Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә узасы президент сайлавында үз намзәтен тәкъдим итәргә булган Тверь журналистын прокуратурага чакыртканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

40 яшьлек Екатерина Дунцова үзенең сайлауда катнашу ниятләре белән 16 ноябрьдә уртаклашкан булган. Ул сугышны туктату, демократик реформалар, сәяси тоткыннарны азат итү яклы чыгыш ясаган. Прокуратурага чакырткач, аннан Украинадагы сугышка фикерен дә белешкәннәр.

Русия президенты сайлавында үз намзәтен тәкъдим итәргә ниятләве турында хәбәр итүенннән соң, биш көн үткәч Тверь өлкәсенең Ржев шәһәрендә яшәүче Екатерина Дунцованы прокуратурага чакыртып алганнар. Бу хакта ул "Агентство" басмасына сөйләгән.

Дунцова әйтүенчә, 20 ноябрьдә аңа прокуратурадан шалтыратып, сайлауда катнашу нияте турында сөйләшергә кирәк дигәннәр. Очрашуга килгәч, аннан шул исәптән Украинадагы сугышка мөнәсәбәтен сораганнар. Әңгәмә ахырында Дунцова намзәтен тәкъдим итүе турында "ВКонтакте"да үз сәхифәсендә игълан итүен раслап, аңлатмага кул куйган.

Дунцова үзенең сайлауда катнашу ниятләре белән 16 ноябрьдә уртаклашкан булган. Ул сугышны туктату, демократик реформалар, сәяси тоткыннарны азат итү яклы чыгыш ясаган.

"Безгә бөтен кешелексез кануннарны гамәлдән чыгарырга, тышкы дөнья белән элемтәләрне торгызырга кирәк. Бюджет өстенлекләрен үзгәртергә: акчаларны яңа танкларга түгел, ватандашларның тормышын яхшыртуга тотарга. Тартып алынган ирекләрне кире кайтарырга. Без илне тормыш итү өчен уңайлы һәм җәлеп итүче итәргә тиеш!", диелә Дунцованың сайтында.

Үзе әйтүенчә, Екатерина Дунцовага 40 яшь, ул журналист булып эшли, өч баласын тәрбияли. "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә язылган белешмәләреннән күренгәнчә, 2003 елдан бирле Ржев медиасында эшли, 2006-2022 елларда җирле "РиТ" телестудиясенең баш мөхәррире булган. 2019 елда шәһәр думасына депутат итеп сайланган, анда 2022 елга кадәр эшләгән.

  • Күптән түгел исемнәре күрсәтелмәгән алты чыганагына сылтама белән Reuters агентлыгы Владимир Путин Русия президенты вазифасында калырга булган һәм 2024 елгы президент сайлауга үз намзәтен тәкъдим итәчәк, дип язды. Әгәр җиңеп чыкса, аның вәкаләтләре 2030 елга кадәр озаячак.
  • Чыганаклар сүзенчә, Путин хәзер барган вакыйгаларны, шул исәптән Украинадагы сугышны Русия белән Көнбатыш арасындагы низаг дип карый һәм "Русияне соңгы берничә дистә елда иң куркыныч чордан алып чыгарга кирәген" хис итә, сайлауда катнашу карары да шуның белән бәйле.
  • Кремль сүзчесе Дмитрий Песков бу язмага җавап итеп Путин катнашачагы турында игълан итмәде һәм сайлау әле билгеләнмәде, дип белдерде. Канунга ярашлы, Федерация шурасы аның көнен декабрьнең беренче яртысында билгеләргә тиеш, сайлау исә якынча 17 мартта узар дип фаразлана. Элегрәк Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG