Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен хакимият тә, оппозиция дә Фаил Алсыновтан карачкы ясый?


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Ни өчен үзләрен либераль сәяси көч дип санаган кешеләр, оппозицион медиалар, Русия хакимиятенә кушылып, Башкортстандагы халык җыеннарын экстремизм, милләтчелек, сепаратизм күренешенә әйләндерде? Белгеч фикеренчә, бу ксенофобия күренеше белән бәйле.

Башкортстанда активист Фаил Алсыновка хөкем карары чыгуына бүген бер атна. Узган атна дәвамында Башкортстандагы хәлләр тел очыннан төшмәде, бу көн үзәк темага әверелде. Халыкның күпләп Фаил Алсыновны яклап чыгуына, аның төрмәгә гаепсез утыртылуын кабул итмичә якларга тырышуына фикерләр күп һәм алар төрле. Бүген без бер күренешкә тукталып, аны ачыклыйсыбыз килә.

Алсынов үзе дә, аны яклап чыккан кешеләр дә ахыр чиктә эсктремист, Русия бөтенлегенә каршы эшләүче милләтче дошман дип тасвирланды. Бу сүзләрне Башкортстан хакимияте бертуктаусыз кабатлады, шуңа басым ясады, дәүләт медиасында эшләүче журналистлар аны күтәреп алды. Иң кызыгы - мондый сүзләр Русия хакимиятенә каршы торучы оппозиция вәкилләре авызыннан да чыкты. Аерып әйткәндә, сәясәтче Михаил Ходорковский, язучы Дмитрий Быков, журналист, сәясәт белгече Майкл Наки һәм либераль медиада эшләүче журналистлар да урамга чыккан халыкны сеператистлар дип атады.

Мәсәлән, Ходорковский Башкортстандагы хәлләрне шәрехләгәндә "Без Русия эчендә сепаратист, үтә милләтчел каршылыкны күрәбез. Украина Мәскәүнең империячел адымының үрнәге булды", дип язды. Дмитрий Быков "Урыс милләтчелегенә хәзер башкорт, татар, бурят милләтчелеге килеп кушылса, без 1991 елдан да хәтәррәк милләтчел чирләргә тап булачакбыз. Сүз дә юк, хәзерге хакимият коточкыч, әмма аны җирле милләтчелек белән егарга тырышу Чечнядагы хәлләрне хәтерләтә" диде.

Башкортстан халкының урамга чыгуы милләтчелеккә, сапаратизм күренешенә әйләндерелде. Социаль челтәрләрдә бу сүзләрне күтәреп алдылар, яклаучылар да, каршы чыгучылар да булды.

Ходорковскийның Аслыновны яклаучыларны "сепартистлар" дип атавына каршы фикер
Ходорковскийның Аслыновны яклаучыларны "сепартистлар" дип атавына каршы фикер


Ни өчен үзен либераль сәяси көч дип санаган кешеләр, оппозицион медиалар, Русия хакимиятенә кушылып, Башкортстандагы халык җыеннарын экстремизм, милләтчелек, сепаратизм күренешенә әйләндерде? Моның артында ни ята? Ни өчен милли республикалар Русия хакимияте өчен дә, аңа каршы булган оппозиция вәкилләренә дә карачкы булып күренә? Без бу хакта Moscow Times журналисты, милли республикаларда антиколониализм темасын даими күтәреп торучы активист Ләйлә Латыйпова белән сөйләштек.

— Ләйлә ханым, Башкортстандагы соңгы вакыйгалар шәхсән Сезгә нинди тәэсир ясады?

— Тынымны алмыйча күзәттем, әле дә карап баруымны дәвам итәм, чөнки аның кайтавазы әле сузылачак. Үзем Башкортстанда туган кеше буларак аеруча якын кабул иттем бу хәлләрне. Мин үскән җирләр, мин белгән кешеләр, шәһәрләр, авыллар бит.

Үзем Куштау турында да, Башкортстандагы милли хәрәкәт турында да моңа кадәр күп яздым, сөйләдем. Шуңа күрә, тикшерүче буларак, бу вакыйгалар гадәттән тыш хәлләр кебек кабул ителмәде. Ярсып урамга чыгуга барып җитәр өчен халык озак һәм төрле сынаулар узды. Сабырлык савыты тулды, урамга чыгарга мәҗбүр булдылар, шуңа да бу хәлләр минем өчен көтелгән һәм мантыйкка сыйган вакыйгалар.

Башкортстан халкында һәрвакыт кыршылык күрсәтү, җыелып чыгып үз сүзен әйтү потенциалы булды. Куштау тәҗрибәсе шуның ачык мисалы. Русиядә репрессив машина никадәр көчле эшләсә дә, сугыш башланса да Башкортстан халкы үз сүзен әйтергә курыкмады. Гел урам җыеннарына чыгып торды, аеруча Урал аръягындагы җирләрдә. Боларны белсәм дә, барыбер никадәр кыю икән кешеләр дип гаҗәпләндем һәм сокландым башкортстаннарга. Алар хокукларын җиргә таптатырга бирми, кимендә көрәшә, үз сүзләрен әйтергә тырышалар.

Либералларның Фаил Алсыновны яклаучыларны "сепаратист" һәм "милләтче" дип атавына каршы фикерләр. Indigenous of Russia Foundation аккаунты посты астында
Либералларның Фаил Алсыновны яклаучыларны "сепаратист" һәм "милләтче" дип атавына каршы фикерләр. Indigenous of Russia Foundation аккаунты посты астында

— Бу хәлләрне шәрехләгән медиа Башкортстанда Фаил Алсыновны якларга чыгуны сугыш башланганнан соң иң зур урам җыены дип бәяләде, шул ук вакытта күпчелек медиа, дәүләтнекен исәпкә алмаганда, дәшмәде, алар өчен бу гаҗәеп, башка сыймаслык бер вакыйга булды. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Оппозициядәге сәясәтчеләрне милли республикалар кызыксындармады

— Шартлы рәвештә либераль медиалар диик, Путин хакимиятенә каршы торган матбугат, кызганычка, төбәкләрне белми. Аеруча милли республикалар ничек яши, анда яшәүче халык нинди сораулар куя — алар бихәбәр, кызык түгел аларга. Сугышка кадәр дә алар өчен дөнья Мәскәү, Петербур яки Мәскәүгә якын өлкәләр белән чикләнде. Әле дә шулай. Алар милли азчылыкларның, шул ук Казан белән Уфаның тел өчен көрәшүен белми. Ни өчен Татарстанга да, Башкортстанга да мәктәпләрдә дәүләт телләренең мотлак укытылуының калуы мөһим булганын, бу өлкәдә Мәскәүгә карата үпкәләрен, дәгъваларын аңламый. Алар аны сөйләмәде дә, тасвирласа да, өстен-өстен генә булды, ахыр чиктә Путинның бастыру, империячел тел сәясәтенә чәбәкәйләп, телне укыганда ирекле сайлау булсын дигәнне алга сөрде. Оппозициядәге сәясәтчеләр бу сорауларны өйрәнмәде, күрмәде, ишетмәде, теләмәде.

Менә бүген дә шул либераль медиалар, каян килеп чыкты соң бу Уфа, гомердә ишетелмәгән Баймак дип аптырап калды. Салкын, коточкыч басым һәм куркытулар булуга карамастан, кешеләр һаман урамга чыга, автозакларны туктатырга тырыша. Алар мондый каршылык Мәскәү яки Петербурда башланырга тиеш дип саный. Алар күзлегеннән карганда, Мәскәү белән Петербурда кешеләрнең күпчелеге сугышка каршы, белемлерәк, аңлырак санала. Автозакларның юлларын каплаулар Мәскәүдә генә булырга тиеш дип уйлаганнардыр. Ә монда Баймакта иртәнге караңгыда, салкында 5 меңнән артык кеше мәхкәмә бинасы каршына тезелеп басты, хөкем системына "Хурлык" дип кычкырып торды, тукмак белән кыйнаган, газ белән кудырткан ОМОНга каршы торды. Ничек шулай була ала? Бер дә белмәгән башкорт якларында шундый күмәк каршылык.

Башкорт булып, үз телебездә сөйләшеп, үз динебезгә таянып яшисебез килә дигәнне Мәскәү күрмәде

Бу бер империячел караш инде. Кайда Баймак? Кемнәр алар? Ник Фаил Алсыновны яклыйлар? Кем соң ул? Йөз сорау туды либераль медиада. Әмма Урал аръягындагы халык ничәмә-ничә еллар дәвамында зар елады, үз җирләребездә тулы канлы тормыш алып барырга хокукыбыз бар, башкорт булып, үз телебездә сөйләшеп, үз динебезгә таянып яшисебез килә дип әйтеп килде. Күрдеме аны Мәскәү? Оппозицион көчләргә акчабыз федераль үзәккә китә, без шымытыр белән калабыз дигән көрәш ят, кызык түгел, аларның карашларына, кыйммәтләренә туры килми ул, шуңа күрмиләр, бар дип тә белмиләр. Ә Башкортстан халкының көрәше күптән бара һәм анда үз каһарманнары барлыкка килде. Мәскәү генә тәкәбберлеге аркасында күрергә теләми.

Либералларның Фаил Алсыновны яклаучыларны "сепаратист" һәм "милләтче" дип атавына каршы фикерләр. Indigenous of Russia Foundation аккаунты посты астында
Либералларның Фаил Алсыновны яклаучыларны "сепаратист" һәм "милләтче" дип атавына каршы фикерләр. Indigenous of Russia Foundation аккаунты посты астында


Куштауны яклау кадрларын барысы да хәтерли, әмма бу - көрәшнең кульминациясе иде. Аңа кадәр халык берничә ел көрәште, тик анда да аларны күрмәмешкә салыштылар. Бәрелешләр күрсәтелде. Куштау якланды, әмма шуның белән Башкортстан онытылды. Мәсәлән, андагы активистларның кулга алынуы зурлап күрсәтелмәде, милли хәрәкәтнең таркатылуы турында сөйләнмәде. Фаил Алсынов бүген барлыкка килгән кеше түгел, ул халык арасыннан чыккан, лидер булып үсте. Тик башкорт кешесе мәскәүләргә кызыкмы соң инде? Юк.

Бу протестлар асаба халыкларның проблемнарына бәйле, асаба халыкларының  лидерларын  мәскәүлеләр кабул итми

Кызык хәл килеп чыга. Милли республикаларда яшәүче халыкның ихтияҗларны, федераль үзәккә карата дәгъваларны ни Русия хакимияте, ни шул хакимияткә каршы торган оппозиция дә кабул итми. Оппозицион сәясәтчеләр дә, медиа да Башкортстан халкын ничек кенә телгә алып мыскылламады. Чынында бу протестлар асаба халыкларның проблемнарына бәйле, асаба халыкларның лидерларын мәскәүләр кабул итми. Алсынов җир байлыкларына Башкортстан халкы хуҗа дип тә көрәште, башкорт теле мәсьәләсен дә күтәрде, салымнар Мәскәүгә китү проблемы турында да сөйләде. Ә мондый кешеләр хакимият өчен дә, аларга каршы булган, үзләрен либераль көч дип санаучылар өчен дә кыргый ахмаклар, Русияне бүлгәләүчеләр, тамакта кылчык булып утыручы уңайсыз кешеләр.

— Башкортстанда милләтчелек, шовинизм, экстремизм дип телгә алынды. Оппозиция җитәкчеләре Хәбировка бүләк ясады булып чыкты. Башкортстан җитәкчелеге болай да урамга чыгучыларны шулай атый иде, хәзер инде оппозиция кешеләре дә шулай атап, халыкны бастыру өчен юллар ачыла булып чыга. Оппозициянең мондый чыгышларының алга таба тәэсире нинди булачак?

— Миңа калса, Русия хакимияте Ходорковский да безнең кебек уйлый дип куанып утырмагандыр. Аларга ул барыбер дип уйлыйм. Бер яктан, тагын инандык — бу кешеләр Русиянең киләчәге турында сөйләсә дә, аларның ул киләчәк Русиясе шул ук Путин төзегән империячел карашлы дәүләт булып чыгачак. Ул Русиядә милләтләрнең ни теле, ни башка хокуклары санга алынмаячак.

Украиннар кебек  Русия эчендә бастырылган хәлдә яшәүче татарлар, башкортлар һәм башкалар да үз хокуклары өчен көрәшә

Менә оппозиция Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын тәнкыйть итә, ул туктарга тиеш, ди. Украиннар туганнар, кардәшләр булып чыга, аларның хокуклары өчен көрәше дөрес булып санала. Тик украиннар кебек Русия эчендә бастырылган хәлдә яшәүче татарлар, башкортлар һәм башкалар да үз хокуклары өчен көрәшә, аларга да үз телләре, тормышлары, керемнәре, үзбилгеләнүе мөһим. Тик Русиянең оппозицион көчләре моны күрми, киресенчә, мондый хокуклар өчен көрәшүчеләрне мыскыл итә, ахмакка чыгарып маргиналлаштыра.

Русиядәге асаба халыкларның яшәеше, теләкләре аларныкы белән туры килми. Русия бердәм булырга тиеш дип тәкрарлыйлар, әмма шул ук төрки мөселманнарның яки башка урыс булмаган халыкларның мәнфәгатьләрен якларга җыенмыйлар. Нәрсә дулый алар, нәрсә тели дип үзләрен өстен күрә. "Фатирларга славян кешеләрен генә кертәбез" дигән игъланнар юкка чыкмады. Шул урысларның өстенлеген югалтасылары килми.

Ходорковскийның Фаил Аслыновны яклаучыларны "сепартистлар" дип атавына каршы фикер
Ходорковскийның Фаил Аслыновны яклаучыларны "сепартистлар" дип атавына каршы фикер

— Башкортстандагы каршылыкны оппозиция дә оста файдалана ала иде югыйсә. Ник кулланмадылар икән?

— Белмим. Расизм, ксенофобия чире белән агуланганда, бар кешеләрне дә бертигез итеп күрә алмау андый мөмкинлекләрне күрергә комачаулый. Либераль оппозиция хәрәкәте телибезме, юкмы, алар милли республикаларда абруй казанмады, популяр түгел алар. Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева кешеләр тарафыннан якланды, әмма ул кадәре халык чыкмады. Чанышеваны Уфада беләләр иде, урыслар күбрәк яшәгән шәһәрләрдә таныйлар иде. Әмма башкорт, татарлар күпләп яшәгән җирләрдә ул кадәр танылган иде дип әйтеп булмый. Навальный тарафдарлары арасында башкорт, татарлар бик аз, туры килми аларның карашлары. Ә оппозиция милли республикаларны кабул итми, аңламый.

Халыкны  тоташ экстремистлар, сепаратистлар дип телгә алулар кешеләрнең ачуларын  кабартты

Ходорковскийның бу чыгышлары Башкортстан халкына бар ни, юк ни. Алар бит үзләре урамга нигә чыкканын белә. Кешеләр мәгълүматны Телеграм каналлар аша ала, активистларын тыңлый. Аларга ниндидер анализ кызык та түгел. Әмма кем кызыксына, аларның күзләре ачылды. Дәүләт медиалары да, хакимият тә, оппозицион сәясәтчеләр дә урамга чыккан халыкны тоташ экстремистлар, сепаратистлар дип телгә алуы кешеләрнең ачуларын кабартты гына. Милли республика белән Мәскәү арасындагы упкын тагын да тирәнәйде. Кешеләр үзләреннән башка берсенә дә кирәк түгеллеген аңлады.

— Алсыновның феномены нидә? Медиалар кем соң ул дип аптырап калды.

— Бар бит "безнең кеше" дигән әйтем. Фаилне дә кешеләр үзебезнең егет дип кабул итә. Ул нәкъ шулай да. Кешеләр аны белә, уч төбендә эшчәнлеге дә, гаиләсе дә, сүзләре дә, гамәлләре дә. Әллә каян килгән кеше түгел. Башкортстан — аның туган яклары, җир казылмалары аркасында җиргә зыян килә дип әйтә икән, ул аны белеп, фаҗиганең төбен аңлап, ихластан борчылып әйтә. Украинадагы сугышка каршы әйткәндә дә беренче чиратта үзебезәнең егетләр мәгънәсез сугышта әрәм була дип борчылып әйтте. Башкортларны юк итү бара дип аңлатты. Ул үз кешеләре өчен өзелде. Бу да либераль оппозиция кешеләрендә "Ә урыслар, украиннар кызганыч түгелме?" дип каршылык, ачу тудыра.

Фаил басым көчәйсә дә илен ташлап китмәде

Алсыновның матур сөйли белүе, чибәр кыяфәте, мәйданга гармун тотып чыгулары күпләрне үзенә гашыйк итте. Сугыш башлангач, басым көчәйсә дә ул илен ташлап китмәде. Халык белән бергә авырлыкны күтәрәм дип калды. Әле күпме басым булса да чыгыш ясады. Бу да батырлык. Эчми, тартмый, гаилә җанлы, кулы эшкә ятып тора, үз көче белән акча эшли. Кешеләр барысын да күрә бит.

Җинаять эше ачылуы чынында аның җир казылмаларын саклап калырга тырышуы, аңа Башкортстан халкы хуҗа дип җиткерүенә бәйле булды. Башкортстан — бай республика, әмма халыкның яшәү дәрәҗәсе түбән. Бөтен акча Мәскәүгә киткәнен күрә бит кешеләр, шуңа Алсыновның бу сүзләре күпләрдә теләктәшлек тудыра. Күпләр туйды, арыды мондый фәкыйрь тормыштан.

Белешмә: Фаил Алсынов

Фаил Алсынов — башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе.

1986 елны Зилаер районы Юлдыбай авылында туган. Мәктәпне авылда тәмамлаган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укыган. Спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйнарга ярата. Хатыны белән дүрт бала үстерәләр.

2007 елдан "Күк бүре" башкорт оешмасы әгъзасы була. 2011 елда Бөдендөнья башкорт корылтаенда эшли башлый. 2014 елда яңа җитәкче белән фикер каршылыгы сәбәпле аннан китә. Шуннан соң "Башкорт" оешмасын җитәкли. 2020 елда оешма Русиядә экстремистик дип танылды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG