Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хәрби комиссариатларны саклау өчен видеокамералар сатып алырга ниятлиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төнлә дә төшерә ала торган 70тән артык камера өчен республика бюджетыннан 5,1 миллионлап сум акча бүлеп бирелә.

Башкортстанда хәрби комиссариатларны саклау өчен видеокамералар сатып алмакчы булалар. Бу хакта дәүләт өчен сатып алулар сайтындагы мәгълүматка таянып, Mkset басмасы җиткерә.

Югары сизгерлекле 72 IP-камера һәм 11 видеосервир өчен 5 млн 114,6 мең сум бүлеп түләячәкләр. Камералар төнлә дә төшерә алырга сәләтле булырга тиеш. Акчалар республика бюджетыннан бүленә.

Камераларны хәрби комиссариатлар биналарына, хәрби-исәп өстәлләре һәм алар янәшәсендәге җирләргә куячаклар диелә.

Моңарчы Уфада күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятләүләре билгеле булды.

"Ясалма интеллект ярдәмендә эзләүгә бирелгәннәрне табарга, яки җинаять кылган кешеләрнең кайда күчеп йөрүен тиз ачыкларга мөмкин булачак. Эчке эшләр министрлыгы белән багланышлар системы бар, алар аша тәртип саклаучыларга бу мәгълүматлар килеп торачак", дип аңлаткан иде Сбербанкның Башкортстан бүлеген җитәкләүче Азамат Салихов.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милеккә заян салу һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.
  • Моңарчы Башкортстанда да хәрби комиссариатка ут төртергә җыену очраклары булды.
  • Быел 1 августта Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.
  • 29 августта Уфада хәрби комиссариатны яндыру ниятендә шикләнелгән 21 яшьлек егетне тоткарлаганнар иде. Ул бензин һәм шырпылар тотып хәрби комиссариат янына килгән булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG