Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык университет татар зыялылары турында яңа дәресләр башлаган


Шәриф Камал
Шәриф Камал

Татар зыялылары турындагы курс 10 лекциядән тора. Һәр лекция уртача 15-30 минут бара.

Дөнья татар яшьләре форумы оештырган Ачык университет сайтында "20 гасыр — шәхесләрдә" дигән яңа курс барлыкка килде.

"Бу курс татар зыялылары исемнәре аша татар тарихының бер дәверен күзалларга ярдәм итәчәк", диелгән дәресләргә ачыкламада.

Дәресләрне Татарстан Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә яздырганнар.

Татар зыялылары турындагы курс 10 лекциядән тора. Һәр лекция уртача 15-30 минут бара. Анда мәсәлән татар теле белгече, мәгариф өлкәсендә татар халкы өчен күп эш башкарган Мөхетдин Корбангалиев, язучы Шәриф Камал, хокук белгече Шәехгаттар Иманаев , фольклор белгече Хәмит Ярми турында сөйләнә.

"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыккан. Әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.

Университет сайтында хәзер 27 курс узып була. Сайтта татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, акча белеме, татар дизайны, PR-менеджмент нигезләре һәм башка темаларга курслар бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG