Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "Бердәм Русия" депутатын тикшерү изоляторына җибәргәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны 10 миллион сумга Украинадагы сугышка бару контракты сатуда шикләнәләр.

Кичә, 16 декабрьдә Башкортстанда "Бердәм Русия" депутаты, Украинадагы сугышта катнашкан Алексей Локотченконы кулга алганнар. Бүген, 17 декабрьдә исә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аеруча зур күләмдәге ришвәтчелектә арадашчылык итү турындагы эш нигезендә аны 30 гыйнварга кадәр тикшерү изоляторына җибәргән. Бу хакта "РБК" хәбәр итә.

Тикшерү фаразынча, Локотченко канунсыз банк эшчәнлеге турындагы җинаять эшендә гаепләнүче хатын-кызга җинаять эзәрлекләвен туктатырга булышырга тәкъдим иткән. Моның өчен 10,2 млн сум сораган. Икесе арасында килешүләренчә, бу хатын-кыз Русия саклану министрлыгының ихтыярилар отряды белән ялган контракт төзергә тиеш булган, ялган килешүнең вакыты чыккач ул җаваплылыктан котыла алыр иде.

Локотченко үзе саклану министрлыгының вазифаи затларына ришвәт биргән вакытта арадашчы булырга тиеш булган. Башка бер арадашчы буларак депутат бу эшкә "Дикая дивизия Донбасса" бригадасының "Архангел Михаил" отряды вәкилен җәлеп иткән. Аның исеме аталмый, әмма ирне акчалар белән тотулары, шуннан соң Локотченконың да кулга алынуы әйтелә.

Локотченко үзе "ВКонтакте"дагы сәхифәсенә пост чыгарырга җитешкән.

"Сез мине кешеләргә һәрчак ярдәмгә килергә әзер, ышанычлы кеше һәм үз иленең ватанпәрвәре, ике дә уйламый Русия өчен гомерен бирә алырдай кеше буларак беләсез. Медиада күрәсе әйберләрегез мине каралту өчен эшләнә, аның чынбарлык белән бернинди уртак ягы да юк", дип язган депутат.

Алексей Локотченко 2018 елга кадәр җинаять эзләве бүлекчәсендә опер була. 2023 елда аны Башкортстан Дәүләт җыенына депутат итеп сайлыйлар. Баймактагы киңкүләм каршылык чараларыннан соң Локотченко анда катнашучыларга төрттереп, "көймәне чайкалдырырга кирәкми, кемгәдер файдалы булырга теләсәң алгы сафка барырга кирәк, безнең дошман берәү генә" дип белдереп, сугышка китеп барды.

Октябрьдә Telegram-каналлар Курски өлкәсендәге Суджа районындагы штурм вакытында аның югалуы турында язган иде, тик соңрак депутат элемтәгә чыкты.

Башкортстанның "Бердәм Русия" сайтыннан күренгәнчә, Локотченко әле дә Дәүләт җыены депутаты һәм фирка әгъзасы булып тора.

Башкортстан Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев Локотченконың тоткарлануына фикер белдереп, уйдырмалардан тыелып торырга, тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә чакырган. Канунда мәхкәмә карары чыкканчыга кадәр депутат статусыннан мәхрүм итү каралмаган, ди ул.

"Депутат үзе тәкъдим итсә, вәкаләтләрен бетереп була. Әгәр Алексей Юрий улы гариза язса, депутатлар аны караячак", дигән ул.

  • Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр контракт төзеп, сугышка китү юлын карый. Мәсәлән моңарчы Башкортстанның йорт сагында утыручы элекке түрәсе Яна Гайдук сугышка китәргә теләк белдерде.
  • Ә быел яз көне Башкортстандагы Иглинда үсмерләрне кыйнаган эшмәкәр изолятордан сугышка китәргә теләк белдергән иде.
  • Быел мартта Русия думасы беренче укылышта контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Аларны иректән мәхрүм итү урынына шартлы мөддәт бирәчәкләр. Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG