Украинаның Конституцион мәхкамәсе президент Виктор Ющенконың парламентны тарату карарының кануный булу-булмавын чәршәмбе көнне карый башлыячак дип белдерде.
Мәхкамә карары кайчан чыгарылырга мөмкин икәнлеге әйтелми.
Парламенттагы күпчелек президентның 2 апрельдәге бу карарына буйсынудан баш тартты һәм 27 майга билгеләнгән яңа парламент сайлаулары булмыячак дип белдерә.
Ющенко кризисны чишү турында сөйләшү өчен көндәше премьер-министр Виктор Янукович белән очрашуларын дәвам итә.