Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада Сөембикәгә багышланган конференция узды


Чарада шәһит китүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, "Туган тел" җырын башкардылар.

Конференция 15 октябрь көнне узды. Аны Әнкараның Хаҗи Бәйрәм Вәли университетында Евразия һәм төрки дөньяны тикшерү үзәге оештырды. Чара бер минутлык тынлык белән башланды, аннары татарларның "Туган тел" белән Төркиянең "Истикләл" гимнары башкарылды. Конференциядә Төркия белән Татарстан байраклары эленеп торды.

Конференциянең алып баручысы галимә Наҗия Йолдыз әйтүенчә, октябрь чоры татарлар өчен фаҗигале ай, бу вакытта бәйсез татар дәүләте — Казан ханлыгы яуланып алына, татарларның тарихы үзгәрә һәм бу фаҗига ханбикә Сөембикә язмышы белән бәйле дип аңлатты.

Конференциядә язучы, җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан катнашты. Ул чарада катнашучыларны Казан ханлыгы тарихы белән таныштырды. Аның төрле чорлары хакында тарихи фактлар белән бүлеште. Чыгышында ул Казан ханлыгының яулап алынуны татарлар гына түгел, ханлыкта яшәгән барлык халыклар да фаҗига буларак кабул итүен сөйләде. Казан ханлыгы Мәскәү кенәзлеге тарафыннан яуланып алынганнан соң көчләп чукындыру, урыслаштыру сәясәте алып барыла башлый диде. Сөембикә образы татарда фаҗигале риваятьләрдә күп искә алына дип сөйләде. Чыгышында ул Казанны басып алучыларның истәлегенә куелган һәйкәл, чиркәүнең төзелүе, ә Казанны яклап шәһит китүчеләргә истәлекле бер тамга да әлегәчә дә юк дип искә төшерде.

Конфренциядә әдәбият галимәсе Билгә Әрҗиласун Сөембикәгә багышланып Төркиядә басылган әдәби әсәрләр турында сөйләде. Төркиядә төрле елларда татар ханбикәсе турында өч роман нәшир ителгән. Галимә искәртүенчә, язучылар Ваһап Нәүрүзхан, Хайрани Ылгар, Хикмәт Тоган иҗат иткән өч романда да язучылар Сабан туе бәйрәме күренешен тасвирланган. Конференциядә язучы Хикмәт Тоган да катнашты, ул да ни өчен Сөембикә турында язарга алынуы турында аңлатты.

Шулай ук Гөлшаһ Йылмаз Сөембикәгә багышлап чыгарылган бәетләрне тикшереп фәнни эш язганын, шундагы ачышлары турында уртаклашты.

Конференциядә башлыча галимнәр, студентлар, Казан татарлары, кырым татарлары катнашкан.

  • Быел Казанда Хәтер көненә багышланган бер генә чарада да узмады. Сөембикә манарасына янына җыелган татар активистлары куып таратылды, аларга дога кылырга рөхсәт ителмәде. Соңгы тапкыр Хәтер көне 2021 елда узды.
  • Быел апрельлә Әнкараның Хаҗи Бәйрәм Вәли университетында Евразия һәм төрки дөньяны тикшерү үзәге Габдулла Тукайга багышланган фәнни конференция уздырды.
  • 2020 елда татар шагыйре Дәрдемәндне (Закир Рәмиев) багышланган җыен да узган иде.
  • Университет шулай ук һәр май аенда кырым татарларының сөрген фаҗигасен искә ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG