Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "дәүләт корган урыс халкының тарихына" аерым игътибар бирергә кушкан фәрман имзалады


Русия тарихы дәреслегендә Путинның Украинадагы сугыш турында әйткән сүзләре
Русия тарихы дәреслегендә Путинның Украинадагы сугыш турында әйткән сүзләре

Русия президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы буларак бишенче мөддәтен башлап җибәргәннән соң икенче көнне үк - 8 майда тарихи мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады.

Бу фәрманга ярашлы аерым алганда тарих дәресен укытуның бердәм методологиясен булдырмакчылар. Бердәм тарих дәреслекләре булдыру да күз уңында тотыла. "Дәүләт корган урыс халкының тарихына" аерым игътибар бирергә кушылган.

Шулай ук документта Русия - "цивилизация иле", "Күмәк Көнбатыш - Русия җәмгыятенең һәм дәүләтенең бөтенлеген" җимерү өчен "тарихны алдаша", диелгән.

Фәрман "мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан башлап" тарихны укытуның бердәм методикасын булдыруны, бердәм тарих дәреслекләрен булдыруны, шулай ук һуманитар өлкәләрдәге басмаларны мониторинг итүне күздә тота.

  • Белгечләр фикеренчә, Русиядә урыслаштыру сәясәте күптән дәвам итә. 2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелү урыс теленең һәм урыс миллилегенең өстенлекле булуын канун белән раслап куйды, бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Сугыш шартларында бу сәясәт тагын да көчәйгәнгә охшый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG