Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу — безнең күптәнге хыял". Казанда мөселман мәктәбе төзергә җыеналар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казан үзәгендә хосусый мөселман мәктәбе һәм балалар бакчасы төзергә җыеналар. Бу — Татарстан Диния нәзарәте проекты. Ул 1200 балага исәпләнә һәм эшмәкәрләр акчасына төзелер дип көтелә. Белгечләр моны зур вакыйга дип бәяли. Бүгенге көндә татар телен саклауның төп юлы — хосусый мәктәп оештыру ди алар.

Казанда мөселман рухи-белем бирү комплексы Шоссе урамында төзеләчәк. Бу элекке "Кырлай" паркы артындагы, Киров һәм Ленин дамбалары арасындагы Казансу буендагы җир кишәрлеге. Казан мэриясендә җир кишәрлеген дини идарә һәм мәгарифкә тапшыру турында җәмәгать тыңлаулары узуы әйтелә. Хәзерге вакытта бу кишәрлекне телевидение үзәге өчен генә кулланырга була. 2017 елда ТАИФ ширкәте монда ТНВ телеканалы өчен күпкатлы бина төземәкче иде, соңрак бу проекттан баш тартты.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Бизнес Online"га биргән әңгәмәсендә хосусый булса да, зур мәктәп төзергә теләвен сөйләгән. Ул 1200 яисә 500-800 укучыны сыйдырышлы итеп салынырга мөмкин дигән. Укучылар саны турында проект әзер булгач кына әйтеп булачак. Тагын бер зур яңалыгы — мәктәп татар телендә белем бирәчәк.

"Без милли мәгариф өчен көрәшәбез. Әлеге кишәрлек монда рухи-агарту комплексы форматында мәктәп белән балалар бакчасы төзергә мөмкинлек бирә, анда татар телендә белем биреләчәк", ди мөфти.

Казанда татар мөселман мәктәбе төзү хакында 2019 елдан бирле сөйләп киләләр. Ул вакытта Татарстан мөфтиятенә өч җир тәкъдим ителде. Дин әһелләре Гагарин урамындагысына тукталган иде. Тик бу сүздә генә калды, юридик проблемнар аркасында мәктәпне салмадылар. Моннан тыш, мөселман мәктәбе өчен Совет районында, Азинода җир биреләчәк дип әйтелгән иде, ләкин бу проект та тормышка ашмады.

Казан үзәгендә православ һәм яһуд мәктәбе күптән эшли

Бүген Казанда 1995 елдан бирле эшләүче "Госмания" хосусый мөселман мәктәбе бар. Татарстан электрон мәгарифе сайтында язылганча, анда 24 укытучы 184 укучыга белем бирә. Бераз таушалган ике катлы мәктәп бинасы шәһәр читендә — Авиатөзелеш районының Муса Бигиев урамында урнашкан. Ул түләүле, аена 15 мең сум түләргә кирәк. Камил Сәмигуллин әлеге мәктәп Казансу буендагы яңа мәктәпкә күчәр дип уйлый. Моннан тыш, 2018 елда Әлмәттә "Нур" мөселман мәктәбе, 2020 елда Алабугада "Ихсан" мәктәбе ачылган иде.

Аның каравы, бүген Казанда православ һәм яһудләрнең мәктәпләре күпкә уңышлырак эшләп килә. Мәсәлән, алар шәһәр үзәгендә яхшы бинада урнашкан. Гурий Казанский исемендәге православ гимназиясе Туфан Миңнуллин урамында, элекке курчак театры бинасы янында эшли. Ул 2015 елдан бирле белем бирә. Әлегә укыту башлангыч сыйныфлар өчен генә корылган, диелгән. Бер еллык түләү бәясе — 240 мең сум. Төп фәннәрдән тыш, биредә православ дине нигезләре, Изге китап, Рус православ чиркәве тарихын өйрәнәләр.

Казанның Кабан күле яры буенда, Мәрҗани урамында "Мишпахтейну ("Минем гаилә") дип аталган 12нче мәктәп эшли. Халык телендә ул яһуд мәктәбе дип йөртелә. Төп фәннәрдән тыш, укучылар биредә иврит телен үзләштерә, Израилнең тарихын һәм гореф гадәтләрен өйрәнә. Шулай да ул хосусый мәктәп дип саналмый. Бүген биредә 731 укучыга 63 укытучы белем бирә. 2012 елда мәктәп янында яңа бина да төзелде.

"Мин аның татар мәктәбе булуын телим"

Киров өлкәсе мөфтие, җәмәгать эшлеклесе Зөфәр Галиуллин хосусый мөселман мәктәбен төзү тарихи вакыйга дип саный.

— Бу күптән көтелгән вакыйга гына түгел, бу — хыял, — ди ул. — Әгәр дә моны татар мәктәбе итеп оештыра алсалар, бик яхшы булыр иде. Татар теле максат түгел, татар теле максатка ирешү коралы булганда гына үсә ала. Шуңа да мондый кораллар күп булырга тиеш: мәктәпләр дә, институтлар да. Татарның ислам диненә нигезләнгән мәдәнияте бар. Без гарәпләр кебек яулык бәйләп йөри алмыйбыз. Татарлар гомер-гомергә иң элек үз җирлегендә белем алган, шуннан соң чит илдә белем эстәргә киткән. Әгәр дә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бу эшне башкарса, ул үзе дә тарихта калачак.

Зөфәр хәзрәт Казансу ярында бүленергә тиешле җир кишәрлеген тыныч һәм яхшы урын ди. "Рәхәтләнеп җәяү барырга була. Әмма аның төп кыйммәте — төзелүендә", ди ул.

Хәзрәт булачак мәктәпне ун елга якын эшләүче православ гимназиясе белән чагыштыру яклы түгел. "Православлар активрак эш итми, ул бит дәүләт дине. Без дә бик актив. Әмма юлыбыз — башка", ди ул.

— Казанда ике яһуд мәктәбе бар. Әйтик, 12нче мәктәп элек татар мәктәбе иде, — дип өстәде Галиуллин. — Мин яңа мәктәпнең татар булуын телим. Анда физикасы да, химиясе дә татарча укытылсын. Без дә татар телендә белем алдык, аннан бернинди зыян булмады.

Шулай да Казанның нәкъ үзәгендә мөселман белем бирү комплексы төзүгә каршы чыгучылар булмасмы? Әйтик, 2022 ел башында Җәмигъ мәчете һәм алдагы елларда башка гыйбадәт йортлары төзелешенә каршылык күрсәтелде кебек. Зөфәр Галиуллин мондый хәл булуы ихтимал, ләкин бу проектка тәэсир итмәячәк дип ышана.

— Сүзе булыр, ләкин аннан файда булмаячак. Әгәр дә нияткә керсә, безгә беркем дә каршы тора алмый. Коръәндә дә хаклык килер, ялган качар диелә. Заманында беркем дә Кол Шәриф мәчете төзелешенә ышанмаган иде, — ди ул.

"Дәүләт мәктәпләреннән татар теле кысып чыгарылганда, бу — бердән-бер юл булып кала"

"Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин сүзләренчә, бүген татар телен саклау өчен бердән-бер юл бар — хосусый мәктәпләр ачу. Шулай да ул тулысынча татарча укыта алуларына шикләнә, чөнки татарча дәреслекләр юк. Укучыларга барыбер федераль белем бирү стандартлары (ФГОС) нигезендә укырга туры киләчәк.

— Бүген дәүләт мәктәпләреннән ачыктан-ачык татар телен кысып чыгару бара, шуңа да бу — бердән-бер юл, — ди ул. — Әмма алар ничек укытыр икән? Татар телендә дәреслекләр Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан расланмаган. Димәк, аларны мәктәптә кулланырга ярамый. Бу бик зур мәсьәлә. Хосусый мәктәпнең дәүләт мәктәбеннән аермасы — алар өстәмә рәвештә федераль стандартларда каралмаган аерым дәресләр кертә ала. Федераль белем бирү стандартлары үтәлмәсә, аттестат бирелми. Өстәмә дәресләрне ничек һәм күпме кертү мәктәп карамагында кала. Шулай да бу фәннәр дә Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән булырга тиеш.

Татарча дәреслекләр булмау сәбәпле, укытучылар билингваль рәвештә методик әсбап куллана ала, ләкин укыту програмында татар телендәге дәреслекләрне күрсәтә алмый. Бүген мондый дәреслекләргә лицензия алу — зур проблем. Татар теленнән кала, бу биология, химия, математика һәм калган дәресләргә кагыла. Бары башлангыч сыйныфлар өчен генә кайбер фәннәрдән дәреслекләр ала алдылар кебек, әмма бу өлкәнрәк сыйныфларга кагылмый. Фәннәрне татарча укыту дип әйтү шартлыча булыр инде. Барыбер кайбер дәресләрне урысча өйрәтерләр дип уйлыйм. Бүген Русиядә билингваль укыту кирәк.

Марат Лотфуллин сүзләренчә, хосусый мәктәпләр территориаль бүленеш белән укучыларны кабул итми. Бу да аны муниципаль мәктәпләрдән аерып тора. Дәүләт белем бирү оешмасы беренче чиратта укучыларны үз җирлегеннән кабул итәргә мәҗбүр. Ягъни, хосусый мәктәпкә шәһәрнең теләсә-кайсы почмагыннан мөселман кешесе килеп укый алачак.

— Мондый мәктәпкә ихтыяҗ булырмы, юкмы, балаларны җыя алырлармы — тормыш күрсәтер, — дип дәвам итә ул. — Бүген ата-аналар татарча укудан курка. Хәзер мөселман гаиләләре өчен дә муниципаль мәктәпләрдә шартлар тудырылган. Әйтик, Казанда хәләл туклану мәсьәләсе хәл ителгән. Дин дәресләре укытылмаса да, йолаларны башкарырга рөхсәт бар: киемнәрен киеп йөри, кирәк вакытта намаз укый алалар. Хосусый мәктәптә өстәмә рәвештә дин дәресләре кертелергә мөмкин. Менә шул аның төп аермасы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG