Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанда туристлар 1,2 млрд сум туздырган. Бу 2023 елдан 19%ка күбрәк. Әлеге саннарны бүген Казан туризмын үстерү комитеты мөдире Дарья Санникова мэрия киңәшмәсендә җиткерде.
Казанга 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 180 меңгә якын турист килгән, бу узган елдан 6,5%ка күбрәк.
Кунакханәләр 79%ка тулган, 3-5 гыйнвар көннәрендә исә бу күрсәткеч 100%ка җиткән.
Аныңча, Казанның күпчелек рестораннарында Яңа ел банкетлары җәй һәм көз айларында ук броньланып куелган. Бу көннәрдә җәмәгать туклану урыннарының кереме 15-20%ка арткан. Уртача чек 1 200 сумны тәшкил иткән.
Татарстан туризм дәүләт комитеты мәгълүматынча, Казаннан тыш, туристлар Зөя утравына күпләп барган. Ялларда аны 56 мең кеше зыярат иткән, бу исә 26%ка күбрәк. Болгарга баручылар — 22%ка үскән һәм 11 мең кешене тәшкил иткән.
Быел Татарстанда ачык һавада узган бәйрәм чараларында катнашучылар саны арткан — барлыгы 875 мең кеше булган.
Былтыр Казанга килүче туристлар 30 процентка күбрәк акча тотты дип хәбәр ителде. Туристлар көненә уртача 3 мең сум тота. Аларның чыгымнарының чирек өлеше кафе һәм рестораннарга, 23 проценты — кунакханә һәм күңел ачуга, 21 проценты — азык-төлек кибетләренә, 18 проценты — башка төр кибетләргә туры килә.
2025 елдан Казан шәһәрендә туристлардан салым җыя башлыйлар. Татарстан башкаласына килгән һәркем тәүлегенә кимендә 100 сум калдырырга тиеш булачак. Инде биш елдан салым биш тапкырга артырга мөмкин. Казан мисалында Татарстанның башка шәһәрләре дә — Болгар, Зөя, Алабуга кебек туристларны җәлеп итүче тарихи җирлекләр дә салым җыячагын белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум