Ноябрьнең соңгы көннәрендә Русия валюта базарында яңа рекордлар куелды: доллар 115 сумга кадәр диярлек күтәрелде, евро 120 сумнан сатылды. Бер еллап элек — 2023 елның августында да шулайрак булган иде һәм ул чакта бу Кремльдә чамадан тыш борчу уятты.
Хәер, хәзерге вакытта ил өчен юань курсы ныграк әһәмиятле. "Дус булмаган" илләрнең акчалары кебек үк, кытай акчасы да 2022 елның мартыннан бирле моңарчы булмаганча кыйбатланды. 27 ноябрьдә юань 15 сумнан да кыйбатрак иде. Ә бу инде бөтен русияләргә, шул исәптән чит ил акчалары белән бөтенләй кызыксынмаган һәм рубльдә булсынмы, чит ил акчасында булсынмы — җыелган акчасы булмаган кешеләргә дә йогынты ясый. Чөнки Русиягә чит илләрдән кайтартыла торган тауарларының күбесе — нәкъ менә Кытайдан, димәк бу тауарларның бәясе дә юань курсы нинди булуыннан торачак.
Көз башыннан бирле юань якынча 25 процентка кыйбатланды һәм 12 сумнан 15 сумга диярлек җитте.
Мондый вазгыятьтә инфляцияне тотып тору мөмкин түгел. Бәяләр артуын дәвам итә һәм "үзебезнең ил җитештерүчеләре" дип йөртелүчеләр бу бәяләрнең артуына һичшиксез өлешен кертәчәк. Чөнки аларның күбесе чит илдән кайтартылган чималлар һәм кирәк-яраклар куллана, чит ил җиһазлары белән эшли, ә бу җиһазларны төзәтү һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен чит ил акчасы белән түләргә туры килә. Шуңа күрә декабрь аенда русияләрне Раштуа ташламалары урынына чираттагы финанс кризисы, бәяләр артуы яки чит илдән кайтарылган тауарлар кытлыгы кебек "бүләкләр" көтә. Шул ук вакытта соңгы вакыттагы иң еш бирелә торган "рубль кайчан арзанаюыннан туктаячак" дигән сорауга җавап бирү мөмкин түгел, чөнки ул үзеннән-үзе туктамаячак.
Рубльнең арзанаюы Русиядә нәрсәгә китерергә мөмкин, Азатлык Радиосы бу хакта белгечләр фикерен тәкъдим итә.
Максим Блант: "Хакимият рубльне тотрыклы итү өчен бөтен ядрәләрен әле 2023 елда ук атып бетерделәр"
Икътисад күзәтүчесе Максим Блант хәзерге вакытта рубль бөтен чит ил акчаларына, шул исәптән кытай юаненә карата да арзанайды, ди.
"Көз буе рубль юаньга карата дүрттән бергә арзанаюын гына алсак та, чит илдән кертелгән тауарларга, ә алар артыннан илдә җитештерелгән тауарларга да бәяләр ни кадәр артачагын чамалавы авыр түгел. Чөнки Русиянең күпчелек җитештерүчеләре чит илдән кайтартылган җиһазларда эшли һәм чит илдә җитештерелгән кирәк-яраклар, чимал куллана. Бу көнкүреш техникасы гына түгел, бик күп тармакларда шулай, – дип аңлата ул. – Көнкүреш техникасы җитештерүчеләр берничә көн элек кенә бәяләрнең 10 процентка артачагы турында кисәтте. Бу әле башы гына. Азык-төлек җитештерүчеләр дә йогуртлар өчен ачыткылар һәм башкалар дисеңме – чит илдән кайтартылган компонентларны актив куллана. Шуңа күрә Яңа елга рәсми тугыз процент инфляция – тормышка ашмаган матур төш булып тоелачак.
Максим Блант сүзләренчә, инфляция тизләнүенең төп сәбәбе – Украинадагы сугыш.
"Рубльләр күп, чит ил акчасы аз. Һәм валюта үсә икән – ул җитми, ул әз, аны ни корал җитештерүдә кулланылучы кирәк-яраклар сатып алуга, ни халык куллана торган тауарлар алуга җиткереп булмый. Ә илдәге сивил җитештерү Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина әйтә торган чикләүләр белән кысыла: бу – эшче көчләрнең җитмәве, инфраструктура булмавы, җиһазлар сатып ала алмау, көндәшлеккә сәләтле була алмау... Икенче яктан караганда, кредитларга шундый зур акча түләргә мәҗбүрләр, нәтиҗәдә киләчәктә эшли алу-алмау мәсьәләсе килеп туа. Шуңа күрә илдәге җитештерүче килеп базарны туендырыр дип өмет итү мөмкин түгел", ди белгеч.
Аның фикеренчә, бу вазгыятьтә импорт кына коткара алыр иде, әмма баллистик ракет очыртканнан соң, "Русияне дөнья финанс базарыннан аерып торучы дивардагы соңгы ачык калган капка – "Газпромбанк" та Америка чикләүләренә эләкте.
Икътисад күзәтүчесе Максим Блант алга таба домино принцибы булачак, дип саный : чөнки Европа Русия газы өчен канунлы итеп түли алмаячак, Украина аша газ кудыруны дәвам итү мәсьәләсе калкачак – озак вакытка төзелгән килешүнең вакыты 2024 елның 31 декабрендә чыга.
"Хакимиятләргә нәрсәдер эшләү авыр, чөнки рубльне тотрыклыландыру өчен булган бөтен ядрәләрен әле 2023 елда ук атып бетерделәр", – ди Максим Блант. – Ә хәзер процент ставкасы да шундый дәрәҗәдә ки – аны алга таба да күтәрүнең бернинди мәгънәсе юк. Экспортерлар өчен ниндидер чикләүләрне кире кайтаруның файдасы булмаячак, алар инде болай да канунсыз яки, ярым легаль схемалар эзләргә кирәк булган шартларда эшли. Финанс министры Антон Силуанов экспортерлар курсның югары булуыннан ота гына, дигән иде. Әлбәттә, бюджет ота, монда Силуанов белән килешмәү авыр".
Денис Касянчук: "Бөтен нәрсәгә бәя артачак"
Теоретик яктан караганда рубльның чит ил акчасына карата арзанаюы Русия бюджетына файдага гына булачагын The Bell икътисади мөхәррире Денис Касянчук да раслый.
"Русия үзенең бөтен акчасын да диярлек табигый чыганаклары экспортыннан ала, нефть һәм газны долларларга сата: доллар ни кадәр кыйммәтрәк икән, рубльдә шул кадәр күбрәк акча килә, Русия бюджетына күбрәк салым түләнә, – дип аңлата ул. – Кыска вакытлы чор эчендә бу шулай эшли, әмма рубльнең зәгыйфьлеге инфляциядә барыбер чагылыш табачак. Һәм бу Русия кешеләре өчен кулланышны кыйбатлырак итәчәк. Ни кадәр кимрәк кулланасыз, икътисад та шул кадәр акрынрак үсә. Әгәр инфляция югарырак булачак икән, Үзәк банкка төп процентны арттыру юлы белән акча-кредит сәясәтен кырыслатырга туры киләчәк. Төп процент югары булу – начар әйбер, чөнки ширкәтләр өчен кредит алу кыйммәтләнгәннән кыйммәтләнә һәм без бизнес ягыннан зарлануларны күрдек тә инде: проектларның чыгымнарын керемнәр капламый, кредит алу кыйммәткә чыга, диләр. Бәяләр бөтен әйбергә дә артачак".
Сергей Алексашенко: "Күпчелек русияләр доллар курсына карамый"
Икътисадчы Сергей Алексашенко рубльнең долларга карата арзанаюын русияләр сизмәячәк, чөнки инфляция болай да югары ди.
"Рубльнең 10 процентка төшүе алты ай эчендә инфляциягә бер яки бер ярым процент өстәләчәген аңлата. Инфляциянең хәзерге темплары белән русияләр рубльнең арзанаюын сизми, чөнки инфляция болай да югары. Тауарларның бәясе 10 яки 11 процентка үсәчәк. Күп итеп җыеп куелган акчалары булмаган русияләрнең күпчелеге доллар курсына бөтенләй карамый, алар кибеттәге бәяләр, сугыш һәм доллар курсы арасындагы бәйләнешне күрми. Шуңа күрә аларга барыбер. Бу кешеләргә азык-төлек тауарларыың дүрттән бере – чит илдән кертелүен, азык-төлек булмаган тауарларның шулай ук 40 проценты – импорт булуын аңлату мөмкин түгел.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум