Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммас вафат


Равил Шаммас (1930-2024)
Равил Шаммас (1930-2024)

Шагыйргә 2021 елда Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелгән иде.

Уфада 93 яшендә Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммас вафат булган.

Равил Шаммаска 2021 елда Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелде. Ул Азатлыкка бу исемне алуын "талантны танулары һәм ихтирам итүләре сәбәпле" бирелүен белдергән иде. Үзенең татар милләтеннән булуын, Башкортстанда Марат Кәримнән соң халык шагыйре исемен йөрткән татарлар арасындагы икенче шагыйрь булуын да билгеләде.

Равил Шаммас (Равил Сәхиулла улы Шаммасов) 1930 елның 9 ноябрендә Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында туган. Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын 1952 елда Зилаер районының Сабыр авылында укытучы булып башлый, Стәрлебаш районының Яшерган авылында укытучы һәм мәктәп мөдире була. Стәрлебаш районы гәзите редакциясендә, "Кызыл таң"да, "Һәнәк" журналында, Башкортстан китап нәшриятында, Республика тынычлык комитетында, Язучылар берлеге идарәсендә хезмәт итә. Татар телендә чыгучы "Кызыл таң" гәзитендә ул җаваплы сәркатип урынбасары, бүлек мөдире булып эшләде, Башкортстан Язучылар берлегендә 1990 елда татар секциясе оешкач аның беренче рәисе булды.

"Таң елмаюы" исемле тәүге китабы 1967 елда басыла. Аннан соң бер-бер артлы "Утлар", "Дөнья йөге", "Чишмәле тау", "Кояшлы тәрәзәләр", "Кар сулары китә", "Тамчылар җырлап тама", "Җан яшәртер ямьнәрем", "Гомер гөлләмәсе", "Яраларны сөю дәвалар", "Акыл таягы" һәм башка шигъри китаплары дөнья күрә.

"Каен суы" исемле җыентыгы Мәскәүдә урыс телендә, "Гомер учагымның кузлары" Уфада татар телендә нәшер ителгән, калган китаплары башкорт телендә чыккан. Узган елда аның ике томлыгы да нәшер ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG