнарым, дусларымның яшәешләре турында язам
— Гаҗәп, әмма юк, тойганым булмады үземә карата мондый мөнәсәбәтне. Тарихи романнарны язучыларга афәрин, мин үзем аларны язуга шикләнебрәк карыйм. Элеккеге заманнарны белмим, ничек яшәгән кешеләр анда, ниләр уйлаган, нәрсә борчыган, нәрсә турында хыялланганнар - бихабәрмен. Уйлап табарга кирәк, фантазияне эшкә җигәргә кирәк. Минем өчен авыр эш бу, булдыра алмыйм. Мин әле яшим, үз дәверемне яхшы беләм. Шуңа да миңа хәзерге заманда яшәүчеләрнең тормышларын тасвирлау җиңелрәк, аларның уй-фикерләрен, хисләрен терким. Якыннарым, туганнарым, дусларымның яшәеше турында язам. Миңа үземә әлеге вакыт кызык. Укучыларга да шулайдыр дип уйлыйм. Алар үзләре хакында укырга ярата. Илнең, халыкның елъзмасын язасың дип әйтүчеләр бар. Дөрестер. Мин белгәнне, күргәнне, кичергәнне кәгазьгә түгәм.
— Казанда Сезнең биш томлыкны тәкъдим итү кичәсе узды. Яраткан укучыларыгыз килгән иде, мактау, рәхмәт сүзләре дә әйтелде. Әмма каләмдәшләрегез юк иде. Ир язучылар да юк, татар хатын-кыз язучылар да юк. Бу хатын-кыз язучының хезмәтенә карата бәяләмә түгелме? Сезнең иҗатыгызга өстән караш түгелме?
— Татар язучыларның килмәве миңа тискәре мөнәсәбәтне күрсәтми. Бик гади аңлатам моны: каләмдәшләремнең томлыклары күптән чыккан. Минеке дә ул кадәр вакыйга түгел бит. Чыкканмы? Чыккан дип кабул ителә. Минем 5 томлык чыгуны татар әдәбиятының зур вакыйгасы дип кабул итмим. Гел булып тора бит мондый очраклар, Аллаһка шөкер. Татарда китаплар чыкмый тормый. Кем теләде, шул килде. Хатын-кызлар килмәде, әллә көнләшәләрме икән дип утыраммы инде мин? Юк, вакытлары булмагандыр, мәшәкатьле чаклары да була ала. Һәр кешенең үз гаме, вакыты туры килмәгәндер. Иң мөһиме — китап туеннан үземнең канәгать булып, куанып кайтуым. Мине яратып өч кеше килгән икән, шөкер һәм рәхмәт! Өч кенә кеше килсә дә, сөенеп бетә алмас идем, ә кеше күп килде.
— Тукай премиясен алганда да Сезне Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим итмәде, ә Журналистлар берлеге. Язучы ирләрнең Сезнең белән терсәкләр белән этәшү күренеше түгелме бу?
— Анысы бар икән шул, чынында уйламадым. Журналистлар тәкъдим итүгә дә каршы түгел, кимсенер өчен нигез юк. Ирләр үзләрен уйлыйлардыр дип кистереп әйтә алмыйм. Бардыр, әмма аңа игътибар итеп яшәүнең мәгънәсен күрмим. Миңа ир язучылар ярдәм итте, алар мине күпкә өйрәтте. Язучы Ибраһим Газый мине ярата иде, гәрчә үзе таләпчән иде. Көндәшлек бардыр, әмма аны сизмәдем. Бернигә дә карамастан яздым, иҗат иттем.
— Шулай да Русиядә хатын-кызларга үз урынын табу никадәр авыр? Шартлар тудырылганмы аларга?
Хатыннарга яшәү катлаулырак
— Әдәбияткә килгәндә, мин аны хатын-кызларныкы һәм ирләрнекенә бүлмәс идем. Бер әдәбият инде ул. Китап, әсәр кызык икән, авторына карап тормыйлар. Әмма карьера ясауга килгәндә, хатын-кызга авырракка туры килә. Ул бала таба, аңа декретта утырырга туры килә. Бу вакытта ирләр эшли, белемнәрен эсти, дәрәҗәләрен үстерә. Декретта утырган ирләрне мин белмим дә. Хатын-кыз балаларын да, гаиләсен дә, хуҗалыкны да карый, шуңа өстәвенә профессиональ яктан да үсәргә тиеш. Ирләрдән калышмаска да тиеш. Аңа таләпләр күп куелган. Хатыннарга яшәү катлаулырак. Шулай да, хәзер башка вазгыять, тормыш үзгәрде. Хатын-кызлар кияүгә иртә чыгарга ашыкмый, һөнәрләре буенча үсәргә тели, аякта нык басып торуга омтыла, матди ягын да кайгырта, бала табуга җаваплырак карый. Бу табигый күренеш, мин аңлыйм андый хатыннарны.
— Тормыш үзгәрә, әмма хакимият моны кабул итә алмый кебек. Мәсәлән, түрәләр авызыннан хатын-кыз карьера урынына кияүгә чыгу, бала табу турында уйласын иде дигән фикерләр ешрак яңгырый. Бала табу, бала төшертү эшләренә дә дәүләт тыкшынырга тырыша, кануннар чыгара… Сез моны ничек кабул итәсез?
—Ирләр яңгырата инде аларны! Алар көндәшлекне яратмый, хатын-кызлардан көчсез булып күренергә курка. Сәләтсезлеге, булдыксызлыклары ярылып ятар дип шүрлиләрдер дә шулай дип кычкаралар. Иҗтимагый мәйданны үзләренә генә калдырмакчылар. Хатын-кызларга тиеш дигән таләпләр дә күп куела. Кирәкми. Аларны кадерләргә кирәк. Ирләр хатын-кызларның да тормышын, табигатен аңларга тиеш.
— Укучыларым хатлар яза дисез. Ниләр язалар, ни белән бүлешәләр, ниләр борчый аларны? Үзләрен имин дип саныйлармы, якланганмы алар? Хатын-кызлар бәхетлеме?
Украинадагы хәлләрне кешеләр авыр кичерә
— Бик авыр язмышлы кешеләр бар. Аеруча хатын-кызлар. Бер хат килде, ире ташлап киткән, балалар белән үзе генә акчасыз торып калган. Яшәү урыны - тулай торак. Аны укып йөрәгем өзелә язды. Озак кына җавап бирә алмадым. Ул вакытта улым да авырган иде, аны аякка бастырырга тырыштым. Авыр чагыма туры килде. Хатын-кызлар да, ирләр дә авыр хәлләре белән бүлешә, кемгәдер шуларны сөйләү, бүлешү кирәк, алар аны кәгазьгә түгә. Бу да бер психологик ярдәм. Хатын-кызларның хуҗалыкта эшләре җиңеләйгән. Җитеш тормышта яшибез. Әмма кешеләр ничек белә, шулай яши. Курку да бар. Мәсәлән, әлеге вазгыять, Украинадагы хәлләр. Кешеләр авыр кичерә моны. Мин дә моны кабул итә алмыйм, аңламыйм. Украина кайда да, без кайда? Нишләп безгә аннан мәетләр кайта? Ни өчен? Ник татар балалары анда бара? Татарларның уллары нишләп үлә анда? Минем соңгы романым да шул хакта булды. Украинада фашистлар дип татар егете Донбасс якларына чыгып китә. Укырга да керми, һөнәр дә алмый, анасыннан качып дигәндәй юлга чыга. Фашистларны бәрәм дип ихлас уйлап китә ул. Яралана. Бу — аңы буталган татар баласының язмышы. Анасының фаҗигасе турында. Бөтенләй юк җирдә пропагандага бирелеп күпме балалар бүген юкка чыга бара...
— Сез Совет берлегендә яшәгән кеше, пропаганда көчле вакытлар. Аннары иреклек вакыты булды. Хәзер исә пропаганда кире әйләнеп кайтты. Ничек бәялисез моны?
— Гаҗәпләнәм. Кешеләр идарә ителә һәм бу оста башкарыла. Мин Украинага барысы да теләп китүенә ышанмыйм. Ничек алдана алар? Йөрәгем әрни. Пропаганда берничек тә яхшы була алмый. Кешеләрнең башларын әвәрә итү эше бара. Кешеләр самими, ышана, яхшылык, дөрес эшлим дип уйлый. Совет берлегендә атеистик пропаганда көчле иде, Көнбатышны бүки урынына күрсәтәләр иде, әмма кешеләр сукырлача ышанды дип әйтә алмыйм. Әле дә кемдер ышанадыр, кемдер юктыр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум