Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда үтерелгән журналистларны искә алдылар


Үтерелгән журналистлар фотолары
Үтерелгән журналистлар фотолары

“Әгәр 90нчы елларда аларны криминал юк итсә, хәзер — дәүләт структуралар”, диде сәясәтче Руслан Зиннәтуллин.

15 декабрьдә Казанның хәзерге "Татмедиа" бинасы каршында үтерелгән журналистларны искә алдылар. Әлеге чараны "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге оештырды.

Активистлар Икенче дөнья сугышында катнашкан Татарстан журналистлары һәм полиграфчылары хөрмәтенә куелган истәлек ташы янына җыелды. Алар соңгы елларда Русиядә һәлак булган журналистлар — Ирина Славина, Лариса Юдина, Юрий Щекочихин, Анна Политковская, Анастасия Бабурова, Орхан Джемаль, Михаил Бекетов һәм башкаларның фотоларын китергән иде. Активистлар аларга чәчәкләр куйды.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин сүзләренчә, бүген дәүләт мәгълүмат кырын контрольдә тотарга тырыша. Ул чит ил басмаларында эшләгән журналистлар "ят агент" итеп танылуын, блогерлар һәм активистлар үз фикерләре өчен җинаять эшләре белән очрашуын әйтте.

"Әгәр 90нчы елларда аларны криминал юк итсә, хәзер — дәүләт структуралар", диде ул.

"Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" оешмасы чыгарган хисапка күрә, 2024 елда һөнәри эшчәнлекләрен тормышка ашырганда дөньяда кимендә 54 журналист үтерелгән. Дөньяда хәзерге вакытта кимендә 550 журналист тоткынлыкта кала, бу исә 2023 ел белән чагыштырганда шактый күбрәк.

"Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" Русиядә тоткынлыкта утыручы һәм эзәрлекләнүче журналистларның нык артуын искәртә. 2024 елда аларның саны сигез кешегә арткан.

Дүртесен — Антонина Фаворская, Сергей Карелин, Константин Габов һәм Артем Кригерны оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның мәхкәмә утырышларын яктырткан өчен кулга алганнар, диелә хисапта.

Израилдә кулга алынган журналистларның саны 17 кешегә арткан, бу ил аларның саны ягыннан өченче урында тора. Беренче урында — Кытай, дүртенчедә — Беларус.

Хисапта 2024 елда тоткынлыктан азат ителгән журналистлар турында да телгә алына. Алар арасында тоткыннар белән алмаш вакытында иреккә чыккан Алсу Кормашева һәм Эван Гершкович та бар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG