Сөйләшүдә 2011 елда Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт наркотикларга каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруның төп чаралары, наркотик матдәләрнең канунсыз әйләнешен ачыклау һәм аларга киртә кую мәсьәләләре тикшерелде.
“Безнең көннәрдә наркотикларны ташу һәм сату өчен җинаятьчел төркемнәргә оешу еш күзәтелә. Бу – табышлы бизнес. Һәм ул дәүләт иминлегенә яный”, диде Рөстәм Хәмитов.
Былтыр республикада әфьюннәр, психотроп һәм көчле тәэсир итә торган матдәләрнең канунсыз әйләнеше белән бәйле 5342 җинаять теркәлгән. Шуларның 3619ы авыр һәм аеруча авыр төркеменә карый. Канунсыз әйләнештән 261 килограмм наркотик алынган. Бу кара базар хакы белән 110 миллион сумлык агу.
Утырышта әйтелүенчә, контрабанда белән шөгыльләнүчеләргә Казакъстан белән Урта Азиянең, Әфганстанның якынлыгы да уңай килеп тора. Көне-төне шул тарафлардан агу ташыла. Комиссия киңәшмәсендә республикада хәзерге көндә рәсми теркәлгән 6 меңгә якын наркоман булуы да әйтелде. Ә рәсми санны егермегә тапкырларга кирәк, дип әйтә республика наркология хезмәте табиблары. Наркоманнар аеруча Уфа, Стәрлетамак, Туймазы, Нефтекама, Бәләбәй, Октябрьский шәһәрләрендә күп.
Киләсе елларда әфьюннәр кулланучылар саны тагын да артачак, дип белдерә белгечләр. Моңа илдәге һәм республикадагы икътисади кыенлыклар, эшсезлек, төрле социаль катламнар арасындагы тирән упкын этәргеч бирә. Берәүләр байый, икенчеләр көннән-көн хәерчеләнә бара. Яшьләр өметсезлеккә бирелеп, җиңел, гамьсез, киләчәге булмаган сукмакка кереп китә.