Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә математик Азат Мифтаховның шикаятен кире какты


Азат Мифтахов. Архив фотосы
Азат Мифтахов. Архив фотосы

Галим киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак.

Моңа кадәр 4 елга хөкем ителгән математик Азат Мифтаховның шикаяте кире кагылды. Бүген Мәскәү өлкәсенең Власиха бистәсендәге мәхкәмә галимгә карата кабул ителгән карарны үз көчендә калдырды. Бу хакта Мифтаховның яклау төркеме хәбәр итә.

Галимнең адвокаты Светлана Сидоркина экспертиза канун бозып ясалган һәм мондый эш өчен хөкем карары үтә кырыс булган дип белдергән. Ул Мифтаховның колониядә әйткән сүзләре ни кадәр җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясау булып саналуы дәлилләнмәве, төрмәдә утыручыларның сораштырмауларын әйткән. Бер шаһит турында мәгълүмат гомумән яшереп саклана дигән.

Шулай ук шикаять эшенә Франция математика җәмгыяте президентының мөрәҗәгатен тә өстәргә тәкъдим иткән. Адвокат фикеренчә, Азатны ирекле фикер йөрткән өчен эзәрлеклиләр.

Мәхкәмә утырышында Азат Мифтахов видеоэлемтә аша катнашкан. Аңа теләктәшлек белдерергә килүчеләр дә булган. Утырышта аңа сүз бирелгән.

— Мин хөкем карары алдыннан барысын да әйттем, өстәмә әйтерле сүзем юк, — дип чыгыш ясаган галим.

Мәхкәмә адвокат сүзләренә колак салмаган, аппеляция мәхкәмәсе Азат Мифтаховка карата чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Быел март ахырында Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады. Мифтахов ул вакытта "дәүләткә карата мәхәббәте" уянмавы, дәлилләр фальсификацияләнгәне турында әйтте. Ул, киресенчә, дәүләтне террорчылыкта гаепләде.

  • Тикшерү фаразынча, былтыр хулиганлык турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк" дип әйткән. Хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйли.
  • 2023 елның 5 сентябрендә Кировның Первомайски мәхкәмәсе яшь галимне террорчылыкны аклау эше нигезендә кулга алды.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
  • Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Бу хакта Азатлык язды. Азат иректә бары тик 5 минут кына булды.

    Белешмә: Азат Мифтахов

    Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

    2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

    Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

    Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

    "Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

    Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.




    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG