Accessibility links

Кайнар хәбәр

YouTube Татарстан һәм Башкортстанның ДТРК каналларын томалаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

YouTube-та Татарстанның ДТРК каналына VPN-сервислар ярдәмендә дә кереп булмый. Башкортстанның ДТРК каналы инде икенче тапкыр томалана. Беренче мәртәбә аны 2022 елның 16 апрелендә томаладылар, шуннан соң ДТРК бүлекчәсе YouTube-та яңа канал ачты, тик кичә ул да томаланды.

Кичә, 6 февральдә, YouTube видеоһостингы Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радио ширкәтенең (ВГТРК) төбәк бүлекчәләре каналларын томалаган. RusNews язуынча, хәзер 40 төбәк каналына кереп булмый. Моның сәбәпләре әйтелми.

Томалауга аерым алганда Башкортстан, Татарстан, Мари Иле һәм башка төбәкләрнең ДТРК каналлары эләккән.

"Татар-информ" искәртүенчә, YouTube-та Татарстанның ДТРК каналына VPN-сервислар ярдәмендә дә кереп булмый.

"Аспекты" исә Башкортстанның ДТРК каналы инде икенче тапкыр томалана, дип искәртә. Беренче мәртәбә аны 2022 елның 16 апрелендә томаладылар, шуннан соң ДТРК бүлекчәсе YouTube-та яңа канал ачты, тик кичә ул да томаланды диелә басма хәбәрендә.

  • 2022 елның мартында YouTube, Русиянең дәүләт каналы булган RT-ның (элеккеге Russia Today) Европа берлеге илләрендәге аккаунтларын томалаган иде.

    Еврокомиссиянең рәисе Урсула фон дер Ляйен бу мәгълүмат чараларын "агулы һәм зарарлы ялган мәгълүмат" таратучылар дип атады.

  • Карар, Русиянең Украина белән сугыш башлавына каршы Европа берлегенең санкцияләре кысаларында кабул ителде.
  • Каналның һәм агентлыкның баш мөхәррире Маргарита Симоньян Европа берлеген сүз иреген бозуда гаепләде һәм каналның Украина җирләренә бәреп керүгә катнашы булмавын, димәк ки сугыш башланганнан соң аны томалаулары - "җайлы сәбәп кенә" булуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG