Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан Украина сугышына китеп һәлак булган хәрбиләр саны 3 меңнән арткан


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Азатлык ачык чыганаклардан 3026 үлемне табып раслый алды. Татарстанда бу сан 2740ка җиткән.

Башкортстаннан Украина сугышына китеп һәлак булган хәрбиләр саны 3 меңнән артып китте. Азатлык радиосы журналистлары ачык чыганаклардан 3026 үлемне табып раслый алды. Татарстаннан сугышка китеп һәлак булучылар саны исә 2740ка җитте.

2022 елның 24 февраль иртәсендә Русия Украинага бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд" тота, ә Татарстан — икенче.

"Медиазона" мөхәррире, Русия ягыннан үлгән хәрбиләр исемлеген җыю белән шөгыльләнгән Дмитрий Трещанин сүзләренчә, хәзерге "тенденция" – үлемнәрнең Башкортстаннан һәм Татарстаннан бик күп булуы, ул моны "иррациональ" һәм аңларга кыен булган нәрсә дип атый.

— Фаразлавымча, биредә административ басым нык кулланыла, кешеләрне "ихтыяри-мәҗбүри" җибәрәләр. Башкортстанның ерак районнарыннан, авыллардан кешеләр күп. Ләкин мин моны дәлилли алмыйм, бу вазгыятьне аңлау омтылышы гына.

Үлемнәр турында хәбәрләр агымын тикшергәндә, бу бик яхшы күренә: берсе артыннан берсе Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең некрологлары бара. Сугыш башында Дагыстаннан үлемнәр күп күзгә ташлана иде, хәзер исә гел татар-башкорт исемнәре, Маратлар да, Марсельләр. Нәрсә бу, аңламыйбыз, бу ике республикадан "канлы ясак" түләттерәләр, диярсең, — ди журналист.

  • Сугышта татар-башкорт ирләре күпләп кырылса да, Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре аларны әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
  • Башкортстан да калышмый. Республикада танышыңны Украинадагы сугышка җибәрергә кыстый алсаң 50 мең сум акча бирәләр. Хәзер республика үзендәге колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга да акча түләячәк.
  • Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора.
  • Бу эштә татар-башкортның милли бәйрәме - сабантуйлары да читтә калмады. Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр. V һәм Z тамгалары да элеп куелган иде. Русия хәрбиләре аларны Украинадагы сугышта куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG