Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сугыш барганда нинди сабантуй?!" Авылларда сабантуен уздырмауга халык фикере


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Авылларда Сабантуй уздырмауны кемдер хуплый, сугыш барганда бәйрәм итү дөрес түгел ди, ә кемдер исә авыл халкының хокукларын кысу, кимсетү дип саный.

8-9 июньдә Татарстан һәм Башкортстан авылларында сабантуйлар уза. Ләкин бөтен җирдә дә түгел. Русиянең Украинада алып барган сугышы татар милли бәйрәменә дә йогынты ясый, ахры. Питрәч районы авылларында сабантуйлар булаячак, сәбәбе - иминлек таләпләрен үти алмау.

Питрәч районы авылларында сабантуйлар булмаячак дигән хәбәр 5 июньдә тарала башлады. Сабантуй бары тик район үзәге Питрәчтә генә була. Питрәч районы хакимиятенең матбугат хезмәте аңлатма чыгарды: бу иминлек кагыйдәләренең кырыслануы белән бәйле.

"Быел чаралар уздыру урыннарында иминлек тәэмин итү таләпләрен кырыслаттылар. Күп авыл биләмәләре бу таләпләрне үти алмый, шуңа күрә биләмә башлыклары һәм район тарафыннан авылларда сабантуйлар уздырмау турында карар кабул ителде. Илгә авырлык килгән чакта бу карар дөрес кебек тоела", диелгән хакимият белдерүендә.

Шәле авылы җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов әлеге карарны шул исәптән "һава аланы янында гына тору" белән дә аңлата.

"Авыл халкы ачуланадыр инде. Шулай да аңлату эшләре алып бардык. Җыеннарны урамда үткәрмибез, бары тик ябык биналарда гына эшлибез. Чөнки аэропорт кырында гына торабыз, бөтен нәрсә безнең өстән оча. Шундыйрак куркынычрак әйберләр бар инде. Аннары БРИКС була бит, Казанга якын район булгач, бөтен полицияләрне шунда алып китәләр. Аннары быел махсус хәрби операциядән ике егетебез үлеп кайтты, аларны җирләдек. Шул да сәбәпче булды. Аллаһ бирсә, киләсе елларга булыр", – дип сөйләгән Әхмәтҗанов Интертат басмасына.

Шәледән Казан һава аланына 40 километр тирәсе.

Моңарчы Татарстанга дроннар һөҗүме 5 тапкыр булды:

2 апрель – Алабуга районында
17 апрель – Алабуга районында
15 май – Югары Ослан районында
23 май – Түбән Кама һәм Алабуга районнарында
31 май – Әтнә районында

Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, Сабантуйны үткәрмәү – халыкның хокукларын кысу, дип саный.

"Сабантуй рәсми рәвештә бары тик коронавирус вакытында гына үткәрелмәде. Ничек Сабантуйсыз була инде авылда? Икенче дөнья сугышында да Сабантуйлар узган. Бер дә аңламыйм, минем өчен бу – сәер сәбәп. Әгәр дә авыл халкы "безгә Сабантуй кирәк түгел" дип әйтә икән, анысы – икенче мәсьәлә. Җирле идарә хәл иткән икән, моны халыкның хокукларын бозу дип исәплим. Һәрбер кешенең үзенең традицион бәйрәмен үткәрергә Конституцион хокукы бар", дигән ул Интертатка.

Социаль челтәрләдә халык фикере икегә бүленә. "Дөрес эшлиләр" диючеләр дә, "гади халыкны бәйрмәсез калдыралар" дип язучылар да бар.

"Питрәч районы халкын кимсетү"

Башкалар бәйрәм иткәндә, кемдер кимсенеп калган кебек дип яза журналист Альбина Гайнуллина:

"Бөтен халык шау-гөр килеп бәйрәм иткәндә, кемдер бүленеп, кимсенеп калган кебек тоела миңа. Бәлки ялгышамдыр. Бәлки, нигә кирәк соң ул, бер дә исебез китми, диючеләр бардыр. Безгә туганнар болай да кайта, якташлар белән болай да күрешеп торабыз, – диючеләр дә бардыр. Иминлек беренче урында, дөньялар имин булсын, Сабантуйсыз да бик күңелле бездә, диючеләр бармы? Бәлки мин юкка борчыламдыр. Күңелем нечкә, җаным тынгысыз, шуңа уйларым белән уртаклаштым. Мин ничектер районда, калада гына бәйрәм итеп, гади авыл халкын, эшче халыкны, авылда гомер итеп өлкәнәйгән апа-абыйларны аерып калдыруны кабул итеп бетермим. Шул гына."

Вконтактеда Фәнзилә Хәсәнова да шундыйрак фикердә: "Лаеш район һава аланына терәлеп тора, әмма бөтен авылларда да Сабантуй була дип укыдым. Булса, булсын, булмаса, бер җирдә дә булмасын инде ул. Аңламассың бу дөньяны."

Гелүсә Мөхетдинова Питрәч районы авыллары, күрәсең, Сабантуйга лаек түгел ди: "Фәнзилә апайның сүзләре белән килешәм. Татарстанның барлык авылларында да була. Питрәч районы авыллары, күрәсең, мондый зур чарага лаек түгел. Шундый зур Шәле авылы халкы да дәшми. Миңа калса, Татарстан рәисенә мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Электән килгән йола, бәйрәм, кемнеңдер теләге белән үткәрелми. Авыл җирлеге бездән тормый ди. Ә башка район авылларында ничек үтә, шунысы кызык һәм зур сорау".

"Татар йоласына балта чабу, җир кешесен хөрмәтләмәү"

Илсөя Ибраһимова бу хәбәргә зур комментар калдырган. Татарның йөзек кашы булган бәйрәмне юкка чыгару, җирдә тир койган кешеләрне хөрмәтләмәү була дип саный ул.

"Татар халкының гасырлардан, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын барлый торган, милләтебезнең йөзен ача торган бердәндбер бәйрәм. Ул татарның йөзек кашы! Басу-кырларда көнне төнгә ялгап, ал дими, ял дими, кара тирен түгеп, карлы-яңгырда да, җил-давылда да хезмәт куйган игенчеләребезнең сабан бәйрәме. Быелгы салкын майда никадәр авырлык белән чәчкән басуларны кырау сугып, кабат-кабат эшкәртүче авыл баласы сабырлыгы белән җиңеп чыкты. Аларның хезмәтен данлау Сабан бәйрәмендә башкарыла. Алар моңа лаек. Шул ук яу кырларындагыларга да икмәк кирәк. Аннары яудагы балаларның гаиләләре түккән күз яшьләре дәрьядай. Уллары өчен кайгырып, алар кайтканчы йөрәк чире белән үлеп тә китәләр. Шуңа күрә гел борчылып утырганчы, Сабантуй аларга да ял булыр иде. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, халык ял итсен!"

Азат Хәмиддулин бу бәйрәм шәһәрдә түгел, авылда кирәк дип яза: "Кайда-кайда, әмма авылларда бу бәйрәм булырга тиеш инде. Ә менә шәһәрләрдә нәрсәгә ул Сабантуй? Әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтнең тамырына балта чабу буламы?"

Эдуард Миңнеханов сәбәбе сугыш яки иминлек түгел, милли хәрәкәтне чикләү була ала дип фаразлый: "Сәбәбе анда түгел дип уйлыйм, милли хәрәкәтләр булмасын дип эшләнгән әйбергә охшаган".

"Бик дөрес эшлиләр"

Сугыш барган вакытта Сабантуйларны уздырмаска кирәк диючеләр дә бар.

"Нинди бәйрәмнәр ди ул Татарстанда?! Татар балаларын көчләп сугышка җибәреп, урыс дөньясын яклап сугышканда, үлеп кайтканда. Димәк, әле кешелек сыйфатларын саклап калгансыз, сатылмагансыз" дигән комментар калдырганннар Вконтактеда Питрәчтән килгән хәбәр астына.

"Бик дөрес эшлиләр, Сабантуйсыз да торып була. Сабантуйга дигән акчаны сугыштагы егетләргә, гаиләләренә бирсеннәр, ярдәм булыр. Ил тынычлангач ясарлар", ди Резеда Нигъмәтҗанова.

Зөлфия Ибраһимова да шундыйрак фикердә: "Районда гына үткәреп дөрес эшләгәннәр. Гади халыкның, бигрәк тә, туганы махсус хәрби операциядә булса, бәйрәм итеп йөрергә кәефе бардыр дип уйламыйм. Сабантуйны бер йә ике ел үткәрмәгәнгә генә онытылмый инде ул. Аннан соң, миллилеген югалттык инде без ул бәйрәмнең. Әллә нәрсәгә әйләнеп бара ул. Исеме генә калды. Кызганыч бик".

"Сабантауйлар бездә дә юк"

Тәнзилә Миңнебаева Кукмара районы авылларында да былтыр да, быел да уздырмадылар дип яза. "Авыл халкының, олы кешеләрнең бераз күңелләрен күрсәләр, начар булмас иде. Шул авылдагы апа-абыйлар махсус хәрби операциягә күпме ярдәм итәләр, ә аларны Сабантуйдан да мәхрүм итәләр", ди ул.

Рәсми мәгълүматка караганда, Кукмарада быел Сабантуй 28 авылда уза. Былтыр 17 авылда узган. Украинадагы сугышка кадәр, 2021 елда 40тан артык авылда Сабантуй үткәрелгән.

Гөлфизә Кәлимуллина Башкортстанның Миякә районнары авылларында да Сабантуйларның күптән булганы юк дип яза. Чынлап та, рәсми сайтларда район үзәге Кыргыз-Миякәдә генә Сабантуй уздырылачагы хәбәр ителә.

Башкортстанның Мәчетле районында бөтенләй бер Сабантуй да булмаячак. Район хакимияте белгече сүзләренчә, мондый карар җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып кабул ителгән. Халык, имеш, сугыш вакытында зур чаралардан баш тартырга кирәк дип саный. Түрә сүзләрен Ufa1 сайты китерә. Кайбер авылларда чара Корбан ашы буларак узачак.

Шаран районында район үзәгендә һәм өч авылда узачак, Дуван районында авыл эшчәннәрен бүләкләү форматында бер бәйрәм үткәреләчәк, башка кайбер районнарда да бәйрәм чаралары чикләнгән.

  • Татарстан авылларында һәм район үзәкләрендә сабан бәйрәмен 8-9 июньдә үткәрәчәкләр. Чаллыда - 15 июньдә, Казанда - 23 июньдә бәйрәм итәчәкләр.
  • Былтыр апрельдә "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире, журналист Илнур Фәйзрахманов Русиянең Украинага каршы сугышы барганда сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итте. "Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда күшәп йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм. 2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде. Быел да җитәкчеләребезнең акылы өстен чыгар, һәм Татарстан, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, милли бәйрәмнәрне уздырудан тыелыр, дип көтәм", – дип, уй-фикерләрен җиткергән иде ул.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Анда мәҗбүри мобилизацияләнеп тә, ихтыри рәвештә дә барып сугышучы русияләр бар. Татарстан белән Башкортстанга сугыш кырыннан көн саен диярлек берничә табут кайта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG