2025 елга исәпләнгән Башкортстан бюджетында дәүләт үзенә каралган чыгымнарны ике тапкырга арттырган. Шул ук вакыттта социаль, торак-коммуналь хуҗалыгы, экология, массалы спорт кебек тармакларга акчаны киметкән. Укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм башка бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы, Башкортстанның уртача хезмәт хакыннан, 20 процентка азрак булып кала. Азатлык 2025 елга исәпләнгән бюджетны барлады һәм сезгә Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов фикерен тәкъдим итә.
Хакимият: "Киеренке, ләкин баланслы бюджет"
Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев 2025 елгы бюджетны "киеренке, ләкин баланслы һәм социаль юнәлешле" дип бәяләде. Киләсе елда бюджет керемнәре — 324 млрд сум, чыгымнары — 328 миллиард сум күләмендә фаразлана. Дефицит — 4 млрд сум, бу чыгымнарның 1,2% тәшкил итә.
Толкачев "республика икътисады тотрыклы үсеш күрсәтә, кайбер тармакларда үсеш илнең уртача күрсәткечтән дә югары тора" дип белдерде. Шул ук вакытта ул Мәскәүдән бирелүче сумма әлегә төгәл билгеләнмәгән дип тә өстәде.
Башкортстан хакимияте хәрби җитештерүгә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелешенә өмет баглауларын белдерде. Шул ук вакытта ипотека базары төшкән мәлдә торак һәм төзелеш тармагына "сак" каравын әйтте.
Акчалар кайда арткан һәм кайда кимегән?
2024 елда Башкортстан бюджетының кереме 309,5 млрд сум булыр дип көтелә. Бу сумманың 233 млрды, ягъни дүрттән өче республикада җыелган салымнар һәм төрле түләүләр тәшкил итә. Бюджет керемнең чирек өлеше исә Мәскәү ярдәменнән тора. Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятенә чыгымнарны каплар өчен әле тагын 18 млрд сум кирәк булачак.
Финанс министрлыгы китергән саннардан күренгәнчә, 2025 елда Мәскәү ярдәме кимергә мөмкин. Башкортстан бюджеты кеременең кимендә биштән бер өлеше федераль бюджет дотацияләреннән торачак. Шул ук вакытта республика үзендә калучы салымнарны арттырырга җыена. Беренче чиратта физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) 76,5 млрд сум (6,5 млрдка үсә) күләмендә җыеп алырга телиләр. Моның сәбәбе хезмәт хакы артуы белән бәйле. Икенче яктан оешмаларның табыш салымы 6,5 млрд сумга үсәр һәм 89,5 млрдка җитәр дип өметләнәләр. Гәрчә, соңгы вакытта табыш салымы кимеде.
Башкортстан бюджеты чыгымнары
Тармаклар |
2024, сум |
2025, сум |
+/- |
Гомумдәүләт |
13,2 млрд |
22,2 млрд |
68,6 % |
Саклану |
194,3 млн |
195,9 млн |
0,8 % |
Торак-коммуналь хуҗалыгы |
22,4 млрд |
11 млрд |
-50,7 % |
Экология |
537,7 млн |
349,3 млн |
-30 % |
Мәгариф |
89,4 млрд |
90,7 млрд |
1,4 % |
Кино, мәдәният |
9,5 млрд |
11,2 млрд |
17,6 % |
Сәламәтлек саклау |
31,3 млрд |
35,6 млрд |
13,8 % |
Социаль сәясәт |
75,1 млрд |
68,8 млрд |
-8,4 % |
Физик культура |
8,2 млрд |
4,2 млрд |
-48,4 % |
Дәүләт бурычын тәэмин итү |
2,1 млрд |
3,7 млрд |
70,8 % |
Җәмгысе |
327,5 млрд |
327,6 млрд |
0,03 % |
Чыганак: Башкортстан финанс министрлыгы
2025 елда Башкортстан бюджетының чыгымнары 2024 елдан әллә ни үзгәрми — 327,6 млрд сум күләмендә кала. Шул ук вакытта кайбер тармакларга финансларның нык кимүен күрергә була. Мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалыгына акчалар ике тапкырга киселгән, экологиягә — 30%-ка, социаль сәясәткә — 8,4%-ка, физик культурага — ике тапкырга.
Бюджетның гомум чыгымнары быелгы күләмдә калгач, кайсы тармакларга акча күбрәк бирелгән? Беренче чиратта "гомумдәүләт мәсьәләләре" дигән өлкәдә чыгымнарның 68,6%ка артуын күзәтергә була: 13,2 млрдтан 22,2 млрд сумга кадәр. Бу тармакка каралган акчалар дәүләт аппаратын, аерым алганда, хөкүмәтне, башлыкны, парламентны һәм башка дәүләт оешмаларын тотар өчен китәчәк. "Гомумдәүләт" юнәлешендә резерв фондка 4,7 млрд сум бүлеп бирү каралган. Соңгы ике елда фонд өчен чыгымнар бөтенләй каралмаган булган.
Бу шартларда мәгариф тармагына чыгымнарның бары 1,4%-ка гына артуын әйтергә кирәк. Кино һәм мәдәният тармагына акчалар — 17,6%-ка, сәламәтлек саклау тармагына — 13,8%-ка үскән. Соңгы елларда Башкортстанның дәүләт бурычы артты. Шунлыктан бурычны кайтару чыгымнары да 70%ка үсүен күрергә була.
Башкортстан бюджеты керемнәре
|
2024, сум |
2025, сум |
+/- |
Салым һәм салым булмаган керемнәр |
233,2 млрд |
254,8 млрд |
9,2 % |
Мәскәү ярдәме |
76,3 млрд |
68,8 млрд |
-9,7 % |
Җәмгысе |
309,5 млрд |
323,6 млрд |
4,5 % |
Чыганак: Башкортстан финанс министрлыгы
Рөстәм Шаяхмәтов аңлатмасы: Бу акылсыз бюджет сәясәте
Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов "Открытая политика" каналында Башкортстанның бюджет сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты.
Кызганыч, безнең бюджетта укытучыларга, табибларга зур экономия ясалган
"Кызганыч, безнең бюджетта укытучыларга, табибларга зур экономия ясалган", ди ул. Сүз зур катлам турында бара, чөнки бүген бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең саны халыкның чирек өлешен тәшкил итә. Урта медицина хезмәткәрләре — шәфкать туташы, фельдшерларның уртача хезмәт хакы 49 мең сумны тәшкил итә. Ә менә Башкортстанда уртача хезмәт хакы — 66 мең сум. Димәк, аларның уртача хезмәт хакы өчтән бергә азрак булып чыга. Хезмәт хакының инфляциягә караганда акрынрак артуын исәпкә алганда, хәзер бюджет хезмәткәрләренең кереме уртача күрсәткечләрдән 20 процентка кимрәк.
— Бөрҗән районындагы укытучы 30 мең сум хезмәт хакы алган вакытта, күпмедер вакыттан соң бу җирлектә укытучылар булмаячагын алдан белеп торырга була. Йөк ташучы, курьер булып ике-өч тапкырга күбрәк акча эшләргә мөмкин. Акылсыз бюджет сәясәте бу республика үсешендә яңа проблемнар китереп чыгара. Укытучыларның түбән хезмәт хакы — ул мәгариф һәм балаларның көндәшлеккә сәләте начаррак дигән сүз. Шул сәбәпле, күп кенә ата-аналар республикадан читкә күчеп утыра. Күпләр авыл җирлегендә яшәргә теләми, чөнки баланы 30-40 чакрым ераклыкта урнашкан мәктәпкә алып барып йөртергә кирәк, — ди Рөстәм Шаяхмәтов.
Дәүләт үзенә чыгымнарны арттыра, аналар һәм балаларга, экологиягә — киметә
Дәүләт үзенә чыгымнарны арттыра, аналар һәм балаларга, экологиягә — киметә, ди икътисадчы. Аныңча, дәүләт аппараты үзенә ике тапкырга диярлек финансларны арттырды, ләкин "ана һәм баланы саклауга чыгымнарны кисә". Шул ук вакытта ул дәүләтнең гаиләләрдән бала табарга кушуын искә ала.
Иң нык арткан чыгымнарның берсе — дәүләт бурычын түләү. Бу — 3,7 млрд сум. "Әлеге акчага 3 мең урынга исәпләнгән мәктәп төзеп булыр иде", дип өсти ул. Шаяхмәтов сүзләренчә, соңгы елларда бюджет акчалары тиешенчә тотылмаган. Әйтик, ул Көрәш сарае (7 млрд сум), Уфада абхаз колоннасының күчермәсе (200 млн сум) төзелешләре, хәзер Музыка йорты салырга җыенуларын искә ала.
— Бу укытучылар, табиб, шәфкать туташы кесәсеннән алып төзү булачак. Без акчаларны йә бюджет хезмәткәрләре өчен, йә пафослы проектларга тотачакбыз. Бу проектларны әле тәэмин итеп торырга кирәк булачак, — ди ул.
Башкортстан өчен зур проблемга әверелгән мәсьәлә — экология. Куштау һәм Баймак вакыйгалары нәкъ шуның нигезендә барлыкка килде. Бу юнәлешкә дә чыгымнар нык кими ди икътисадчы. 2023 елда әлеге максатка 3 млрд сум каралса, быел 300 млн сум гына бүленгән. "Бу халыкның яшәү шартларын начарайту һәм кешенең гомер озынлыгын киметүгә китерә", ди ул.
— Зур бизнес структураларның аппетитын чикләр өчен акча бүлергә һәм дәүләт оешмаларын тиешенчә эшләттерергә кирәк. Бу Салаваттагы нефть химия заводы, Стәрлетамактагы химия оешмаларына кагыла. Экология министрлыгы сүзләренчә, Агыйдел елгасының пычрануы 90%-ка БСК (Башкорт сода ширкәте) заводына бәйле, — ди ул.
Әлеге проблемнар Башкортстанның сәяси җитәкчелегенә бәйле ди икътисадчы.
Башкортстан бюджеты Мәскәүгә бәйле булып кала
Башкортстан бюджеты Мәскәүгә бәйле булып кала, дип саный икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов. Башкортстан хакимияте салымнарны күбрәк җыеп алачакбыз дип белдерсә дә, чынлыкта керемнәр көтелгәннән азрак туплана.
Әйтик, быел салым һәм салым булмаган керемнәр узган елдан азрак җыелган, гәрчә бюджетта 20-30% үсеш каралган булган. "Нәтиҗәдә республикадагы тормышның күп кенә өлешен көйли торган бюджет документына ышаныч юкка чыга", ди ул. Мисал өчен, республикада табыш салымы 20 процентка төшкән. Бу төр салымны 80 млрд сум күләмендә җыярга теләгән булсалар, быел иң күбе 50 млрд җыя алачаклар, дип өсти ул.
— Әгәр бу акчалар (30 млрд сум) килмәсә, чыгымнарны каплап булмаячак. Безгә федераль бюджет нык ярдәм итә. Ул бюджетның 30-35 процентын алып тора. Безнең (Мәскәүгә) булган бәйлелек алга таба нәрсә эшләргә, дип фикер йөртү мөмкинлеген бетерә.
2025 елда Татарстанда да бюджетны үтәү кыенлаша ди рәсмиләр. Татарстанның 2025 елга бюджетын беренче укылышта 13,5 млрд сум дефицит белән хупладылар. Киләсе елда нефтьчеләр салымы, 2023 елга караганда, 30 процентка кимер дип көтелә. Салым реформасы да керемнәрне киметә. Төп сәбәбе — Мәскәү сәясәтендә, рәсмиләр телендә әйтсәк, федераль кануннарның үзгәрүендә. Шул ук вакытта чыгымнар сугышка йөз тотарга охшый.
Русиянең 2025 елгы бюджетына сугыш өчен моңарчы күрелмәгән чыгымнар – 13,5 триллион сум билгеләнде. Бу быел тотылган акчалардан 35 процентка күбрәк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум