Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык һәм YouTube: "Көздән ни көтәмме? Сугыш бетүен"


Казандагы Мәскәү базары күренеше (архив фотосы)
Казандагы Мәскәү базары күренеше (архив фотосы)

Бу атнада Азатлык Радиосының YouTube-каналында баланы туган телгә өйрәтү өчен җаваплыларны эзләделәр, уртача хезмәт хакын тикшерделәр, быелгы көздән ни көтүләрен уртаклаштылар, җырчы Гөлназ Асаева итәгенең озынлыгын үлчәделәр.

Бала туган телен белсен өчен иң элек кем җаваплы? Бу сорауга җавап бирүчеләр ике якка бүленде. "Гаилә!" дип тәкърарлады күпләр, "Дәүләт!" дип каршы төште икенчеләр.

Гаилә яклылар:

"Өйдә урыс сүзләре күп, кайбер татар сүзләре бөтенләй кулланылмый. Онытыла туган телебез".

"Бала белән ата-ана өйдә татарча сөйләшсә, бала үз телен белә".

"Иң элек гаиләдә башлана. Бала туганнан ук ана аның белән татарча сөйләшсә, бала татарча сөйләшә. Мәктәптә бала белемен яхшырак үзләштерә".

"Дәүләт каршы түгел. Сөйләш өйдә татарча. Мәктәптә генә бала тирән итеп сөйләшергә өйрәнә алмый".

Дәүләт яклылар:

"Русия хакимиятләре җаваплы. Телләрне бетерү сәясәте тулы көчкә бара. Телне кирәксез итәләр".

"Татарча язарга, укырга, аннары татар шагыйрьләрен танырга мәктәптән башка өйдә өйрәтеп булмый".

"1970нче елларда мәктәпләрне бетерделәр. Хәзер дүртенче буын телсез. Билгеле, хөкүмәт гаепле".

"Иң элек дәүләт җаваплыдыр!"

"Ул дәүләтнең дә бурычы. Син күпме генә өеңдә сөйләшсәң дә, матбугат юк, китаплары юк, дәреслекләре юк, татарча хезмәт күрсәтү юк, университет юк. Әгәр дә бөтенесе дә тел гаиләдә саклана дип уйласа, безнең аңсыз ахмак сукыр кавемебез юкка чыгарга бик лаеклыдыр".

"Икесе дә җаваплы", тел авылда саклана, катнаш никахларның зыяны зур дип язучылар да булды.

Татарстанстат республикада беренче яртыеллыкта уртача хезмәт хакын атады — 69 мең сум. Азатлык укучылары арасында моны "әкият" дип атаучылар да, ялкауланмасаң, күбрәк тә эшләп була диючеләр дә бар.

"Кемнең ничек инде. 69 мең алучылар да бар, аннан күбрәк алучылар да, бик күпкә әзрәк алучылар да. Минемчә, күп кеше — әзрәк алучылар".

"Эшләп ат баер иде. Урлашканнар байый инде, бигрәк тә безнең илдә. Дөрес яшәгән кеше гомергә дә баемый".

"Кемдер кәбестә ашый, кемдер — ит. Уртача голубцы инде".

"Укытучылар 35 мең сум алабыз диләр".

"Түрәләр үзләре шулкадәр бер көндә кәсеп итәме? Ул караклардан шундыйрак акчалар кәсеп иткәнен күз алдына китерә алам".

"Эшләсәң бездә б.ктан да акча эшләп була. Халык ялкау, эшләми. Мин айга 500 мең сум тирәсе алам. Көне-төне эштә, мин — фермер. Эшчеләрем 50-60 мең сум ала. Механизаторлар кырда 100 мең ала".

Сентябрьгә кергәч, Азатлык Радиосы үз укучыларыннан "Быелгы көздән ниләр көтәсез?" дип сорады. Җавап бирүчеләрнең күпчелеге "сугыш бетүен" көтә.

"Сугыш — халык өчен кайгы һәм афәт, туктасын иде Аллаһ бәндәсен үтереш. Сугышны башлаган кешене каһәр суксын".

"Сугышлар туктаса, шуннан да зуррак бүләк булмас иде. Дары мичкәсендә утырган кебек яшибез".

"Бәяләр төшмәс, сугыш туктамас, әле яхшы хәбәрләр булмас".

"Сугышка җибәргән һәрбер солдат аны бер минутка озайта..."

"Һичшиксез Русиянең басып алу сугышы туктатылырга тиеш. Русиядә барча булган түрәләр хакимияттән китеп, барча булган милләтләрнең коллык богауларын салып, яңарыш юлына басуларын, илләрен тергезүгә юл алуларын телим".

Сугыш туктавына шикләнеп караучылар да бар:

"Ул сугыш ничек туктасын? Сез, татар-башкортлар, бер туктамый сугышка китәсез. Акча өчен җан бирә торган халык. Сугышны үзегез генә туктата аласыз. Җибәрмәгез ирләрегезне. Иртән улыгызны сугышка җибәрәсез, кичтән намаз укып, сугыш беткәнен телисез".

"Сезнең өчен сугыш бетү — иң зур кайгы. Улларыгыз, ирләрегез өчен миллионлап акча ала алмыйсыз" дип язучылар да бар.

Бу атнада татар һәм башкорт җырчысы Гөлназ Асаеваны сәхнәгә ачык кием белән чыкканы өчен тәнкыйтьләделәр. Ул ботларын ачып тора торган кыска шортик кигән, изүе тирән итеп ачылган пиджактан булган. Азатлык укучылары да тәнкыйть утын чәчми кала алмады, шулай да, кеше тикшергәнче үзегезне тикшерегез дигән рухта Асаеваны яклаучылар да табылды.

"Концертларына да йөрмибез, теләсә нәрсә эшләсеннәр. Шәрә йөрсеннәр".

"Әнисе һәм әбисе әйтми микәнни. Аның матур җырлавыннан башка кешеләргә ботларын күрү мәҗбүри түгел".

"Артистлар — бозыклык оясы. Бәла-казалар килүнең бер сәбәбе алар. Сезгә ошый икән, карагыз, тик авыр хәлләрегезгә зарланмагыз, үзегезне гаепләгез".

"Ул бит өлкән кеше, аны өйрәтәсе юк. Үзегезнең балалар һәм оныкларыгызны карагыз".

"Бик ошый".

"Кешенең кешедә эше булмасын".

"Бәлки, пәрәнҗә киеп йөрергәдер? Карамасыннар. Ул — җырчы һәм матур хатын, күрсәтер әйбере бар. Үзләренең балаларын һәм оныкларын тикшерсеннәр".

"Бәлки түгел, кирәк (пәрәнҗә кию — ред.). Юкса милләт фәхешлеккә батты. Татарларны беркем мөселманга санамый хәзер".

Азатлык Радиосының YouTube-каналына язылырга онытмагыз!

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG