Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия татарлары уйгырлар геноциды турында фильм караган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фильмда Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" аша узган уйгырларның язмышы турында сөйләнә.

23 июльдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә All Static & Noise ("Бөтен статика һәм шау-шу") дип аталган фильм күрсәттеләр. Аны карарга җирле татарлар һәм уйгырлар җыелган.

— Кинодан соң очрашу булды. Фильмда төшкән уйгыр кешесе Абдулвәли Әюп килгән иде. Ул элек Төркиядә торган, хәзер Норвегиядә яши. Фильмны еламыйча гына карап булмады, — дип сөйләде Австралия татары, исемен күрсәтмәүне сорап.

Моңа кадәр фильм Сиднейда күрсәтелгән. 27 июльдә ул Мельбурнда тәкъдим ителәчәк.

All Static & Noise — Кытай хакимиятләре "тәрбия лагерьләре" аша узган уйгырларның язмышы турында документаль фильм. Аны америка режиссеры һәм продюсеры Дэвид Новак төшергән. Фильм 2023 елда дөнья күрде.

Фильмда Кытайның "тәрбияләү лагерьлары" челтәре аша узган уйгырларның ничек җәберләнүләре турында сөйләнә. Аның аннотациясендә Кытайның дәүләт тарафыннан финансланган киң масштаблы репрессияләре фаш ителә, диелә. Кинотасмада 6 яшьлек балаларга уйгыр телен өйрәткән өчен тәрмәгә ябылган һәм җәберләнгән тел белгеченең, Пекин һава аланында кулга алынып һәм баласыннан аерым төрмәгә салынган ир-атның һәм башка дистәләгән кешенең язмышы белән танышырга була.

Быелның июнь азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Синҗан төбәгенә барды һәм анда татар мәчетенә барды. Җирле мөселман халыкларын, шул исәптән татарларны җәберләү турында ул берни әйтмәде. Сәясәт белгече Кытайның буш мәчетне "бездә мөселманнарга карата яхшы" ишарәсе белән куллануын әйтә.

Белешмә: Синҗандагы уйгырлар хәле

  • Синҗан-Уйгыр автономияле районы – Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
  • Төбәктәге халык саны – 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%). Кайбер исәпләүләргә караганда, анда биш меңләп татар да яши.
  • Уйгырлар — Синҗанда яшәүче иң зур төрки халык (11,3 млн), аларның күбесе мөселман. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында (8,3 млн).
  • 2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды. Меңнәрчә мәчет җимерелде, йөзләгән мең бала ата-аналарыннан аерылып интернат-мәктәпләргә җибәрелде.
  • Меңнәрчә уйгыр галиме, сәнгать әһеле юкка чыкты, яки аларның илдән чыгу һәм ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Уйгыр теле икенче планга күчте, төбәктәне мәдәни һәм дини ландшафт системлы рәвештә үзгәртелә.
  • Кытай хакимиятләре Синҗанны видеокамералар белән тутырган. Төбәккә керүче кешеләрдән смартфоннарына хөкүмәтнең махсус күзәтү әсбабын куярга таләп итәләр. Җирле халык хакимиятләргә ДНК үрнәкләре тапшыра. Аларның йортлары янында QR-кодлар бар, моның ярдәмендә Кытай полициясе бер секунд эчендә гаилә турында төп мәгълүматны ала ала.
  • Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, мәҗбүри стерильләштерү, уйгыр балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштыру һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар куллану аркасында күпчелек уйгырның тормышы бозылды.
  • Кытай рәсмиләре уйгырлар геноцидында гаепләүләрне кире кага, алар өчен төзелгән "тәрбия лагерьларын" укыту һәм заманга яраклаштыру үзәкләре дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG