Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Телеграмга нигез салучы Павел Дуров тоткарланган


Павел Дуров
Павел Дуров

Дуров Франциягә Азәрбайҗаннан килгән.

Телеграм мессенджерына нигез салучы, миллиардер Павел Дуров 24 августта Париж һава аланында тоткарланган. Бу хакта LCI француз телеканалы хәбәр итә.

Дуров кичке сәгать 8дә Ле Бурже һава аланында үзенең шәхси очкычыннан төшкәндә тоткарланган диелә.

39 яшьлек бизнесмен янында аның тән сакчысы һәм бер хатын булган дип белдерелә. Дуров Франциягә Азәрбайҗаннан килгән.

TF1 телеканалы мәгълүматынча, француз хокук саклау оешмалары Телеграм мессенджерында модерация булмау, хокук саклаучылар белән хезмәттәшлек итмәү, шулай ук Телеграм тәкъдим иткән мөмкинлекләр (вакытлы номердан теркәлү, кушымта эчендә криптовалюталар) Дуровны наркотиклар сату, балаларга каршы җинаятьләр һәм акча урлауда катнашучы итә дип саный.

Дуровны тоткарлау ордеры ул Франциядә чакта гына гамәлдә. "Бүген кич ул ялгышты. Ни өчен икәнен белмибез", дигән тикшерү белән таныш чыганак.

Әлеге вакытта ул сак астына алынган. Бүген үк мәхкәмә булачак, иртәгә исә террочылык, наркотиклар, акча урлау, акча юуу, балалар белән бәйле җинаятьчел контент һәм башка җинаятьләрдә гаепләү белдереләчәк диелә.

Дуровка Франциядә 20 елга кадәр төрмә яный.

2021 елда Дуров Франция ватандашлыгы алган иде.

Былтыр ноябрьдә башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Telegram-каналларына язылучылар бу каналлар Телеграмда томаланды. Аларның ботлар җибәрелеп томаланулары билгеле булды. Томаланучы каналлар арасында "Комитет башкирского сопротивления" каналы һәм Татарстан хакимияте белән бәйле дип саналган "Башкирский снег" каналлары да бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG