Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда "татар" сүзен яклыйсы иде: Ереванда икенче тапкыр Сабантуй узды


Ереван
Ереван

Быелгы Сабантуй ярышу һәм күңел ачудан тыш, Идел буенда яшәүче халыкларның мәдәниятләре белән таныштыру мәйданына да әйләнде.

Барысын да үзебез күтәрдек. Дөресен әйткәндә, татар конгрессы турында бик белмим.

Узган ялларда Ереванда Сабан туе узды. Әрмәнстанда бәйрәм икенче тапкыр оештырылды. Бу юлы чара Letters and Numbers мәйданы һәм коворкингында үтте. Биредә гадәттә төрле ачык лекцияләр уздырыла һәм волонтер проектлар тормышка ашырыла. Узган ел Еревандагы беренче Сабантуй нәкъ менә татар бәйрәме буларак узган булса, бу юлы аны күбрәк Идел буе халыкларының бәйрәме дип тасвирларга мөмкин.

Чара барышында "Небесные жены луговых мари" фильмы күрсәтелде, ә тарихчы һәм антрополог Энн Гребенникова мари мәдәнияте турында лекция укыды.

Афишаларны удмурт рәссамы Паладдя Башурова ясаган. Иганә җыю тартмаларында да татар, мари, удмурт телләрендә мәкальләр һәм әйтемнәр язылган иде.

Мәйданга керү урынында чәкчәк һәм башка тәм-томнар, татар телендә язылган открыткалар, Габдулла Тукай сурәте төшкән түштамгалар, түбәтәй, татар бизәнү әйберләре сатып алырга була иде. Оештыручылар сүзләренчә, җыелган акчаның 20 проценты "Баймак эше" фигурантлары гаиләләренә китәчәк.

Еревандагы быелгы Сабантуй турында Азатлык Радиосы аның төп оештыручысы Айгөл Сәфәри белән сөйләште.

— Айгөл, сез Ереванда Сабантуйны икенче тапкыр уздырасыз. Быелгы Сабантуй былтыргысыннан никадәр аерылып торды?

— Беренчедән, кешеләр күбрәк иде. 500ләп кеше булгандыр. Сабантуйга әзерләгән ризык быел былтыргыдан тизрәк сатылып бетте. Икенчедән, мин быел милләтара, аерым алганда Идел буе халыклары бәйрәме оештырырга теләдем. Һәм бу күңел ачу чарасы гына түгел, мәгърифәтчелек чарасы да иде. Марилар, удмуртлар турында сөйләдек. "Небесные жены луговых мари" фильмын күрсәттек. Безгә Сабантуй урыны биргән мәйданның администраторы бер үк вакытта антрополог та булып чыкты. Аның тамырларында мари, эрзя каны да ага. Ул мариларның гореф-гадәтләре турында лекция укыды. Килгән кешеләрдән зур кызыксыну сиздек.

Бүләк кисү — балаларның иң яраткан уеннары булды. Без аны "татар пиньятасы" дип йөртәбез.

— Балалар өчен аерым чаралар уздырылдымы?

— Сабантуй ярышларынан тыш, татар бизәкле открыткалар ясауны оештырдык. Аны "Рисование с пивком" такымы икенче ел уздыра. Рәссам Аннаның татарларга һәм Татарстанга бер катышы да юк. Сабантуй алдыннан ул татар бизәкләре турында мәгълүмат җыйды, өйрәнде, әзерләнде. Бүләк кисү — балаларның иң яраткан уеннары булды. Без аны "татар пиньятасы" дип йөртәбез.

— Дөнья татар конгрессы Русия төбәкләрендә, кайбер башка чит илләрдә уздырылган Сабантуйларга ярдәм итә, артистлар җибәрә. Сез Сабантуйны нинди акчага уздырдыгыз, ярдәм булдымы?

Башка ризык сатылды, ләкин чәй белән тәм-том тәмләп карау бушлай булырга тиеш дип саныйм

— Барысын да үзебез күтәрдек. Дөресен әйткәндә, татар конгрессы турында бик белмим. Сабантуй өчен мәйдан бирүче оешма хезмәткәрләре, волонтерлар ярдәм итте. Читтән ярдәм булмады. Сабантуйга керү бушлай иде. Бу минем принципаль кагыйдә. Шулай ук чәй һәм тәм-томнар да бушлай. Башка ризык сатылды, ләкин чәй белән тәм-том тәмләп карау бушлай булырга тиеш дип саныйм. Акчаны донат рәвешендә җыйдык — кем күпме тели, шулкадәр калдырды. Сабантуй вакытында пыяла банка куйдык, аның тышына удмурт, мари, татар телләрендә төрле мәкальләр яздык. Бүләкләрне үзебез сатып алдык. Нольгә чыгу өчен ярминкә уздырдык. Казаннан алып киленгән чәк-чәк һәм "Бөгелмә" бальзамы саттык. Моннан тыш, сатуга "Мәтрүшкә" һәм "Татар орнаменты" брендлары авторының бизәнү эшләнмәләрен куйдык. Шуның белән бераз акча эшләдек.

Иганә җыю банкасында марича язу
Иганә җыю банкасында марича язу

— "Бөгелмә" бальзамы — хәмер бит, "татарларга бу хәрәм" дип тәнкыйтьләүчеләр булмадымы?

— Миңа социаль челтәрләрдә алкоһол сатуны тәнкыйтьләп язучылар булды. Әмма мин Сабантуйда исерткеч эчемлекләр сатылуга каршы түгел. Бу да принципиаль караш. Күпчелекнең тормыш рәвеше белән туры килгән, аларга рәхәтлек китергән мәдәният кенә озак яши дип саныйм. Кешенең күнеккән яшәү рәвешенә миллилекне билгеләүче ниндидер уйлап чыгарылган стереотиплар комачаулый икән (мәсәлән, "татар сыра эчми", "татар кызы кыска итәк киеп йөрми" һәм башка), ул милли үзтәңгәллегәннән баш тартырга да мөмкин. Татарстан күп мәдәниятле һәм күп динле төбәк булды, кешеләр бер-берсенә толерант булды, киләчәктә дә шулай булып калуын телим. Гореф-гадәтләрне формаль саклауга гына тәгәрәп төшмәскә иде.

— Соңгы ике елда Русиядән күчеп китүчеләр саны 600 меңнән артып киткән дип исәпләнә. Алар арасында төрлле милләт вәкилләре бар. Чит илләрдә сабантуйлар саны да артты. Моңарчы бөтенләй үткәрелмәгән илләрдә үткәрелә, халык та күп җыела. Сабантуйга җыр-бию, күңел ачу чарасы гына дигән караш яши сезнеңчә, бу ничек? Сабан туе чит илләрдә татар-башкортларны берләштерүче көч була аламы?

— Сабантуй милли диаспора мәдәниятен үстерү өчен куәтле мәйдан булып тора дияр идем. Безнең бәйрәмгә килүчеләр арасында моңарчы тирә-ягында бер татарны очратмаган кешеләр күп иде. Аннары бу шундый мәйдан — монда "Син нинди милләттән?" дип сорап була. Ереванда төрле милләт вәкилләре бер-берсе белән очрашып, таныша алды, алар ялгызлары гына түгеллеген күрде. Былтыргы Сабантуйда татарлар бер-берсе белән танышып, дуслашып китте, ике Сабантуй арасында алар белән башка чаралар да уздырдык. Ике тематик чара оештырдык, бер-беребездә кунакта булып, татар ризыклары пешердек. Быелгы Сабантуйга Тбилисидан да татарлар килде.

Сабантуйда кул эшләнмәләре
Сабантуйда кул эшләнмәләре

— Киләсе Сабантуйга кадәр Ереванда башка татар чаралары көтеләме?

— Хәтер көненә мәгръифәтчелек чарасы уздырасым килә. Нәүрүз бәйрәмен дә уздырырга телим. Чөнки монда казакълар да яши. Аларга да бу кызык булыр иде. Әрмәннәргә дә төркиләр турында күбрәк сөйлисем килә. Төркиләрнең Төркия яки Азәрбайҗан белән генә чикләнмәвен күрсәтәсем килә. Әрмәнстанда "татар" сүзен куллану авыр, чөнки элек азәрбайҗаннарны шулай атаганнар. Ә "татар" сүзен кулланмый гына Сабантуй уздыру җиңел түгел. Шуңа күрә минем күбрәк белем бирү, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнәсем килә. "Татар" сүзе азәрбайҗаннар һәм геноцид тарихы белән генә тәңгәл булмасын иде. Бу уңайдан казакъ диаспорасы белән берләшәсе килә.

Русиядә 1897 елгы җанисәптә хәзерге азәрбайҗаннар — "татар" дип, аларның телләре "татар теле" дип бирелгән. 1917 елгы инкыйлабка кадәр аларны "азәрбайҗан татарлары" яки "кавказ татарлары" дип атаганнар. 1905 елгы инкыйлаб вакытында Әрмән-татар яки Әрмән-мөселман суешы башлана. Иң көчле бәрелешләр февраль һәм майда — Бакуда, майда Нахичеваньда була. Төрле мәгълүматларга караганда, барлыгы 158 азәрбайҗан һәм 128 әрмән авылы җимерелә, 3 меңнән алып 10 меңгә кадәр кеше һәлак була.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG