Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда туристлар саны кими башлаган


Казан күренеше
Казан күренеше

Республикага килүчеләр туристлар ел башында һәм июль аенда гына күбрәк булган.

2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда 3 млн 118 мең турист килгән. Бу узган елның шушы чорыннан 2 процентка азрак. Әлеге саннар бүген Росстат исәпләгән белешмәдә чыкты.

2022 елның 9 аенда республикага 3 млн 187 мең турист килгән. Быел исә, аларның саны 69 мең кешегә кимегән.

2023 елның беренче өч аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан иде. Рәсми мәгълүматка күрә, республикада 859 мең кеше кунак булды. Апрель аенда Татарстанга килүче туристлар кими башлаган. Бары июльдә генә аларның саны артып алган.

Аерым алганда, узган ел белән чагыштырганда, апрель аенда 94 865, майда — 119 407, июньдә — 110 631, августта — 66 164, сентябрьдә — 12 466 туристка азрак килгән.

Моңа кадәр 2023 елның 8 аенда Казанга килүче туристлар саны үсеше тукталды дип хәбәр ителде. Гыйнвар-август айларында Казанга 2,8 млн кунак булган. Моннан тыш, Казандагы кунакханәләрдә калучылар саны да кими башлаган. Быел отельләр 66,1 процентка тулы булган. Узган ел бу күрсәткеч 67 процент дәрәҗәсендә иде. Бүген Казанда 8 мең номерга исәпләнгән 230 отель эшли.

Бүген Казанга иң күбе (12,6%) Мәскәүдән киләләр. Икенче урында — Башкортстан (10%), өченчедә — Самар өлкәсе (6%).

2022 елда Татарстанга 3,7 млн турист килде. Шуларның 10 процентын Башкортстанда яшәүчеләр тәшкил итте. Туристлар саны алдагы ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк булды. • Татарстанда туристлар өчен кунакханәләр җитмәве әйтелә. Сентябрь ахырында Болгарда отель төзелеше тукталып калуы билгеле булды.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде. 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.

Татарстан хакимиятләре республикага килгән туристлардан җыем алырга теләвен белдерде.

Туризм белгечләр Казанда татарлык җитми дип саный. Татарстанга килүчеләр нигездә Казан, Болгар, Зөя, Алабуганы карый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG