Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елда Казан метросында биометрия ысулы белән түләтә башларга ниятлиләр


Казан метросы. Архив фотосы
Казан метросы. Архив фотосы

Казаннан тыш моны Түбән Новгород, Петербур, Екатеринбур, Самара һәм  Новосибирски шәһәрләрендә дә кертмәкчеләр.

Киләсе елга Русиянең алты шәһәрендә, шул исәптән Казанда, метрода биометрия ярдәмендә түләүне кертмәкчеләр. Бу хакта Биометрик технологияләр үзәге баш мөдире Владислав Поволоцкий җиткерде.

"Без Русия транспорт министрлыгы белән бергә, Русия хөкүмәтенең өстенлекле проекты яклавы белән, киләсе елда алты шәһәрдә түләү мөмкинлеген тәэмин итәргә ниятлибез. Бу - Казан, Түбән Новгород, Петербур, Екатеринбур, Самара һәм Новосибирски", ди ул. Бу хакта ТАСС җиткерә.

Поволоцкий сүзләренчә Казанда, Самарда һәм Екатеринбурда сервисны эшләтә башлау өчен әзерләнгән юл хариталары инде расланган.

Быел җәй көне Русия тимер юллары (РЖД) юлчылары поездга биометрик белешмәләре ярдәмендә керү системын сынап карый алачак дип җиткергәннәр иде.

"Поездга утырганда биометрияне куллану чиратларны кыскартырга булышачак, поездда эшләүчеләр кеше турында белешмәләрне кулдан кертү өчен вакыт әрәм итмәячәк. Шулай ук биометрия белән тикшерү кәгазь документларны онытканда яки югалтканда да булыша ала", дип белдерделәр Биометрик технологияләр үзәгендә.

  • Русиянең төрле төбәкләренә, төрле өлкәләрдә йөзләрне тану, биометрик паспортлар һәм башка төрле дигитал алымнар кертелеп килә.
  • Әйтик быел Уфада күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятлиләр. Казанда да "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камералары арттырылачагы хәбәр ителгән иде.
  • Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып аны бәян иткән иде.
  • Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылганы турында элегрәк Азатлыкка Ренат Насыйров та сөйләгән иде.
  • Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим. Ә Кытайга барган чит ил вәкилләре җирле халык шул кадәр куркытылган хәтта урамда да бер-берсе белән аралашудан курка дип әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG