Казан театр мәктәбенә килеп керүгә үк Казан кызы Резедә Сәләхова һәм Мөслим районы Түбән Тәбен авылы егете Илфак Хафизов белән зур сәхнә турында сүз башлап җибәрдек. Соңгы курста алар.
- Кәрим Тинчурин театрына барасым килә. Чөнки минем остазым Рәшит Заһидуллин - Тинчуринның баш режиссеры.
- Мин 4 курска кадәр җиткәнмен икән, әлбәттә минем теләгем зур сәхнәдә уйнау. Тинчурин артистлары белән якыннан таныш булгач, аларга күңелебез бик ята.
- Әгәр мөмкинлек булса, Тинчурин театрында бара торган әсәрләрдән кайсы рольне алыр идең?
- “Мәхәббәт турында риваять” спектакленнән Ширин ролен. Шундый лирик героиня.
- Мин дә шул ук спектакльдән Фәрхәт ролен уйнар идем. Ул миңа бик ошый. Героик роль ул шундый.
Театр мәктәбе Русиянең махсус белем бирү уку йортларына әле яңа гына кертелә башлаган максатчан белгечләр әзерләү юнәлешен күптән үзендә булдырган инде. Мәктәбенең ул матур гадәте. 2008 елгы чыгарылыш Тинчурин театры өчен махсус әзерләнә.
"9 бала китте Түбән Камага. Андагы театрның администрациясендә бик яхшы егетләр. Алар 4нче курсның ел буе ничек укыганы белән имтиханнарга килеп, спектакльләрен карап, аларны Түбән Камага алып барып, шәһәрне, тулай торакларны күрсәтеп, бер ел буе йөрделәр. Шул тырышлыклары бушка китмәде. Театр хәзер актерлар төркеме белән тулысынча тәэмин ителде",- ди узган чыгарылыш турында театр мәктәбенең мөдире Гыйлемхан Мөбәрәкшин.
Ә быел 2007 елда укырга кергәннәргә килгәндә исә, 16 укучы Әлмәт театры өчен әзерләнсә, Чаллыдагы урыс-татар курчак театры өчен 12 кеше алганнар.
Ә быел 2007 елда укырга кергәннәргә килгәндә исә, 16 укучы Әлмәт театры өчен әзерләнсә, Чаллыдагы урыс-татар курчак театры өчен 12 кеше алганнар.
"Татар төркеменә егетләр арасында бер урынга 4 кеше булды. Кызлар арасында бер урынга 9 кеше. Нинди зур бәйге! Ул ел саен үсә бара әле",- дип куанычын белдерә театр мәктәбе мөдире.
85 еллык тарихы эчендә Казан театр мәктәбе 1000нән артык театр сәнгате белгече чыгарган. Йолдызларны гына санап чыгарга да хәйран вакыт кирәк булыр иде.
"Безнең Галиәсгар Камал театрында гына да бүгенге көндә 47 артист. Иң мөхтәрәме Шәүкәт Биктимиров. Халык артисты. Без аның белән горурланабыз. Татар яшьләр театрының 70 проценты безнең чыгарылыш, Тинчурин театрында - 50-60 проценты, урыс ТЮЗында - 70 проценттан артык безнең студентлар эшли",- ди бүгенге сәхнә әһелләре турында Гыйлемхан Мөбәрәкшин.
Тик менә Качалов исемендәге Зур драма театрының үзендә үзе өчен артистлар әзерләвен генә бик хуплап бетерми ул.
Киләсе елдан исә Казан театр мәктәбе югары белем дә бирә башлаячак.
"ГИТИСның татар төркемен безнең училищеда җыярбыз дигән өметебез бик зур инде. Ул 25 кешелек булачак. Аның 5е - театр белгече, 5е - режиссер һәм 15е - актер булачак",- ди алдагы өметләре хакында театр мәктәбе мөдире. Аны бетергәннәр Русия театр сәнгате академиясе дипломы алачак. Әлеге бүлекне булдыру турында сөйләшүләрне дәвам итер өчен 19 декабрьдә Мәскәүгә тагын бер сәфәр булырга тиеш. Ни өчен монда Казанда ачарга, ә анда гына җибәреп укытмау карарына килгән вакытта, "Мәскәүгә китеп белем алгач, Казанга кайтасылары бик килмәс шул", ди Гыйлемхан Мөбәрәкшин.
Казан театр мәктәбе 1922 елда Русиянең һөнәри белем бирү идарәсе карары белән булдырыла. 1964 елда анда сәхнә бизәүчеләр, 1966да курчак театры артистлары, ә 1988 елда эстрада артистлары бүлекләре дә ачыла.