Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доллар юкка чыкмаячак, бәяләр үсәчәк. Русиядә яңа чикләүләр тәэсире нинди булыр?


Мәскәү биржасына каршы кертелгән чикләүләр Русиядә доллар һәм евро бәясенә ничек тәэсир итәчәк? Икътисадчылар һәм сәясәт белгечләре фикерләрен тәкъдим итәбез.

Узган атна АКШ белән Британия Русиягә каршы яңа чикләүләр кертте. Санкцияләр Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы өчен кертелде. Бу юлы чикләүләр Русиянең иң эре булган Мәскәү биржасы һәм Дәүләт клиринг үзәгенә кагыла. Мәскәү биржасында кыйммәтле кәгазьләр белән сатыш барса, бу кыйммәтле кәгазьләр турында мәгълүмат клиринг үзәгендә саклана.

Чикләүләр аркасында Мәскәү биржасы доллар һәм еврода алып-сатуны туктатты. Русия Үзәк банкы, биржа проблемнарына карамастан, Русия ватандашлары банклар аша долларны ала һәм сата алачак, хисап эше хәзер кытай юане аша алып барылачак дип белдерде. Ләкин кайбер банкларда доллар бәясе нык артты, чикләүләрдән соң кайбер урыннарда аның бәясе хәтта 200 сумга кадәр җитте.

Русия сумын хәзер ни көтә? Үзәк банк нинди адымнар башкарачак һәм бу Русия икътисады, гади халык акчасында нинди чагылыш табачак. Бу сорауларга белгечләр җавап бирә.

"Бу чикләүләр Русияне Иран кебек илләр дәрәҗәсенә төшерә"

Сәясәт белгече Руслан Айсин долларга зур кытлык булган очракта, СССРдагы "кара базар" барлыкка килергә мөмкин дип саный.

— Минемчә, Русиядә элекке сәяси системны өлешчә кайтару булачак. Ике базар барлыкка килергә мөмкин: долларның рәсми курсы белән эш итүче базар һәм "кара базар". Бу систем хәзер Иран кебек илләрдә эшләп килә. Мин анда булганда, миңа доллар алыштырырга кирәк иде, мин банкка бардым. Банк хезмәткәре миңа үзе "бездә курс бик начар, сез әнә тегендә барыгыз, анда күпкә яхшырак курс" дип әйтте.

Доллар һәм евро Русиядә барыбер калачак, кулланышта булачак. Бары тик гади кешеләр өчен алар белән эш итү катлауланырга мөмкин. Бәяләр дә үсәргә мөмкин, аеруча импорт белән кергән тауарларга, — ди ул.

Иң начар сценарий очрагында илдә доллар-евро контроле барлыкка килергә мөмкин, ул очракта билгеле күләмнән күбрәк акчасы булган кешеләргә моның хакта хәбәр итү кебек чаралар кертелергә мөмкин, ләкин моның ихтималы югары түгел, дип саный сәясәт белгече.

— Бу чикләүләр Русияне Иран кебек илләр дәрәҗәсенә төшерә. Шул ук вакытта, Русия Кытай канаты астына эләгә. Хәзер күпчелек алу-сату юань аша башкарылачак. Ә юань үзе ирекле валюта түгел, аны Кытайның Үзәк банкы контроль итә. Шуңа хәлне күзәтеп барырга кирәк булачак, монда Ираннан да начаррак булырга мөмкин.

Иран хәзерге вазгыятьтә инде 40 ел эш итә. Аларның хәтта мондый кризислы мәсьәләләрне хәл итүче махсус институцияләре бар. Ә Русия өчен бу катлаулырак мәсьәлә, чөнки аңа карата санкцияләр яңа кертелә, — дип саный Айсин.

Русиянең Үзәк банкы үз ягыннан шактый нәтиҗәле эш итә, шуңа күрә чикләүләр әлегә үз нәтиҗәсен көтелгәнчә бирми, ди ул.

— Монда берничә сәбәп бар. Беренчедән, Үзәк банкы, аның рәисе Эльвира Нәбиуллина бик профессиональ эшли. Икенчедән, Русия икътисады шактый архаик, инновацион түгел, шуңа күрә ул дөнья икътисады системына ныклап кермәгән.

Моннан тыш Русиянең эчке ресурслары күп булуын да истә тотарга кирәк. Русия нефть-газны сатуын дәвам итә, моннан шактый зур табыш ала. Һәм инде Русия санкцияләр системында "тишекләр" таба, кирәкле әйберләрне өченче илләр аша кертә. Бу санкцияләргә каршы торырга мөмкинлек бирә, — дип сөйләде Азатлыкка Руслан Айсин.

Долларны алу-сату дәвам итәчәк, ләкин ул уңайлы булмаячак

Европа сәясәте анализы үзәге белгече Александр Коляндр сүзләренчә, гади русияләргә теләсә нинди вакыйгалар вакытында доллар сатып алу хас.

— Акча алмаштыру урыннарына йөгереп, шунда ук доллар сатып алу – бу гади русияленең стандарт реакциясе. Дөньяда берәр нәрсә булса, йөгер һәм доллар сатып ал. Монда исә аңлашылмаган чикләүләр, кемдер акча эшләргә тели.

Биржада долларда сатуны тыю ниндидер катастрофик нәтиҗәләргә китерәчәк дип уйламыйм. Бу чикләүләр долларны тулысынча конвертациясе мөмкин булмаган акча берәмлегенә әйләндерми. Доллар Русия җирлегендә тыелмый, — дип саный белгеч.

Хәзер долларга сату биржадан тыш режимда узачак, ди Коляндо.

— Әйе, бу катлаулырак булачак, чөнки хәзер сатып алучы биржадан сатып ала алмаячак. Хәзер ул сатучыны үзе эзләп табарга тиеш. Ләкин ахыр чиктә, алар бер-берсен таба. Акча базары бик күп илдә шулай эшли.

Доллардан арыну барлыкка киләчәкме? Әйе, әлбәттә, киләчәк. Мәскәү биржасында евро һәм доллар белән алу-сату инде болай да барлык валюта сәүдәсенең яртысыннан азрагын тәшкил итте. Хәзер Кытай белән тауар алмашы арта бара, юаньга бәйлелек арта. Доллар һәм еврога бәйле булган куркынычларны берсенең дә үзенә аласы килми, — ди ул.

Шул ук вакытта, долларны элеккечә сатып алып булачак, һәм Русиядә барлык тауар Кытайдан булмаячак.

— Минемчә, монда төп проблем шул булачак: Кытайда сатып алу, мисал өчен, Германия белән чагыштырганда, уңайлырак булачак, чөнки базарда юаньнәр күбрәк булачак. Юаньгә бәйлелек әле шул ягы белән начар, юаньнең долларга курсын дөнья базары түгел, ә Кытайның коммунистик фиркасе билгели. Юань курсы ирекле түгел, — дип саный Александр Коляндр.

Тауарларга бәяләр артырга мөмкин

Русиядә сәүдә башкаручыларның чыгымнары артачак, импортерларга эчке базарда доллар табу кыен булачак, дип саный Берлиндагы Русия һәм Евразияне өйрәнүче Карнеги үзәге фәнни хезмәткәре Александра Прокопенко.

— Русия банк системының зур өлеше болай да чикләүләр астында, импортелар теләсә нинди банкта акча берәмлеген сатып ала алмаячак, чөнки бу чикләүгә эләгүче белән эш итү булачак, — дип аңлата белгеч.

Икътисади күзәтүче Ян Мелкумов фаразына күрә, импорт тауарлар кыйбатланачак.

— Тауарны берәмләп сатучылар тауарга бәяне бераз күтәрәчәк, бу аларга "кара көнгә" резерв тотарга мөмкинлек бирәчәк. Ләкин, тәҗрибә күрсәткәнчә, бәяләр үссә, алар элекке күрсәткечләргә бик сирәк кайта, — ди ул.

"Деньги и песец" Телеграм каналында үз фикерен чыгарган икътисадчылар Дмитрий Прокофьев һәм Никита Демидов та шул ук фикердә. Алар яңа чикләүләр импорт чыгымнарын арттырачак һәм, моннан тыш, экспорттан керемнәрне дә киметәчәк дип саный.

— Моңа охшаш хәл СССРда булган, анда импортлы азык-төзлек сатып алу бәясеннән 20 тапкыр күбрәк сатылган. Импортлы тукымалар бәясе исә 15 тапкыр күбрәк сатылган. Мондый зур табыш хисабына экспорт башкаручылар долларга карата Русия сумының ясалма рәвештә күтәрелгән курсын компенсацияли алачак, — дип яза белгечләр.

"Валютаны сатып алу өчен уңайлы вакыт түгел"

Халык чит ил акча берәмлеген паникада сатып алу нәтиҗәсендә евро һәм доллар курсының вакытлыча көчәюен көтеп була, ди "БКС — Форекс" аналитигы Анатолий Трифонов.

— Безнең фаразыбызча, доллар бәясе 95,5 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин, ләкин долларга ихтыяҗ кимү белән якын арада зур булмаган коррекция дә булырга мөмкин, — ди ул.

Долларны сату юнәлешендә зур активлык та көтелми, ди белгеч. Моны ул югары банк спреды (сатып алу һәм сату бәясе арасында аерма) белән аңлата. Шул ук вакытта, банкларда югары курска карамастан, халык күпләп чит ил акчасын сатып алырга мөмкин.

— Безнең фикеребезчә, хәзер валютаны сатып алу өчен уңайлы вакыт түгел. Базарга бер-ике атна дәвамында тынычлану өчен вакыт бирү мантыйклырак булыр. Банкларның мөштәриләр өчен ярышы спредның күпмедер кимүенә китерәчәк, моннан тыш валютага ихтыяҗ да төшәчәк.

Инвестицияләр күзлегеннән караганда, күпертелгән спред аркасында евро һәм доллар үзенә җәлеп иткән валюта булудан, мөгаен, озак вакытка туктаячак, — дип саный аналитик.

Русиядә хакимият халыкны "бар да яхшы" дип тынычландырса, бу начар билге

Сәясәт белгече Борис Пастухов сүзләренчә, бу чикләүләр турында инде 2 еллап сөйләшкәннәр һәм аларга әзерләнгәннәр.

— Русия икътисадында доллар роле нык кимегән, хәзер ниндидер зур үзгәрешләр көтелми. Монда сүз бары тик гади кешеләрнең реакциясе турында гына була ала, кемдер куркып, акча алмаштыру урыннарына йөгерә ала.

Шуңа күрә Русия хөкүмәте бу хакта никадәр әзрәк сөйли, никадәр моңа тынычрак карый, мөгаен, дәүләткә бу проблем белән эш итү шулкадәр җиңелрәктер. Әгәр дә бөтен җирдән алар "берни булмаган, барысы да яхшы" дисә, моны кешеләр хакимият аларны тынычландыра дип кабул итәчәк. Русиядә хакимият халыкны "бар да яхшы" дип тынычландырса, бу — начар билге. Бу хакта чикләүләр белән кызыксынмаган кешеләр дә белә, — ди белгеч.

Кытай белән якынаю тулы көченә бара һәм ул дәвам итәчәк, ди Пастухов. Шул ук вакытта, ул бу чикләүләрне кертүчеләрнең мантыйгын аңларга тырыша.

— Мин караган статистикага күрә, сугыш башлану вакытында Русиядән юаньдә экспорт гомум экспортның 0,5 процентын гына тәшкил иткән. Хәзер, бу яңа чикләүләргә кадәр, бу күрсәткеч 40,5 процент тәшкил итте. Кытай белән якынаю алга таба да дәвам итәчәк.

Мине күбрәк бу чикләүләр керткән кешеләрнең идеологиясе кызыксындыра, алар нәрсәгә ирешергә телиләр. Бу — сәяси мәсьәлә. Бу чикләүләрне алар ике ел элек кертә алганнар иде, барлык чикләүләрне бер вакытта кертсәләр, ул очракта без [Русия икътисадының] реаль ишелүен күрер идек. Ләкин хәзер без Көнбатышның Русияне Кытайга таба этүен күрәбез. Бәлки, алар Русия икътисадында әкерен киеренкелек булдырып, аның нәтиҗәлелеген киметергә телиләрдер.

Икенче яктан, АКШ күп тапкыр шуны белдереп килде: аларны Русияне тулысынча Кытайга юнәлдерү сценарие бик борчый, чөнки бу очракта Русия тулысынча Кытай сателлитына әйләнәчәк. Бу очракта сүз Русияне көчсезләндерү турында түгел, Кытайны көчәйтү турында бара, — ди сәясәт белгече.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG