Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы ике оешмага чикләүләр кертте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Альбатрос" оешмасы пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә, ә "Дельфин Алабуга" моторлы көймәләр чыгара. 

АКШ сәүдә министрлыгы Русиянең 28 ширкәтенә экспорт чикләүләре кертте. Шуларның икесе Татарстанның "Алабуга" махсус икътисади зонасыннан. Аерым алганда "Альбатрос" оешмасы пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә, ә "Дельфин Алабуга" моторлы көймәләр чыгара.

Моннан тыш чикләүләр Русиянең "Северо-Запад" һава ширкәтенә, шулай ук электрон компонентлар белән тәэмин итүче "Электроком ВПК" һәм ИНЕЛСО-га, "Геомир" һәм "Дружба" оешмаларына кагылган.

Чикләүләргә Әрмәнстан, Беларус, Бельгия, Германия, Казакъстан, Кипр, Кытай һәм Нидерланд ширкәтләре дә эләккән.

  • Узган ел 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
  • Сентябрьдә АКШ финанс министрлыгы Ак Барс Банкка һәм Уфаның "Башвзрывтехнологии" оешмасына чикләүләр кертте.
  • Июльдә исә АКШ чикләүләренә Казан дары заводы һәм Башкортстанның алты оешмасы эләкте.
  • Гыйнвар аенда АКШ Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка карата санкцияләр керткән иде. Санкцияләргә хатыны Гөлсинә һәм аның LUCHANO ширкәте дә эләкте.
  • Былтыр мартта исә АКШ санкцияләре Казан боралак заводы, Күмертау боралак заводына да кертелде.
  • Татарстан президенты Украинага һөҗүме өчен Русиягә кертелгән чикләүләрне укол белән чагыштыра. Аның әйтүенчә, "авырттырса да", республика аларга җайлашкан. "Безнең технологик җиһазларга чикләүләр бар. Дус булмаган илләрдән аеруча машина, авиация сәнәгатендә тәэмин итүчеләрне күпләп югалттык, әмма башка юллар таптык", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG