Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтьчеләр төбәгеннән — сугышка. Яңа Чишмә — Украина сугышында иң күп егетен югалткан район


Яңа Чишмә районында кайбер көнне берьюлы берничә хәрбине җирлиләр. Ленино авылында Эдуард Чумаков һәм Павел Тумаков белән хушлашу
Яңа Чишмә районында кайбер көнне берьюлы берничә хәрбине җирлиләр. Ленино авылында Эдуард Чумаков һәм Павел Тумаков белән хушлашу

Районда зур тигезсезлек хөкем сөрә: авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, нефть тармагында эшләүчеләргә караганда, ике тапкырга азрак акча эшли. Нәкъ менә алар сугышка китә дә инде.

Яңа Чишмә районы — Татарстанның иң кечкенә районнарының берсе. Анда яшәүчеләр саны 13 меңгә дә тулмый. Шуңа да карамастан, өч елда Украина сугышында кимендә 46 егетен югалткан — моны Азатлык хисабы күрсәтә. Бу, процентлап санаганда, иң күп югалтуларга дучар булган район булып тора. Шул ук вакытта Яңа Чишмә — нефтьчеләр төбәге, монда яхшы хезмәт хакы алалар, башка районнар көнләшерлек күрсәткечләре бар. Ни өчен сугышка баралар соң? Азатлык Радиосы райондагы тормышка күзәтү ясады. Баксаң, районда тигезсезлек көчәйгән һәм сугыш башлану белән эчкечелек чәчәк ата башлаган.

Нефтьчеләр байый

Яңа Чишмә бары авыллардан гына торган кечкенә район булса да, ул үзенең рәсми күрсәткечләре белән таң калдыра кебек. Татарстан районнарының социаль-икътисади үсеш рейтингында алар 9нчы урынны, салым җыюда (кеше башына исәпләгәндә) — 6нчы урынны били һәм башка рәсми саннарны санап китәргә була.

Барысы да нефтьчеләргә барып тоташа. Районның икътисады 80%-ка кара алтынга бәйле. Биредә алты нефть ширкәте эшли. Соңгы елларда алар ел саен 1,4 млн тонна тирәсе нефть таба.

2021 елда Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин төбәкләрне берләштерергә тәкъдим иткән иде. Ул үз фикерен Чистай һәм Яңа Чишмә районнары арасындагы аерма белән чагыштырып акларга тырышты. Аныңча, Чистай нефть булмаганга начар яши, ә Яңа Чишмә "акчаларын кая куярга белми", дигән иде ул.

Районның эре һәм урта оешмаларында уртача хезмәт хакы — 88 мең сумнан артып киткән. Бу Татарстандагы күрсәткечтән 16 меңгә күбрәк.

Авыл халкы — ярлылана

Баксаң, Яңа Чишмәнең бөтен күрсәткечләрен нефть тармагы гына матур төсләргә буяп тора икән. Районда эшләүче 6 мең кешенең 2,5 меңе генә нефть тармагында эшли. Калган 3,5 меңе — башка өлкәләрдә, нигездә авыл хуҗалыгында.

Аеруча Украина сугышы башланганнан соң авылларда хәл мөшкелләнгәне сизелә. Чөнки башта импорт детальләргә бәя артты, аннан сөт бәясе төште, соңрак — ашлык сата алмадылар.

2022 елда агротармакта инвесторларның җитештерүне киметүе авылларда эшсезлекне арттырды, дип белдерде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Терлек санын киметкән районнар арасында Яңа Чишмә дә аталды.

"Әгәр без бернинди хәл итү юлын күрмәсәк, бу авыллар әкренләп юкка чыгачак", дигән иде ул.

2024 елда да хәлләр яхшырмады. Яңа Чишмәдә терлек саны бер елда 12%-ка, яки 741 башка кимегән. Хәзер районда 5 464 мөгезле эре терлек бар. Бу әле шәхси хуҗалыкларны исәпкә алмаган саннар.

Яңа Чишмә районында агротармакта хезмәт хаклары 47 мең сум тирәсе булган. Бу Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уртача хезмәт хакыннан 10 меңгә азрак. Ә инде нефтьчеләр алган 88 мең сум хезмәт хакы белән чагыштырсаң… Яңа Чишмә районында җир кешесе 41 мең сумга азрак алып эшли дигән сүз. Бу әле рәсми саннар. Районда тигезсезлек ярылып ята.

Туучылар кими, халык — картая

Яңа Чишмә районында халык саны күпләп кими. 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Яңа Чишмә районында 13 282 кеше яшәгән булса, инде быел — 12 346 кешегә генә калган. Соңгы 24 елда исә халык саны 22%-ка азайган. 2002 елгы җанисәп вакытында районда әле 16 меңгә якын кеше көн күргән.

Хәзер Яңа Чишмә җирлегендә халыкның төп өлешен — 53,8%-ын урыслар, 40,8% — татар, 3,5% — чуаш, 1,9% — башка милләт вәкилләре тәшкил итә.

Районда демография бик начар. Соңгы дистә елда туучылар саны ике тапкырга төшкән. 2013 елда — 218 бала туган булса, узган ел — 110 сабый гына дөньяга килгән. Үлемнәр исә, 188 кешене тәшкил иткән. Халыкның табигый кимүе — 78 кеше.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр картая бара: халыкның өчтән берен пенсионерлар тәшкил итә.

2022 елда Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге халык санының ничек үзгәрәчәге турында фараз ясады. Анда 2050 елга республикада яшәүчеләр 500 меңгә кимергә мөмкин диелде. Иң начар фараз — Яңа Чишмә районында. Анда халык саны 12,5 мең кешедән 8 мең кешегә калуы ихтимал, дигән нәтиҗә ясалды.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң укучылар шәһәрләргә юл тота һәм бик аз өлеше генә кире районга кайта.

Халыкның күпләп китүен рәсмиләр дә әйтә. Узган ел районнан 234 кеше киткән.

Татарча укыту кими, БДИ билгеләре түбән

Былтыр Татарстанда урыс теленнән БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) иң начар тапшыручы районнар арасында Яңа Чишмә районы да булды. Бу халкының яртысыннан күбрәге урыс милләте вәкилләре булган районда шулай.

2023 елда татар телендә белем алучылар кими дип әйтелде. Шулай да татар телендә белем бирү күрсәткечләренә "саф татар" районы дип саналучы җирлекләр дә көнләшәчәк. Татарстан мәгариф министрлыгы мәгълүматларына күрә, 2022-2023 елларда Яңа Чишмә районында мәктәпләрдә татар телендә белем бирү 50,4%-ны, балалар бакчаларында татарча тәрбия бирү — 73,3% тәшкил иткән.

9нчы сыйныфлар арасында татар теленнән имтихан бирүче районнар арасында да Яңа Чишмә районы булды. 2022 елда укучыларның 10%-ы татар теленнән сайлаган булган.

Козлов һәм мөселманнарга басым

Районны инде 15нче елын Вячаслав Козлов җитәкли. 2011 елда ул мөселманнар белән бәйле җәнҗалда танылып өлгерде.

Милли хәрәкәт һәм дин эшлеклеләре аның Яңа Чишмә районындагы имамнарга басым ясавы һәм мөселманнарның хокукын кысуы турында белдерде. Ул "хиҗап киюче мөслимәләргә җәмәгать урыннарында, бигрәк тә дәүләт оешмаларында, мәктәп, югары уку йортларында күренмәскә кушуда" гаепләнде.

Ул вакытта Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиулла аны эшеннән алуны таләп итте. Козлов Яңа Чишмә районы үзәк мәчете һәм Зирәкле авылы имамнары өендә уздырган тентү узуын да әйтте. Район башлыгы авыл мәчетләренә ни өчен халык күп йөри, дип борчылганы әйтелде.

Соңрак мөселманнар хәтта митингка җыелды һәм Козловны эшеннән алуны таләп итте. Алар Русиянең ул вакыттагы президенты Дмитрий Медведевка, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка имзалар җыеп хат юллады.

Ләкин моңа карап Козловны эшеннән алучы булмады.

Берничә елдан Яңа Чишмә районында кабат дини низагълар килеп туды. Куәт оешмасы вәкилләре 2013 елның ноябрендә "Чистай җәмәгате" дип аталган төркем "Түбән Кама Нефтехим" корылмаларына кулдан ясалган реактив ракеталар очырган, Чистайда чиркәүләргә һәм Яңа Чишмә районы Ленино авылында гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр диде.

2017 елда аларны дистә елларга кырыс шартлы колониягә хөкем иттеләр.

2019 елда Татар Алкины авылында ташландык тарихи мәчетне җимерүләре турында хәбәр ителде. Әмма чиркәү яндырган вакыттагы кебек тавыш куптаручы да, хөкем итүче дә булмады.

Соңгы елларда Яңа Чишмә районына бәйле дини низагълар турында ишетелгәне булмады.

Эчкечелек арткан

Сугыш башланганнан соң Яңа Чишмә районында алкоһол кулланучылар саны 23,7%-ка үскән. 2021 елда 15,2 мең дал, 2024 — 18,8 мең дал сатылган. Былтыр алкоһол сату кими башлаган диелә. Әмма бу кимүгә рәсмиләр үзләре үк ышанмаска чакыра. Бу ялган аркасында гына килеп чыккан саннар, ди Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясе.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Моны социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш белән бәйләп аңлаткан иде Азатлык Радиосына.

Сугышка нефтьчеләр түгел, авыл хуҗалыгында йә читтә эшләүчеләр бара

Азатлык Радиосы саннарына караганда, Яңа Чишмә районыннан сугышта кимендә 46 кеше үлгән. Иң күбе 35-44 яшьтәге ир-атларның гомере өзелгән — кимендә 15 кеше. 25-34 яшьлекләр арасында үлемнәр — 12, 45 яшьтән өлкәнрәкләр арасында — 7 очрак. 18-24 яшьлекләр арасында да кимендә 4 үлем турында билгеле.

"Яңа Чишмә хәбәрләре" һәм "Шешминская новь" газеты үз аккаунтында Украина сугышында катнашучылар турында даими әңгәмә кора. Бер яктан, аларны каһарманлаштыру алып барыла һәм шул рәвешле халыкны контракт төзергә чакыралар.

Әлеге язмалардан күренгәнчә, Яңа Чишмә районыннан сугышка нигездә авыл хуҗалыгында, яки күрше шәһәрләргә барып эшләүчеләр киткән. Әмма язмаларның берсендә дә нефть тармагыннан эшләп сугышка киткән очраклар юк. Нигездә түбән хезмәт хакы алучы кешеләрнең контракт төзүе әйтелә.

Ренат исемле егет тракторчы булып эшләгән булган. Василий да тракторчы булып эшләгән. Ике сугышчы да туганнары белән сугышка китүе турында сөйләгән.

Яңа Чишмә районында туып үсеп, күрше шәһәрләрдә эшләүчеләрнең сугышка китүчеләр бар. Алмаз Түбән Камада эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Илнур Чаллыдан кайтып, районнан сугышка киткән.

Район газеты халыкны контракт төзергә турыдан-туры үгетли һәм хәтта мобилизациягә эләгеп, соңыннан контракт төзеп яңа статуста сугышчылар булуы турында сөйли.

Яңа Чишмә районыныңа Вконтактедагы бите нигездә сугыш пропагандасын алып бара. Аның 7 меңнән артык язылучысы бар, ягъни халкының яртысыннан күбрәге шунда утыра дияргә була.

Бу пропагандада еш кына балаларны кулланалар. Мәктәптә белем алучы егетләрне хәрби киемнән, кызларны — сугышка озатучылар образында күрергә була.

Хәтта нәни балаларны да җәлеп итәләр.

Районда милитаристик рухта чараларның еш узуын күрергә мөмкин. Сугышчыларга багышлап мемориал такталар ачалар. Хәтта сыйныфтан тыш парламент дәресләрен дә сугышка багышлыйлар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG