Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Татарстанның тагын өч ширкәтенә санкцияләр керткән 


АКШ финанс министрлыгы
АКШ финанс министрлыгы

Русиядән чикләүләр бу юлы барлыгы 200дән артык ширкәткә һәм 23 физик затка кертелгән.

АКШ Русия каршы санкцияләрне киңәйтте. Бу хакта Америка финанс министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Исемлеккә Татарстаннан өч ширкәт бар: "Казанькомпрессормаш", "Промтех-Казань" һәм "Аэрокон" фәнни җитештерү комплексы.

Русиядән бу юлы барлыгы 200дән артык ширкәткә һәм 23 физик затка кертелгән. Аерым алганда исемлектә Экспобанк, алтын табучы Highland Gold ширкәте һәм аның хуҗасы Владислав Свиблов бар.

Чикләүләргә Русия ширкәтләре генә түгел, Кытай, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге кайбер оешмалар кертелгән. АКШ хакимиятләре белдерүенчә, санкцияләрнең максаты - Русиягә чикләүләрне урап узарга комачаулау, аның энергетика куәтенә, банкларына, метталлургия һәм тау казылмалары өлкәләренә йогынты ясау.

"Казанькомпрессормаш" оешмасы 2012 елдан "Группа ГМС" холдингына карый.

"Промтех-Казань" ширкәтенең төп юнәлеше - очучы һәм гамәл җиһазларына өлешләр чыгару.

"Аэрокон" очкыч тибындагы пилотсыз җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә.

Әле 5 декабрьдә генә АКШ "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы "Альбатрос" һәм "Дельфин Алабуга" оешмаларына чикләүләр керткән иде.

  • Узган ел 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
  • Сентябрьдә АКШ финанс министрлыгы Ак Барс Банкка һәм Уфаның "Башвзрывтехнологии" оешмасына чикләүләр кертте.
  • Июльдә исә АКШ чикләүләренә Казан дары заводы һәм Башкортстанның алты оешмасы эләкте.
  • Гыйнвар аенда АКШ Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка карата санкцияләр керткән иде. Санкцияләргә хатыны Гөлсинә һәм аның LUCHANO ширкәте дә эләкте.
  • Былтыр мартта исә АКШ санкцияләре Казан боралак заводы, Күмертау боралак заводына да кертелде.
  • Татарстан президенты Украинага һөҗүме өчен Русиягә кертелгән чикләүләрне укол белән чагыштыра. Аның әйтүенчә, "авырттырса да", республика аларга җайлашкан. "Безнең технологик җиһазларга чикләүләр бар. Дус булмаган илләрдән аеруча машина, авиация сәнәгатендә тәэмин итүчеләрне күпләп югалттык, әмма башка юллар таптык", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG