Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ханты-Мансидагы техникум мөслимәне яулыктан йөргән өчен укуга кертми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аның әти-әнисенә кисәтү ясалган.

Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Лянтор нефть техникумы студент Лилия Рәхмәтуллинаны яулыктан йөрү сәбәпле укуга кертми. Хәзер аны Татарстанга укырга күчерергә телиләр, дип хәбәр итте мөселман адвокаты Руслан Нәгыев.

Лилиянең әтисе Илдус Рәхмәтуллин IslamNews агентлыгына сөйләвенчә, уку йорты җитәкчелеге мөслимә укырга кергәндә аның яулык киюенә каршы булмаган.

— Кызым кабул итү комиссиясенә яулыклы килеш үтте. Барлык документларда ул яулык белән фотога төшкән. Аның киеме мәсьәләсе җитәкчелек белән шунда ук сөйләшенде. Безгә яулыкка бәйле бернинди проблем булмаячагын әйттеләр. Лилияне, яхшы укучы буларак, имтихансыз кабул иттеләр, – дип сөйләгән кызның әтисе.

Уку елы башлангач уку йорты җитәкчелеге фикерен үзгәрткән. Лилия Рәхмәтуллинаның әти-әниләренә рәсми кисәтү юлланган. Анда мөслимәнең яңа кагыйдәләрне бозуы турында язылган. Техникум Югра дәүләт университеты ректорының 2024 елның 9 июлендә чыккан фәрманы белән кабул ителгән эчке тәртип кагыйдәләре төзәтмәләренә сылтана. Лянтор нефть техникумы исә университетның филиалы булып санала. Яңа тәртиптә дини кием, дини атрибутика, шул исәптән баш киеменнән йөрү тыела диелгән, дип яза медиа.

Шулай ук техникумнан җибәрелгән кисәтүдә 11 сентябрьдән башлап Лилия Рәхмәтуллинаның эчке тәртип кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле дәресләргә кертелмәячәге әйтелгән.

Хәзер Лилия башка уку йортына укырга керә һәм кире мәктәпкә дә кайта алмый, дип белдергән аның әтисе. Аның сүзләренә караганда, хәзер төбәктә барлык уку йортларына яулык киюне тыючы шундый күрсәтмәләр төшкән.

Адвокат Руслан Нәгыев фикеренчә, бу хәл турыдан-туры Русия Конституциясенә каршы килә. Соңрак ул Telegram каналда Лилия Рәхмәтуллинаның техникумда калмаячагын хәбәр итте. Хәзер студент кызны Татарстанга укырга күчерергә ниялиләр диде.

  • Яулык бәйләү мәсьәләсе Русиядә дә әледән әле күтәрелеп тора. Мәсәлән элегрәк Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә укытучыларга үз хокукларын мәхкәмәдә якларга туры килде.
  • 2022 елның көзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.
  • Былтыр август ахырында Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарган иде.
  • 2020 елда ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.
  • 2 июльдә Русия Думасы депутаты Владислав Даванков җәмәгать урыннарында һәм белем йортларында дини кием киюгә чикләүләр кертү турындагы федераль канун өлгесен тәкъдим итте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, бу "белем бирү дөньяви" булсын өчен кирәк. Шулай булганда, "дини инанулары нинди булуга карамастан, бөтен белем алучыларга тигез шартлар тудырыла, ә бу дини яки мәдәни билгеләр ягыннан дискриминацияне булдырмаска ярдәм итә, имин мохит тудырырга булыша" диелгән документта.
  • Әлеге канун өлгесенә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин һәм башка дин әһелләре каршы чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG