Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәфәров Татарстан журналистларын "фейк"ларга каршы көрәшергә чакырды


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Аныңча, Русия президенты сайлавы алдыннан мәгълүмати һөҗүм артачак.

Татарстан журналистларын ялган хәбәрләр белән көрәшергә чакырдылар. Бу хакта бүген Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров "Татмедиа" матбугат агентлыгының еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Безнең уртак бурыч — "фейк"ларның таралуына юл куймау, халыкны ялган мәгълүматтан саклау һәм шул рәвешле аларны тынычландыру. Безгә оперативрак эшләргә кирәк. Бу хәбәрләрне аңлаешсыз итеп кире кагу гына җитми, аларны дәлилле эчтәлек белән эшләргә һәм күмәк көнбатыш омтылган киеренкелекне киметергә кирәк", диде ул.

Сәфәров март аенда узачак Русия президенты сайлавында басым артачак дип саный. Аныңча, "оппонентлар сайлауларны дискредитацияләргә тели".

"Медианың төп бурычы — сайлауга каршы тискәре күренешләрне бетерү, ясалма төстә булдырылган низагларга, вазгыятьне какшатырга тырышуга каршы тору", диде ул.

Cәфәров үз чыгышында Владимир Путинга рәхмәтле булырга кушты һәм киләсе сайлауда "көчле лидер"ны сайлаячакларына ышанычын белдерде.

"Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Украина сугышы һәм сайлау алдыннан провокацияләр артчак дип саный.

"Махсус төркемнәр мессенджерлар чатына, социаль челтәр төркемнәрендә үз эшләрен алып бара. Алга таба без сайлау темасына провокацияләрнең артуын көтәбез. Моны кечкенә төркемнәр һәм чатларда эшлиләр, андагы хәбәрләргә ышаныч көчлерәк", диде ул.

Русия президенты сайлавы 15-17 мартта узачак. Әлегә Үзәк сайлау комиссиясе дүрт намзәтне теркәде. Бу - Владимир Путин, Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм Владислав Даванков ("Новые люди").

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан матбугаты сугыш пропагандасы алып бара. Бу район газетларында ныграк сизелә. Район журналистлары фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куюы күзәтелә.

ТНВ да федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерде, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде. Узган атнада ТНВ баскынлыкта үз вәкиллеген ачуы турында хәбәр итте.

2023 елда Русия баш прокуратурасы гаскәр турында "фейк" дип 70 меңләп материалны томалаган. Моңа кадәр Русия думасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канун өлгесен кабул итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG