Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче Русия каһарманы Ирек Мәгасүмовка хулиганлык турында гаепләү дә өстәгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшерү фаразынча, кызны үтергәч тә Мәгасүмов бер хәрбидән машинасын тартып алган. Тикшерү эшләре 30 декабрьдә төгәлләнгән.

Русия саклану министрлыгының 74нче аерым мотоукчы бригадасы командиры урынбасары, Русия каһарманы, Мамадыш районы егете Ирек Мәгасүмовка ачылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Аңа үтерү һәм хулиганлык гаепләве белдерелгән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Тикшерү эшләре 30 декабрьдә төгәлләнгән. Бу хакта Русия тикшерү комитеты баш хәрби тикшерү идарәсенең тикшерү-оператив төркеме җитәкчесе Мәгасүмовның адвокатларына хәбәр биргән. Адвокатлар Луһанскига 17-18 гыйнварда килергә вәгъдә иткән. Әмма тикшерү яклау ягына җинаять эше белән танышу вакытларын чикләүне сораган һәм мәхкәмә аны кичә, 10 гыйнварда ук караган диелә.

Декабрь аенда Мәгасүмовка үтерү турындагы гаепләүне алыштырырга, йомшаграк маддә - саксызлык аркасында үлемгә китерү (Җинаять кодексының 213 маддәсе) нигезендә гаепләргә мөмкиннәр дигән сүзләр дә булган иде. Мәхкәмә процессында катнашучылар офицер кызны болай гына атып үтерә алмас дип фикер йөртте, дип яза басма.

Әмма ахыр чиктә хулиганлык турында да маддә өстәлгән (Җинаять кодесының 213 маддәсе). Тикшерү фаразынча, кызны үтергәч Мәгасүмов бер хәрбидән машинасын тартып алган.

  • Русия каһарманы, Мамадыш районы егете Ирек Мәгасүмовны 11 августта аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек Дарья Киселеваны үтерүдә гаеплиләр.
  • Бу көнне Луһанскидагы барда Мәгасүмов һәм тагын бер хәрби - Павел Яськевич ике кыз белән таныша. Кызлар хәрбиләрдән Макаров пистолеттан атып күрсәтүне сорый. Ахыры фаҗигале бетә, бер кыз ядрәдән алган ярадан вафат була.
  • Ирек Мәгасүмовка Мәскәү Кремлендә Русия каһарманы исеме дә былтыр августта бирелде. Аңа бу бүләкне Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды. Хәрби Украинадагы сугышта беренче көннәрдән үк дип искәртелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG