Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үсмерләр арасында хәмердән агулану очраклары арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел шундый 37 очрак теркәлгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 20гә күбрәк.

Узган ел Татарстанда хәмердән 548 кеше агуланган. 213 үлем очрагы теркәлгән. Республиканың 19 районында мондый агуланулар республиканың уртача күрсәткечләреннән дә артыграк.

Шулай ук үсмерләр арасында алкоһол эчеп агуланучылар саны арткан Бу хакта Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Этанолдан агуланулар бөтен очракларның 59 процентны тәшкил итә.

Моннан тыш республикада билгесез спирт эчеп агуланучылар 1,4 тапкырга, метанол эчеп агуланганнанр 1,3 тапкырга арткан.

"Элеккечә балалар арасында да хәмердән агуланулар теркәлә. 8 муниципаль берәмлектә шундый 37 очрак булды. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 20гә күбрәк", дигән ул.

2022 ел белән чагыштырганда былтыр Татарстанда биш районда: Лаеш (15 процентка), Югары Ослан (14%), Питрәч (12%), Биектау (11%) һәм Яңа Чишмә (10%) районнарында хәмер сату артуы хәбәр ителгән иде.

  • Моңа кадәр Татарстан башкаласы Казанда яшүсмерләр арасында җинаятьләр саны артуы хәбәр ителгән иде. 2023 елда яшүсмерләр 212 җинаять кылынган. Бу 2022 елдан 23 процентка күбрәк.
  • Шул ук вакытта Татарстанда үсмерләр арасында үзенә кул салучылар артуы билгеле булды. Үзенә кул салган балаларның яшьләре кечерәя баруы күзәтелә. Элек мондый очраклар булганда балаларның яше 13 яшьтән башланган, хәзер исә 11 яшьлекләр арасында да гомерен өзүчеләр бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG