Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан медиаларында пропаганда һәм күңел ачуга 800 млн сумнан артык акча бүленгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Иң зур акчалар ТНВга бирелә.

2025 елда "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе (ТНВ) һәм республика матбугатын берләштерүче "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә кимендә 821 млн сум каралган. Бу дәүләт сатып алу сайтындагы мәгълүматлардан күренә.

"Бизнес Онлайн" исәпләренә караганда, иң зур сумма ТНВга китәчәк. Узган ел ахырында телерадиоширкәт 535 миллион сумга биш контракт төзегән. Иң зур акчалар — 241 миллион сум — "социаль әһәмиятле темаларга" мәгълүмат тарату өчен каралган. Контракт өлгесеннән күренгәнчә, ТНВ бу акчага дәүләт пропагандасын алып барачак — республиканың дәүләт сәясәтен яктыртачак, аерым алганда социаль-икътисади торышын, дәүләт програмнарының үтәлешен күрсәтәчәк. Хәбәрләр ике дәүләт телендә — татарча һәм урысча бирелергә тиеш диелгән.

Мәдәни тапшыруларга 93 млн сум каралган. "Шаян ТВ" телеканалын трансляцияләү өчен 191 млн сум бүленә.

Татар матбугатының күпчелеген үзендә берләштерүче "Татмедиа" оешмасына октябрь–декабрь айларында 286 миллион сумга контрактлар төзегән. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 140 миллион сумга азрак, дип яза "Бизнес Онлайн". Иң зур сумма — 194 млн — шулай ук "социаль әһәмиятле, җәмгыяви-сәяси темалар" өчен бүленгән.

Моннан тыш, "Ватаным Татарстан" газетына "иҗтимагый-сәяси" темалар өчен 7 млн сум бүлеп бирелгән.

Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында Татарстан медиалары сугыш пропагандасы эшенә җигелде. ТНВ федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш куллана, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерә, контракт нигезендә сугышка барырга өнди. Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде.

Татар медиасы бүген Украина җирендә баскын сугыш алып баручы Русия сугышчыларын 78 ел элек җиңү яулаган совет солдатларының варисларына тиңләп күрсәтә, ә үз җирләрен саклаган украиннарны фашистлар белән тиңли.

Район газетлары да фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куюы күзәтелә.

Былтыр Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистларны ялган хәбәрләр белән көрәшергә һәм "халыкны тынычландырырга" чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG