Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннур Әһлиуллинны тикшерү комитетыннан кич белән генә чыгарганнар


Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

Әһлиуллин хокук саклау оешмаларының элек активист булганнарның өйләренә килүләрен, аның белән элемтәдә булган кешеләрдән сорау алуларын әйтә.

Кичә, 15 октябрьдә, Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинны янә тикшерү комитетына сорау алуга алып киткәннәр. Моның сәбәпләре әйтелмәде.

Бүген, 16 октябрьдә, "Азатлык" татар яшьләре берлеге Зиннур Әһлиуллинның сөйләгәннәрен язып чыкты. Аның әйтүенчә, кичә полиция килеп, аны тикшерү комитетына алып киткән. Активистны кич белән генә чыгарганнар.

— Мин нәрсәдә гаепләнүемне тыңладым – бернинди дәлил дә юк, әмма аларга ул кирәкми дә. Кануннар эшләми. Соңгы елда гына минем өйдә 3 тапкыр тентү үткәрелде, һәм мин моңардан бик туйдым. Яшәргә ирек бирмиләр, — дип сөйләгән ул.

Шулай ук Әһлиуллин хокук саклау оешмаларының элек активист булганнарның өйләренә килүләрен, аның белән элемтәдә булган кешеләрдән сорау алуларын әйткән.

Зиннур Әһлиуллин чит илгә киткән кешеләргә кайтмаска киңәш иткән, илдә "көчле репрессияләр бара" дип белдергән. "Репрессияләр элек тә булган, ләкин мондый дәрәҗәдә түгел. Аларга бернинди дәлил дә, закон да кирәкми, Конституция дә үтәлми", дип сөйләгән милли хәрәкәт ветераны.

Әлегә Зиннур Әһлиуллинга мәхкәмәнең кайчан буласы билгеле түгел, әмма ул үзе моны БРИКС җыеныннан соң булачак дип фаразлый. Казанда бу чара 22-24 октябрьдә узачак.

Зиннур Әһлиуллинны сентябрь аенда тоткарлаганнар иде. Җирле медиаларда Әһлиуллинга быел сентябрьдә урыслар һәм татарлар арасында "милләтара дошманлык уяту" турында җинаять эше ачылуы әйтелде. Шул ук вакытта хатыны, милли хәрәкәт ветеранына "экстремизмны пропагандалаган өчен" җинаять эше ачылуын әйттеләр ди.

Азатлык Радиосына билгеле булганча, Әһлиуллинга Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган. Имеш ул "Яңарыш Татар халык партиясе" Telegram-каналында урысларны кимсетүче, милләтара дошманлык уятучы сүзләр әйткән.

Татарстан куәт оешмаларына якын "Татарская якудза" Telegram-каналы язганча, янәсе узган ел Әһлиуллин "Яӊарыш Татар Халык Партиясе" экстремист хәрәкәтенә кергән". Хәрәкәтне АКШта яшәүче җәмәгать эшлеклесе, активист Иршат Хәби җитәкли. Татарстан Югары мәхкәмәсе быел августта хәрәкәтне "экстремистик" дип таныган.

  • Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә.
  • 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла. Узган елны Азатлык Радиосы Әһлиуллин белән интервью эшләгән иде.
  • "Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналында аудиоязма калдырган өчен быел апрельдә 63 яшьлек пенсионер Рузилә Шәрәфетдинова Русиянең административ хокук бозу кодексының ике маддәсе нигезендә хөкем ителде: 20.3.2 маддәсенең 2нче бүлеге (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыру) нигезендә 70 мең сумга һәм 20.3.1 маддә (милләтара низаг чыгару) нигезендә 10 мең сум штрафка тартылды. Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм Русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG