Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бавариянең эчке эшләр министрлыгы чыгарган видеоны исламофобиядә гаеплиләр


Бавариянең эчке эшләр министрлыгы чыгарган видеодан күренеш
Бавариянең эчке эшләр министрлыгы чыгарган видеодан күренеш

Германиянең көньягындагы Бавария җиренең хакимиятләре ислам экстремизмы турында кисәтүче видеоны интернеттан алып ташларга булган. Сәбәбе — җәмәгатьчелек шушы видеоны "расизм чүбе" буларак хөкем итте. Шулай ук, аны наци чорының пропагандасы белән чагыштыра башладылар.

Әлеге видеоны 2 сентябрьдә Х социаль челтәрендә Бавариянең эчке эшләр министрлыгы чыгарган булган. Куркыныч музыка яңгыраучы видеода мультипликацион имам каһкаһәле итеп көлә, яшь хатын-кызны йота, шуннан соң ул хатын-кыз хиҗабка төренгән хатынга әйләнә, күпхатынлы өйдә елый-елый кухня идәнен юа.

Видеоны чыгарган эчке эшләр министрлыгы аның максаты — сәләфичелекнең куркыныч яклары турында кисәтү дип аңлатырга тырышса да, кайбер алман канун белгечләре аны пропагандада һәм мөселманнарга каршы котыртуда гаепләде.

"Бавариянең эчке эшләр министрлыгы үтә дә расист видеоклип чыгарган! Кешеләрне котыртыр урынга безгә мөселманнарга каршы оешкан расизм белән көрәшергә кирәк", — дип язып чыкты Германия парламентындагы Сул фирка депутаты Николь Гольке.

Белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта Германиядә һәм алман җәмгыятендә исламофобия күренешләре арта — видео шушы вазгыятьтә чыгарылган. Шунысы да бар: узган ялларда гына Германиянең ике җирендә үткән сайлауларда мигрантларга каршы чыгыш ясаучы АдГ фиркасе җиңү яулады. "Министрлык [шушы видеоны чыгарып] халыкны котыртып ята, ә бит кичә генә АдГ фиркасенең яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә үзегез гаҗәпләнеп утыра идегез!" дип язып чыкты Берлиндагы Сул фирка депутаты Фәрат Кочак.

Кочак, шулай ук, Бавариянең эчке эшләр министрлыгы "мөселманнарга карата нәфрәт уятыр өчен, яһүдләргә каршы алып барылган наци пропагандасын искә төшерүче карикатураларны да кулланмыймы икән?" дигән сорау да куя.

Сул фирканең сәясәтчесе һәм парламентның элекке әгъзасы, адвокат Ниема Мовассан видеоны "расизм чүбе" дип атады һәм Бавария эчке эшләр министры Йоаһим Херрманга каршы — коткы таратканы өчен — җинаять эше ачу шикаяте тапшыру мөмкинлеген карыйм диде.

Соңрак министрлык X-тагы постны алып ташлады һәм "әлеге видеоның ачу чыгаруга һәм аңлашылмаучанлыкка китерүенә" үкенәбез дип белдерде.

"Видео тәнкыйтенә җитди карыйбыз һәм әлеге вакытта кампанияне туктаттык", диде министрлык вәкиле Азатлык Радиосына җибәргән хатында.

Министрлык вәкиле сүзләренчә, әлеге видео "кешеләргә сәләфиләр һәм исламчылардан килгән куркынычлар, алар кулланган ысуллар турында мәгълүмат бирү" өчен социаль челтәрләрдә уздырылган яңа кампаниянең бер өлеше булган.

Рәсмиләр видеодагы күренешләрне үзгәртергә сүз бирә. "Әмма сәләфичелек китергән куркынычларга бармак аша карарга ярамый" диләр.

Европа комиссиясе Азатлыкка "бу видеога карата конкрет фикеребез" юк дип җаваплады.

"Мөселман хатын-кызлары Европа берлеге җәмгыятендә актив роль уйный – бу позитив әйбер", дип белдерде Комиссия рәисе.

Бавариядәге Социал-демократлар фиркасе эчке сәясәт бүлегенең матбугат сүзчесе Кристиана Файхтмайер әлеге видеоны күргәч "башымны чайкадым" дигән "dpa" басмасына.

Аның сүзләренчә, сәләфичелеккә каршы көрәш мөһим, ләкин "салым түләүчеләрнең акчасы файдасыз яки хәтта зыян китерүче әйбергә тотылырга тиеш түгел. Видео миндә һәм башкаларда шундый хис калдырды" ди ул.

Рәсми саннарга караганда, Германиядә 5,5 миллион чамасы мөселман яши. Аларның өч миллионы – Германия ватандашлары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG