Иштирәк авылында мәктәпне ябу турындагы сүзләр инде каршылык хәрәкәте тудырды. Мәктәп укучыларының ата-аналары, укытучылары, укучылары Чаллыдагы мәктәпне ябуга каршы булган урам җыенында да катнашты. “Азатлык” хәбәрчесе алар белән әңгәмә корды.
Бу мәктәптә 10 ел директор, аннан соң 20 ел тарих укытучысы булып эшләүче Илдус Закиров мәктәп язмышы өчен борчыла.
“Бала саны 50дән ким булса, мәктәпләр ябылу алдында кала. Районда андый мәктәпләр сигез. Алар арасында бөек җырчыбыз Илһам абый Шакиров туып-үскән Яңа Бүләк авылы да бар.
Әлбәттә, хакимият вәкилләре яптырмау өстендә ниндидер эш алып бара. Мәктәп бинасына балалар бакчасын кертү, мәктәпне 9 еллыкка калдыру турында сүз йөри. Әлегә берни ачык түгел. Казаннан да гел килеп торалар. Мәктәп ябылса, балаларны 20 чакрымдагы авылга автобус белән алып барып укыту күздә тотыла. 12 укытучыга эшсез калу куркынычы да бар”, ди И.Закиров.
Авылны өметле дип саныйлар
Марат Закиров Иштирәк авылында имам булып тора. Аның 2 баласы авыл мәктәбендә укый.
“Безнең балаларны 20 чакрымдагы Биклән авылында укытмакчылар. Тора-бара анысын да ябарлар. Аннан соң Түгәрәк Аландагы урыс мәктәбе генә кала балаларга. Телне, динне югалту куркынычы зурая бара”, дип фикерли ул.
“20 чакрымдагы авылга йөреп укыйсы килми. Укытучылардан аерылу кыен булыр. Еракка йөреп укыйсыбыз килми”, дигән борчылу сүзләрен дә әйтте “Азатлык”ка Иштирәк мәктәбе укучылары.
Иштирәк авылыннан Таһир Йосыпов: “Авылның киләчәге бар. Без Түбән Камадан ерак түгел, ТАНЕКО, химия ширкәтләрендә эшләүчеләр авылда күпләп йорт сала, балалар саны артачак”, дип саный.
Казан авыллардагы вазгыятьне өйрәнә генә
Тукай районының Яңа Бүләк, Иштирәк, Сәмәкәй, Иске Дөреш һ.б. кайбер авыл мәктәпләрендә укучылар саны 50-60 баладан артмый икән. Районда бу мәктәпләр ябылырга мөмкинме? “Азатлык” хәбәрчесе шушы сорау белән Тукай районы мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итте.
Бүлек мөдире урынбасары Венера Шакирова әйтүенчә, авылларда демографик вазгыять озак еллар үзгәрешсез кала, ягъни, балалар саны артмый. Әлегә авылларда мәктәпләр ябылачак, дип әйтергә иртәрәк, мәктәпләр мәсьәләсен өйрәнү бара. Моның өчен якын-тирә авыллардагы мәктәпләрнең юлларын, акча чыгымнарын, транспорт җаен да белешәләр икән.
“Мәктәпләрне тиз генә ябып булмый. Моның өчен зур өйрәнүләр, тикшеренүләр дә кирәк”, диде ул.
Шунысы күзгә ташлана, район-шәһәрләрдәге татар мәктәпләре ябылу куркынычы вазгыятендә күпләр Татарстан башкаласы Казанга ишарәли. Ә казаннар, билгеле булганча, Мәскәүгә, Русия кануннарына төртеп күрсәтә.