Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак Барс" тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "спорт дискриминациясе"ндә гаепләнә


Дамир Җәффаров
Дамир Җәффаров

Хоккейчы Дамир Җәффаров белән Никита Евсеевның агенты Шуми Бабаев егетләрнең Милли хоккей лигасына күченү белән авырлыклар килеп туарга мөмкин дигән. Моңа сәбәп итеп Русия президенты Владимир Путинның "боерыгы" күрсәтелә.

Ул хакта Бабаев Матч ТВга биргән интервьюда сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Русия президенты Владимир Путинның ниндидер "боерыгы" бар, әлеге боерык Милли хоккей лигасына күченүне гаять катлауландырырга мөмкин.

— Бездә президентның боерыгы бар, әлеге боерык нигезендә яшь уенчылар монда Русиядә калырга тиеш. Безнең очракта исә тренер уенчыга уйнарга ирек бирми, — дип белдергән Бабаев.

Моңарчы "Ак Барс" уенчылары Дамир Җәффаров белән Никита Евсеевның мәнфәгатьләрен кайгырткан Шуми Бабаевның КХЛга шикаять биргәне билгеле булды. Ул әлеге уенчылар тренер Зиннәтулла Билалетдинов тарафыннан дискриминацияләнә ди.

Бабаев фикеренчә, Билалетдинов шушы уенчыларның авыр хәле өчен җаваплы, чөнки ул аларга уйнарга ирек бирми. Һөҗүм итүче Җәффаров 16 матчта ике очко җыйган. Яклаучы Евсеев исә 19 уенда өч очко җыйган, шуннан соң "Нефтяник" хоккей клубына җибәрелгән.

— Дамир Җәффаровны сатып алу турында даими сөйләшүләр бара. Аның "Ак Барс"ка кирәге булмаганы инде сентябрьдә үк аңлашылган иде инде. Билалетдинов аңа "Мин сине ничек кулланырга икәнен белмим" дигән. Дамирны Казанда тотык итеп тоталар. Ул манипуляцияләнә, аны хоккейчы буларак кулланмыйлар, — дигән Бабаев.

Континенталь хоккей лигасы Дамир Җәффаров эше буенча тыңлауларны 12 гыйнварга билгеләгән. Хоккейчыларның трансферларын исә 27 декабрьгә кадәр генә рәсмиләштерергә рөхсәт ителә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG