Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиазона: Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә бер мең ихтыяри үлгән


Украинага Башкортстаннан киткән хәрби белән республика башлыгы Радий Хәбиров
Украинага Башкортстаннан киткән хәрби белән республика башлыгы Радий Хәбиров

Русия күләмендә ихтыярилар үлеме саны белән Башкортстан шактый "алда" бара – кимендә 1016 үлем турында билгеле. Икенче урында барган Татарстаннан кимендә 596 ихтыяри үлеме ачыкланган.

Украинадагы сугышта һәлак булган Русия хәрбиләре исемлеген җыючы Медиазона проекты мәгълүматына күрә, Башкортстаннан сугышка ихтыяри булып (килешү төзеп) киткән кимендә 1016 кеше үлгән. Бу журналистлар ачык чыганаклардан табып, раслый алган сан гына, хакимият чын саннарны бәян итми, чынлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала.

Ихтыярилар үлемнәренә караганда, Башкортстан алдынгы урында бара. Бу күрсәткеч белән икенче урында торган Татарстанда мондый 596 очрак ачыкланган. Өченче урында 529 үлем белән Пермь өлкәсе бара.

Барлык хәрби үлемнәр санына караганда, Башкортстан Русия күләмендә беренче урында, Медиазона мондый 2827 очракны раслый алган. 2378 расланган үлем белән Татарстан дүртенче урында тора.

Азатлык үзе алып барган хисаптан күренгәнчә, тулаем алганда Башкортстаннан сугышка киткәннәрдән кимендә 3026 кеше һәлак булган. Татарстаннан кимендә 2740 үлем турында билгеле.

Узган атна Азатлык үз хисабына нигезләнеп, Башкортстаннан Украина сугышына китеп һәлак булган хәрбиләрнең саны 3 меңнән артканын хәбәр иткән иде.

"Медиазона" мөхәррире, Русия ягыннан үлгән хәрбиләр исемлеген җыю белән шөгыльләнгән Дмитрий Трещанин сүзләренчә, күзгә Башкортстаннан һәм Татарстаннан үлемнәрнең бик күп булуы ташлана, ул моны "иррациональ" һәм аңларга кыен булган нәрсә дип атый.

— Фаразлавымча, биредә административ басым нык кулланыла, кешеләрне "ихтыяри-мәҗбүри" җибәрәләр. Башкортстанның ерак районнарыннан, авыллардан кешеләр күп. Ләкин мин моны дәлилли алмыйм, бу вазгыятьне аңлау омтылышы гына.

Үлемнәр турында хәбәрләр агымын тикшергәндә, бу бик яхшы күренә: берсе артыннан берсе Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең некрологлары бара. Сугыш башында Дагыстаннан үлемнәр күп күзгә ташлана иде, хәзер исә гел татар-башкорт исемнәре, Маратлар да, Марсельләр. Нәрсә бу, аңламыйбыз, бу ике республикадан "канлы ясак" түләттерәләр, диярсең, — ди журналист.

  • Сугышта татар-башкорт ирләре күпләп кырылса да, Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре аларны әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
  • Башкортстан да калышмый. Республикада танышыңны Украинадагы сугышка җибәрергә кыстый алсаң 50 мең сум акча бирәләр. Хәзер республика үзендәге колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга да акча түләячәк.
  • Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG