Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева вафат


Розалина Шаһиева (1945-2024)
Розалина Шаһиева (1945-2024)

78 яшендә күренекле сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче Розалина Шаһиева вафат булган. Азатлыкка билгеле булганча, аңа инсульт бәргән.

Сәнгать белгече вафатын "Татар-информ"га Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова раслаган. "Үткән атнада гына берлеккә килеп, китапларын калдырып китте. Яшәү дәрте белән йөри иде. Киләсе атнада килергә дип сөйләшкән идек", диде ул.

Розалина Шаһиева - күпсанлы тарихи пьесалар, либреттолар, мюзикллар, җырлар авторы. Татар теленә Гомәр Хәйям, Хафиз, Юныс Әмрә, Карачы Угълан әсәрләрен тәрҗемә итте.

Берничә шигырь җыентыгы, поэмалар ("Кара муенса", "Ниса", "Чыңгызхан", "Ефәк юлы") язды.

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Казанның 1000 еллыгына багышланган музейны оештырды.

2017 елда Шаһиева Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы" өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен алды.

Шаһиева 2018 елда "Казан" милли-мәдәни үзәгендәге музейны саклау өчен көрәште.

Сәнгать белгече Азатлыкка даими рәвештә актуаль мәсьәләргә карата фикерен белдереп килде. 2013 елда әңгәмәдә ул "Казан" милли мәдәни үзәге стелласына хөррият кошын куярга тәкъдим итүен сөйләгән иде. Ул суверенитет елларын бик сагынганын һәм кайчан булса да ул вакыттагы күтәрелеш кабатланыр дип өметләнүен сөйләде.

Розалина Шәһиева мөстәкыйльлек турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG