Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рүзилә Киньябулатова: "Үземне мөһаҗир түгел, сәяхәтче итеп тоям"


"Балалар" проекты җитәкчесе Рүзилә Киньябулатова
"Балалар" проекты җитәкчесе Рүзилә Киньябулатова

Уфада яшәп төрледән төрле башкорт телле дигитал проектларны тормышка ашыру белән танылган Рүзилә белән Илдар Киньябулатовлар Америкага чыгып китте. Сәбәбе — Русиядәге сәяси вазгыять.

Бу атнада Азатлыкта яңа подкаст дөнья күрде, ул яңа мөһаҗирләр турында. Проектның беренче кунагы – башкорт теле активисты, "Балалар" проекты җитәкчесе Рузилә Киньябулатова. Әңгәмәдә ул ире, ике баласы белән ничек Америкага чыгып китүе, үзе белән ниләр алуы, сагынуы, чит җирләрдә туган телне ничек сакларга һәм балаларына өйрәтергә җыенуы турында сөйләде.

Рүзилә Киньябулатова, АКШ: "Үземне һаман сәяхәтче итеп тоям"
please wait

No media source currently available

0:00 0:38:40 0:00

Рүзилә Уфада башкорт балалары өчен дигитал проектларны тормышка ашырды. Ике тапкыр Башкорстан башлыгы Радий Хәбировның грантын отты, шул акчага кечкенә балаларга башкорт телендә мультфильмнар чыкты. Ул Америкага киткән арада чираттагы грант отканы билгеле булды. Ә ул инде крауфандинг аша акча җыюны игълан итеп өлгерде. Һәм моның өчен күп тәнкыйть ишетте. Без бу хакта та сораштык. Башкорт телле проектларны дәүләт ярдәменнән башка башкарып буламы — шул хакта да сөйләштек.

Рүзилә, татарлар сибелеп яши дигән күптәнге гыйбарә бар. Ләкин соңгы 1-1,5 ел вакыт аралыгында татарлар гына түгел, башкортлар да сибелеп яшәүгә дучар булды кебек. Гаиләгезне күптәннән беләм һәм сезне гел Уфада гына күзалдына китерә идем. Башкортстаннан аерылгысыз кешеләр кебек идегез. Хәзер сез Америкада. Үзеңне мөһаҗир итеп саныйсыңмы, син мөһаҗирме?

Мин үземне һаман да сәяхәтче итеп тоям

— Мин үземне һаман да сәяхәтче итеп тоям. Без моңарчы да сәяхәт иттек. Мин Илдар белән танышканчы ук сәяхәт иттем. Илдар белән очрашып йөргәндә дә, ул Мәскәүдә торды, мин Уфада яшәдем – сәяхәттә күрешә идек. Безнең өчен сәяхәт - ул мәхәббәтебезнең бер өлеше сыман, чөнки очрашып йөрүебез дә гел сәяхәттә булды. Гомумән, сәяхәт итү безнең тормышка шулкадәр нык кереп урнашты, шуңа мин һаман да үземне сәяхәтче итеп тоям.

Сәяхәт иткәндә кире кайтам дигән хис бар. Барам, күрәм, сокланам, яңаны татып карыйм, ләкин өйгә кайтам дигән уй белән йөрелә. Әлеге вакытта Сез кайтам дигән хис белән чыгып киттегезме яки бу сорауга җавабыгыз юкмы?

— Дөресен әйткәндә, бу сорауга җавап юк. Безнең сәяхәттә яшәп карау идеясе күптән бар иде. Элек сәяхәтләр стандарт булды: Илдар офиста эшләде, ә мин академиядә укый идем. Каядыр чыгып китүебез бер-ике атнага гына иде. Даими сәяхәттә яшәү ничек икән ул, дип уйлый идек. Өйгә кире кайтам дигән тойгы белән түгел, ә бер урынга барып урнашып, шунда җирле кеше кебек тормыш корасың, шул режимда яшәп карыйсың. Минемчә, безнең хәзер нәкъ шундый режим барлыкка килде. Каядыр чыгып китәбез дә, шул илдән, шул җирлектән максималь рәвештә ни ала алсак – шуны алырга тырышабыз. Сәяхәт итү ул үзеңне шәхес буларак үстерү була бит инде. Үзебезне шул рәвешле үстерәбез микән.

Илдар белән безне Уфада күрәбез, дип әйттегез, ләкин без үзебезне Уфада үз урыныбызда итеп тоймыйбыз. Шәһәр белән бәйлеме икән бу? Тик бу берничек тә башкорт теле яки безнең башкортлык белән бәйле түгел. Кая гына барсак та, үзебез белән башкортлыгыбызны ияртәбез. Кая гына барсак та, башкортлар турында сөйлибез, кешеләрне үз милләтебез белән таныштырабыз. Уфада үзебезне тулысынча үз урыныбызда дип тоймадык.

— Сезнең башкортлыгыгыз табигый, чөнки башкорт телле мохиттә үскәнсез, башкорт балалар бакчасына, башкорт мәктәп гимназиясенә йөргәнсез, милли белгечләр әзерли торган башкорт филологиясе факультетында укыгансыз. Сезгә язмыш шундый мөмкинлек бүләк иткән. Ә хәзер сезнең балаларыгыз бар һәм алар өчен бу мохит югала бит.

—"Балалар" проектын да юкка башламадым, чөнки үз балама төрле яктан башкорт теле белән уратып алырга дигән максат куйдым. Беренче балам Иделхан үсеп килгәндә, балалар бакчасына бирер вакыт җиткәч, нинди бакчага бирергә дигән сорау туды. Башка әти-әниләр белән аралашып башкорт бакчаларын сораштыра башладым. Улым минем янымда гына, башкортча сөйләшеп, башкорт мохитендә генә үскән бала. Башкорт дусларыма барганда да аны үзем белән ала идем. Балалар башкорт балалар бакчасына бара да урыс теленә өйрәнеп кайта. Бик рәхмәт урыс теле өчен, ләкин мин баламның башкорт телен ныгытырга, аны башкорт мохитенә бирергә теләгән идем. Кайбер балалар бакчаларына – афәрин, алар башкорт мохитен булдыра. Ләкин телгә килгәндә, балалар шул тиклем урыс теленә нык бирелә – аларның барыбер көче җитми.

Башкортстанда яшәп кенә башкорт телен саклап була дигәнне аңлатмый

Шуңа Башкортстанда яшәп кенә башкорт телен саклап була дигәнне аңлатмый. Мәктәпкә килгәндә дә, аерым укытучыларга – афәрин, алар балаларны башкорт теленә өйрәтергә, башкорт теленә борырга бик тырыша. Чаралар эшлиләр. Барыбер балалар үзара шул урыс телендә сөйләшә. Аңа урыс теле төрле яктан йогынты ясый, ул урыс телле контент карый. Сәяхәтләрдән Башкортстанга кайтып йөрүнең бер уңай ягы балаларның әби-бабасы, аз-маз булса да дусларыбызның балалары белән башкортча аралашуында булды. Дусларга рәхмәт, балаларына башкортча өйрәтәләр. Аларга алып барып, баланы аларның балалары белән аралаштырып, башкорт мохитен үзебез тырышып-тырмашып кына эшләп булды. Ләкин моңа без шул тиклем күп көч салдык.

Рүзилә Башкортостанда җырчы буларак та, тел активисты буларак та танылды
Рүзилә Башкортостанда җырчы буларак та, тел активисты буларак та танылды

Ул чынлап та шулай: татар Казанда яки Уфада яшәсә дә, башкорт Уфада, Казанда яки Мәскәүдә яшәсә дә, үз телеңдә сөйләшә торган мохитне тырышып булдырырга кирәк. Ләкин Казанда, Уфада яшәгәндә син теге яки бу гаиләнең кызыксынуларын беләсең, уртак кызыксынуларны табу җиңелрәк. Америкада шушы мохитне җыю авыр булыр дип куркытмыймы? Сезнең Америкага килеп терәлүегез, анда яши башлавыгыз нәрсәгә бәйле? Сез андый мохитне монда табып була дип килдегезме?

— Юк, Америкага килсәк тә, башка илгә барсак та, икенче планетага очсак та, без анда башкорт мохите юклыгын аңлыйбыз. Ләкин безнең сыман башкортча сөйләшергә тырышкан, башкорт телен белгән, башкорт мохитен эшләгән башкорт апа-абыйлар бар. Тагын да әйтәм: безнең тормыш шартлары эчтәге ышанулардан, даими кабатланган теләкләрдән оеша. Безнең эчтә яткан теләкләр аффирмация сыман тәэсир итәме икән, кая гына барсак та, һәрвакыт, саф башкортча сөйләшкән гаиләне табабыз, дуслар булдырабыз. Америкага килеп төштек, безне бер матур гына башкорт гаиләсе үзенә кунакка чакырды. Икенче штатка киттек, кунак булып килеп кердек – монда да башкортча сөйләшәләр. Үз кешеләребезне табарга үзебез тырышабыз. Ары таба да үзебезгә дә, балаларга да шушы мохитне аз-маз булса да җыярга кирәк.

Мин шундый нәтиҗәгә килдем: нинди генә мохит булмасын, бала үз туган телендә әти-әни тырышлыгы ярдәмендә генә сөйләшә. Кемдер минем белән риза да булмас, бәхәсләшә ала, ләкин үз тормыш тәҗрибәмнән килеп чыккан нәтиҗә. Уфага кайтсам, ятып елыйсы килә. Шундый матур гаиләләр, әти-әнисе шундый матур итеп башкортча сөйләшә. Ә менә балалары урысча сөйләшә. Чөнки мохите шундый. Ата-анасы да башкорт теленә каршы түгел, алар да тырыша, ләкин аның өчен, баланы җиңәрлек, шул юнәлешкә борырлык эчке көч кирәк.

Дус-танышларым да: "Казанда яшәсәк, бала урыслаша", дип әйтә. "Ичмасам, Төркиягә китсәм, анда төрекләшер иде. Америкага китсәм, бала инглиз телле булып – аңа бар дөнья ачык булыр иде. Альтернатива барыбер юк, ничек булса да безнең мәдәният, телебез барыбер көчсез булып кала", дип аңлатканнар иде. Рүзилә, шулай да, китү кыен булдымы? Киткәндә, иң авыры нәрсә булды? Бу сагышны басар өчен, үзең белән нәрсә алдың? Бу миңа көч бирә торган әйбер булачак, дигән әйберең бармы, ул нәрсә?

— Киткәндә, иң кыены – әти-әни белән хушлашу. Әле дә исемә төшердем: беренче очкычыбыз Уфадан Мәскәүгә иде. Бер якка ике сәгать кенә очу инде. Минем ул аэропортка йөз тапкыр барганым бар. Миллион тапкыр шул таксины чакыртып, аңа утырып киткәнем бар. Ләкин барыбер ятам-ятам, йоклап китә алмыйм. Йоклап китә алмаудан елый башладым.

Иң кыены – әти-әнидән ерак булу

Әтием бәләкәй балага әйткән сыман: "Әйдә, кил, эргәмә ят, шунда тыныч кына йоклап китәрсең", ди. Кайчан шулай әтиемнең җилкәсендә йоклап алыр идем икән? Чынлап та, әтиемнең җилкәсенә яттым да, тиз генә йоклап киттем. Иң кыены – әти-әнидән ерак булу. Кайда гына йөрсәк тә, нинди хәлләр генә булса да, безнең иң якын кешеләребез – әти-әниләр. Күңелгә шул гына кыен. Калганына интернет бар. Ни теләсәң, шуңа заказ биреп була. Шул ук Башкортстаннан да шул ук әйберләрне җибәртеп, монда алдырып була.

Үзем белән бик күп китап ала алмадым. Чөнки балалар белән үзем генә очтым. Илдар безне көтеп тора иде. Без башта Кубага очтык. Минем бер генә чемодан иде. Балаларга бераз башкортча китаплар алдым, үземә башкортча җырлар җыентыгын алдым. Башкорт китапларын онлайн да табып була, шуңа ташып тормадым. Башкорт милли бизәнгечләрен алдым. Киемнәреннән берни алмадым, бары башкорт стилендә эшләнгән күлмәкләремне алдым. Атрибутика барыбер ярдәм итә бит инде. Анда гына түгел эш. Ниндидер чаралар булганда, башкортча җырлыйм, дигәндә, яки татар-башкорт чаралары булганда, үз милли киемеңне кисәң дә шәп булып китә бит инде.

Әтиең җилкәсендә йоклап китүеңне сөйләгәндә, күз яшьләрем, каз тәне чыкты. Мин дә Истанбулга җыенганда, шулай ук татар һәм башкорт өслүбендә эшләнгән яраткан алкамны, муенсаларымны, намазылыгымны һәм бер-ике китабымны алдым. Ул чынлап та ярдәм итә икән. Бар тормыш үзгәрә, ләкин үзең гадәтләнгән әйберләрең яныңда булса, йөрәкне җылытып тора икән. Гаҗәп, ләкин шулай. Милли код дигән әйбер бар. Башкортлык, милли үзаң. Ярый, сез, Илдар да, син дә башкорт гимназияләрендә үскәнсез, шул мохиттә кайнагансыз. Чит илдә, Америкада сезнең балаларга башкортлыкны сеңдерү ничек башкарылачак?

— Бу яхшы сорау. Беренче улыбыз Иделхан туганда, безнең аны тәрбияләү буенча конкрет план бар иде. Өч яшькә кадәр бары тик башкортча гына сөйләшәбез, башкорт илен генә күрсәтәбез дип уйладык. Өч яшьтән соң, балалар бакчасына барды. Шуннан соң мин аңа инглиз теле дә өйрәтә башладым, чөнки балаларны кечкенәдән төрле телләргә өйрәтергә кирәк, бу – факт. Урыс телен өйрәтмәдек, ул аны болай да өйрәнде.

Ни өчен башкортча уйнамый? Башкортча уйнау үрнәкләре аз

Иделхан очрагы аңлашыла, ул әби-бабайлары белән дә күбрәк вакыт үткәрде. Башкортстанның төрле урыннарында йөрде, башкортча күбрәк аралашты бит инде. Хәзер Айбикәгә – ике, Иделханга – алты яшь. Кызыма бер яктан үрнәк алырлык кешесе, абыйсы бар. Икенче яктан, хәзер Иделханны бәләкәй бала сыман нык көчләп тә булмый – ул шәхес, алты яшьлек егет. Уйнаганда, ул хәзер урыс теленә дә күчә, инглиз теленә дә күчә. Рольләргә бүленеп уйнаганда йә урыс телендә, йә инглиз телендә уйный. Ни өчен башкортча уйнамый? Башкортча уйнау үрнәкләре аз, аның балалар башкортча уйный дигән ассоциациясе юк. Хәзер безнең алда кызыбызга телне тапшыру таләбе тора. Мин моны ничек күрәм? Беренчедән, әлбәттә, үзебезгә өйдә дә, кая гына барсак та үзара башкортча гына сөйләшергә кирәк. Нигә кытайлар бар җирдә гел кытайча гына сөйләшә? Белсә дә, америкалы, төрекләр тора дип башка телгә күчми бит.

Икенчедән, мин балалар проектында "Алфавит" дигән серияне эшләгәндә, кызлар белән фикер алышканда, бер әни үкенеп әйтеп куйды: "Мин балама башкорт телен бирергә тырыштым, әмма башкортлар кем икәнен, ни өчен үз телеңне белергә кирәген, гомумән башкорт тарихын сөйләргә оныттым", ди. Баланың башында ана теле кирәклеген аңлау бар, әмма башкортлыгын кечкенәдән үстермәгәннәр. Димәк, безгә телдән тыш та һәрвакыт балага сөйләргә кирәк: башкортлар кем ул, телеңне һәм тарихыңны белү нигә кирәк, Башкортстан кайда ул, анда ниләр бар, аның тарихы турында сөйләргә кирәк. Өченчедән, монда булган башкортларга барып шулар белән аралаштырырга, тышкы үрнәкләр белән таныштырырга кирәк.

Тәҗрибә шуны күрсәтә: соңгы елларда глобальләшү көчле бара, көчле мәдәниятләр кечерәкләрне йота. Сезнең балалар Иделхан белән Айбикә көннәрнең берендә башкорт телен югалтса, әмма мин башкорт дигән үзаңы калса, моны ничек кабул итәчәксез? Андый хәлләр дә булырга мөмкин бит.

— Безнең бик яхшы берничә гаилә мисалы бар. Мәсәлән, Флоридага килеп урнашкан Агишевлар гаиләсе. Аларның гомумән тарихы кызык. Илһам агай Үзбәкстанда туган башкорт, хатыны Оренбурданмы – оныттым. Алар бер-берсенең телләрен ныгыткан. Уллары, кызларына 24-26 яшь, аларны инде хәзер американ дияргә дә була. Алар инглизчә сөйләшә, кәттә урыннарда эшли, әмма башкортча да яхшы сөйләшәләр. Һәм үзләрен башкорт итеп тоялар. Калифорния штатында яшәүче Айгөл апа Гыймранованың кызы Мириам да башкортча һәм инглизчә белә. Урыс телен белми, әлбәттә. Шул мисалларга караганда, без алардан берничек тә аерылмыйбыз, дип уйлыйбыз. Алар үз балаларына биргәнне без дә бирәбез. Телдән аерылабыз дигән уй башка да килми. Үз-үземә ышанган хәлдә шулай диям әле.

Үз телеңдә сөйләшә алуны саклау бик яхшы, әмма татарча яки башкортча фикерләү, китаплар язу, пьесалар кую, журналистларның булуы – менә шул әйберләр югала дигән куркыныч бар. Тел сакланса да, ул аш бүлмәсе теле генә булып кала. Сөйләшүне икенче якка борып, "Балалар" проекты турында сорыйсым килә. Ул бик уңай бәяләнде һәм нәтиҗәле эшләнде, сайтта 18 кыска мультфильм – башкортча йәнһүрәт бар. Балалар өчен уеннар, карточкалар, кушымталар бар. Бу сезнең Башкортстан башлыгы грантына ясалды. Бер елны проектка биш миллион бирелде, икенче елны өч миллион бирелде. Хәзер сез Башкортстаннан киттегез, бу проект дәвам итәчәкме? Нинди акчага яшәячәк?

Башкортча мультфильмнар –  ул эксклюзив. Ни өчен шундый эксклюзив өчен акча түләмәскә?

— Хәзер краудфандинг бара. Аны җибәрер алдыннан, өченче грантта да җиңгәнебезне белдем. Аның турында зур массаларга сөйләмәдем, чөнки ни өчен грант та алдыгыз, краудфандинг та җибәрдегез, дия торган кешеләр дә бар. Төрле начар уйлар уйлыйлар. Башка грант алмыйм икән, проект ничек яшәргә тиеш? Вариант бер: краудфандинг. Хәзер кешеләр киноларга, музыка, төрле сервисларга акча түли. Башкортча мультфильмнар – ул эксклюзив. Ни өчен шундый эксклюзив өчен акча түләмәскә? Шул сорау белән, мин краудфандинг ачып җибәрергә булдым.

Икенчедән, кеше үз көченә ышанырга тиеш. Краудфандингта иң кечкенә лот 250 сумнан башлана. Кирәкле сумманы 250гә бүлсәң, берничә мең кеше килеп чыга. Безнең "Балалар" проектын белгән кешеләр ул саннан күбрәк. Мин моны статистикадан беләм. Димәк, кемдер 250 сум гына салырга яки моны берничә тапкыр башкарырга мөмкин.

Икенчедән, чит илдә башкортлар, татарлар элек тә аз түгел иде, хәзер минем күз алдымда да андыйлар бик күп. Алар да балаларына башкорт телен бирергә тырыша. Алар да краудфандингка салышырга әзер. Кешеләр елдан-ел аякка баса бит инде, киләчәктә, бәлки, краудфандингта гына калмыйча, хәйриячелек режимына күчәргә булыр. Бәлки, инвестицияләр дә җәлеп итә алырбыз. Моны ничек инвестициягә әйләндерергәме? Башка телләргә тәрҗемә итәргә яки лицензиясен башка телләргә сатарга була. Өченчедән, Аллаһы боерса, үземә аякка басып, меценат сыман, бу проектны үстерергә әзермен. Проектны дәвам итү ысулларын күрәм, шуңа берничек тә кайгырмыйм.

Рүзилә "Балалар" проекты өчен фикердәшләрен җыя алды, бер такымда ире, IT белгече Илдар Киньябулатов та бар. Фотола ул уңнан өченче.
Рүзилә "Балалар" проекты өчен фикердәшләрен җыя алды, бер такымда ире, IT белгече Илдар Киньябулатов та бар. Фотола ул уңнан өченче.

Күзәтүләремә караганда, милли проектларга акча бирәм дип чират торучылар бик юк. Акчалы кеше булса, аның сораулары күбрәк була. Милли җанлы кеше булса, кесә ягы такыррак. Син, чынлап та, шундый милли проектларга халыктан акча җыеп, ниндидер казна туплап, шушы проектларның тормышка ашырылачагына ышанасыңмы?

— Ышанам. Чөнки минем бөтен команда Башкортстанда. Аларның эш хакы, евро йә доллар белән чагыштырганда, Русия акчасында бик уңай килеп чыга. Чит илдә яшәгән татар-башкорт шушы евро-долларда акча эшли һәм Русиядә булган команда белән эшләү, аңа түләү дә уңайлырак була. Мәсәлән, шул ук монда акча эшләүче иганәчеләр өчен, 50 доллар ул акча да түгел. Фикеремне аңлагансыздыр. Америкада анимацияне эшләү күпкә кыйбат чыгар иде. Сез мине оптимист дисез дә, чынлыкта, мин андый ук оптимист түгел. Илдар оптимистрак. Мин краудфандингны башлаганда да, икеләнеп калдым. Ләкин Илдар миңа ышана, ул ышангач, ничек инде мин үземә ышанмыйм.

Акча турында сүз киткән икән, сиңа бирелә торган грантның суммасы нинди һәм ул нинди проектны тормышка ашыру өчен бүленә?

— Шулай ук мультфильмнар өчен бирелә. Суммасы 2 млн 700 мең сумнан артыграк. Аны биш сериягә бүлгәч, бер сериянең хакы якынча 300 мең сум килеп чыга. Белем бирүче, күңелне күтәрүче 5 минутлык йәнһүрәтләр турында сүз.

Проектлар турында дәвам иткәнче сорыйм әле: мин үзем дә Башкортстаннан һәм безнең җирлектә кәсаләрдән чәй эчү гадәте бар. Сездә ул бармы? Гомумән, башкортларда татарлардан аермалы ниндидер үзенчәлекләр бар?

— Дөресен әйткәндә, белмим. Гаиләдән тора бит инде. Безнең гаиләдә беркайчан да "менә мин башкорт, башкорт тарихын белергә кирәк, башкорт, башкорт...", дип сөйләшү булмады. Әти-әни, әби-бабай да башкортча гына сөйләште – булды. Чәйне дә кружкадан гына эчәбез, чөнки күп эчәбез, шулай уңайлырак. Үземнең дә гадәт торып калды, кружкаларым бик зур. Чәйне бәләкәй кружкага салуларын яратмыйм, аны биш кат яңартырга кирәк була дип уйлыйм.

Рүзилә, Уфада яшәгән чорда бик күп проектлар эшләдегез, бик күп идеяләр бар иде. Берара Казанда да, Уфада да яшь буын яңача эшләргә тырышты. Соңгы 1-1,5 елда ничек сизәсең: милли проектларга акча бүлү кызыксыну, кимедеме, әллә арттымы? Синдә нинди хис-тойгы, күзәтүләр?

— Минем фикер нык субъектив булачак. Минем башкорт проектларына карата карашым пессимистик. Белмим, грант алган кешенең алай әйтергә хакы бармы икән. Мин генә яхшы проект эшлим димим, бар ул яхшы эшләгән проектлар, әмма алар әз. Фондлар акчасын да бүлә, таләпләрен дә яза. Проектларны матур, заманча эшләнсен, диләр, хисап та алалар, әмма барыбер яхшы эшләгән проектлар күп түгел.

Казанда да телләрне кайгырткан комиссия дә бар, грантлар да игълан ителә, ләкин анда бүген гамәлдә була ала торган мөһим проектларга акча бирелми дигән фикер кала. Җыр биюгә бирергә мөмкиннәр, ләкин мәгариф-агарту проектларына бүлү авыррак бара. Ә менә, синеңчә, башкорт теле гамәлдә булсын өчен, Башкортстан хакимияте ашыгыч рәвештә ни эшләргә тиеш?

— Авыр сорау. Телне саклау эше системалы төстә эшләнергә тиеш. Мин йәнһүрәтләр эшләп кенә, кемдер курс, проектмы эшләп чыгудан гына вазгыять үзгәрми бит. Ул әти-әниләрнең, укытучыларның, министрлыкларда утырган кешеләрнең, алардан да биегрәк утыручыларның – барысының аңнары бер систематик рәвештә эшләргә тиеш. Минем проект буенча кешеләр әйтә инде: "Сезнең проект бик яхшы, ул шундый яхшы бара", диләр. Ә мин әйтәм: "Юк, безнең проект яхшы бармый, ул идеаль систематик рәвештә күптән студия рәвешендә эшләнергә тиеш. Ай саен яңа-яңа серияләр чыгарга тиеш. Ярар, бер темага бер серия чыкты ди. Анда бит балаларга галәмәт күп темаларны биреп була. Ярар, йәнһүрәттә генә белем алып булмый.

Ни өчен урыс телендә сөйләшкән балаларны башкорт балалары белән бер төркемгә тупларга соң?

Балалар бакчасына килик. Ни өчен урыс телендә сөйләшкән балаларны башкорт балалары белән бер төркемгә тупларга соң? Әнә, эшләгез бер төркемдә башкортча гына сөйләшкән балалар белән! Урыс телле балаларны берәмләп кенә кертергә кирәк андый төркемнәргә. Башкорт теле ияргәч, икенче баланы кертергә дә ярыйдыр. Фикерләрем катырактыр, чөнки мин күбрәк иҗади кеше, матур итеп әйтә дә белмимдер, әмма моның системалы төстә эшләнергә тиешлеген аңлыйм.

Мәктәптә дә шулай ук. Мәктәпләрдә уздырыла торган чаралар заманча булырга тиеш. Минем балалар өчен онлайн курс эшлисем килә. Заманча эшләнмәсә, бала аны ачып та карамаячак. Стильле, модалы, яшьләрчә булырга тиеш ул. Системалылык дигәннән, бүген әти-әниләргә бернинди чаралар, алар белән эшләү юк. Әти-әнинең мәктәпкә килеп ниләрдер эшләп йөрергә вакыты да юк.

"Балалар" проекты уңышлы эшли дип беләм. Офыкларны киңәйтү максатыннан, шушы ук краудфанднг рәвешендә акча җыюга татарларны да җәлеп итәр өчен, татарча да йәнһүрәтләр эшләргә теләк бармы? Аудиториягез дә киңәер, ике халыкка да файдалы проектлар эшли алыр идегез.

— Без краудфандингны башкорт аудиториясенә эшләдек бит инде. Соңгы йәнһүрәтләрне эшләгәндә уйлап алдым: чынлап та, нишләп әле берьюлы татар телендә дә эшләмәскә. Чөнки башкорт телендә тавышландырдың, ди, татар телендә дә шуны ук әйтү бернинди вакыт та, көч тә алмый. Ә нәтиҗәлелек ягыннан чагыштырсаң, файдасы зур бит инде. Беренчедән, татар халкына популяр булып китәсең. Димәк, киләчәктә алар синең проектларыңны үстерергә ярдәм итәчәк дигән сүз. Икенче яктан, башкорт-татар – ул шул бер үк мохит инде. Элек кенә татар белән башкортны каршы куялар иде. Ә хәзер андый әйбер юк. Менә мин башкортча сөйлим, Рима апай татарча сөйли, җиңел генә аралашабыз. Бу бер мохит. Шуңа краудфандингтан җыйган акчага без йәнһүрәтләрне ике телдә эшләячәкбез, булган йәнһүрәтләрнең калганын да шулай ук татар теленә тәрҗемә итәргә план бар.

Күрәсең, татар белән башкортның никадәр якын милләт булуын, бер үк проблемалар борчуын аңлар өчен, Уфадан, Башкортстаннан чыгып китәргә кирәк. Бигрәк тә, Америкада татар белән башкортны аерып йөрүнең мәгънәсе дә юк. Башкортстанда яшәгәндә дә мәгънәсе юк инде. Рүзилә, соңгы сорау: бу мөһаҗирлекне ничек кичерәсең? Сагыш бар дидең, дөньяга никадәр ачык булсаң да, туганнардан, якыннардан аерылу авыр булды дидең. Нәрсәдә көч табасың?

— Беренчедән, Башкортстаннан чыгып китүгә күп вакыт та үтмәде. Шуңа сагыну хисе әле килмәде, әйткәнемчә, үземне сәяхәтче итеп тоям. Без бер ел буе, ике-өч айга төрле җирләргә чыгып китеп, кире кайтабыз. Шуңа минем аңым аны аңлап җиткермиме. Пандемия вакыты бик кызык булды. Үзеңнең кечкенә гаиләңдә кайнаганда кыйммәтләрең синең шулкадәр үзгәрә, синең терәгеңне шул тиклем яхшы аңлыйсың, сәяхәт иткәндә дә гаиләң белән рәхәт. Ул сиңа көч бирә, син үзеңне ялгыз тоймыйсың. Мин күптән инде дусларымнан аерылдым. Беренчедән шул пандемия вакытында аралашу тукталды. Аннан соң кешеләр күп эшләде, күрешмәде. Минем дусларым - шул гаиләм. Бәлки, бераз вакыт узарга тиештер. Америкада тел мөһим бит инде, ә мин инглиз телен яхшы беләм. Рәхәтләнеп, ачылып сөйләшәм. Башкортстанда да шулай булдым. Мине кешеләр шул тиклем аңлый, сөйләшү стилем аларга ошый, алар минем белән сөйләшеп илһам ала, миңа монда ошый, миңа монда рәхәт.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG