20 октябрь, җомга көнне язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Разил Вәлиев вафат булган. Аңа 76 яшь иде.
Бу хәберне Татар теле һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү комиссиясе утырышында комиссия башлыгы, депутат Марат Әхмәтов җиткерде. Утырыш 1 минут тынлыктан башланды.
Халык шагыйре белән хушлашу 21 октябрь көнне, иртәнге 9.30да Камал театры каршында узачак. Казанның Мәрҗани мәчетендә җеназа намазы укылгач, мәрхүмне Курган зиратында, Фәндәс Сафиуллин янәшәсенә җирләячәкләр, дип хәбәр ителә.
* * *
Разил Вәлиев 1990нчы еллардан бирле Татарстанның иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашты, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булды. 19 ел буена парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләде. Бу чорда Вәлиев еш кына татар теленең дәүләт статусын яклап чыгышлар ясады, татар мәдәниятен үстерү турында сөйләде.
Азатлык радиосы Разил Вәлиев белән күп тапкыр әңгәмәләр корды. 2016 елда ул Казанның бөтен җирендә татарлыкны саклау концепциясе кирәклеген белдергән иде. Моңарчы ул татар яшьләрен сәясәттә активрак булырга да өндәгән иде.
2017 елда федераллар тарафыннан мәктәпләрдә татар телен укытуга басым башлангач, Разил Вәлиев татар теленең дәүләт теле буларак укытылуын яклап чыкты, "Татарстанда татар теленең укытылмавы башка сыймаслык хәл булачак" дип әйтте. Ләкин 29 ноябрь көнне узган хәлиткеч утырышта дәшми калды, моның өчен соңыннан татар җәмәгатьчелеге тарафыннан тәнкыйтьләнде.
Утырыштан соң Разил Вәлиев Азатлыкның "Ни өчен бу карарга каршы тавыш бирмәдегез?" дигән соравына: "Дәүләт шурасының бу карарында бернинди дә күрсәтмәләр юк. Монда "принять к сведению" диелгән. Моңа ничек каршы килим? Без аны тыңламадык дип әйтим мени, без аларны ишетмәдек дип әйтимме? Башка төрле карар булса, мин каршы булыр идем. Бу мәсьәләгә нокта куелмады, күп нокталар куелды", дип җавап биргән иде. Чынлыкта, шуннан соң татар теле мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытылудан туктатылды.
1972-1981 елларда "Ялкын" журналы редакциясендә эшли. Шуннан соң Чаллы Язучылар оешмасында сәркатиб, Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының Милли китапханә мөдире булып эшли.
Язучның күпсанлы шигырь җыентыклары, повестьләре, пьесалары, романнары чыккан. 1982 елда аңа Муса Җәлил исемендәге республика бүләге, 1990 елда "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме, 2007 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.
1990нчы еллардан башлап Разил Вәлиев Татарстанның сәяси тормышында актив катнаша. 1990 елдан ул Татарстан Дәүләт шурасында депутат булып эшли, 2000-2019 елларда парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум