Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Башкортстанга килгән туристлар саны 11,5 процентка кимегән


Шул ук вакытта 2025 елда Башкортстанга туристлар агымы артыр, дип көтәләр.

2024 елның гыйнвар-октябрь айларында Башкортстанга 1,7 млн турист килгән. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,5 процентка кимрәк, ул чакта республикада 1,9 млн кеше кунак булган. Бу хакта Башкортстан эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгына сылтама белән "РБК Уфа" яза.

Шул ук вакытта министрлык 2025 елда Башкортстанга туристлар агымы артыр, 2,4 млн кешегә кадәр килер, дип көтә.

  • Күптән түгел Башкортстанның Октябрьски шәһәрендәге "Уязы-Тау" ял базасында гаиләләре белән Мәскәүдән ялга килүчеләр агуланган иде.
  • Нәтиҗәдә Башкортстан тикшерү комитеты "санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу" (Русия Җинаять кодексының 236 маддәсе, 1 өлеше) турында җинаять эше ачты. Гаепле затларны ачыклау бара диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG