Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык һәм YouTube: "Иртән икедә кояш кыздыра, бу дөрес хәлме?"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңгы атнада Азатлык Радиосының YouTube-каналында журналист Алсу Кормашевага бирелгән хөкем карары, Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы вазифасыннан китү таләбе, Пермьдә мәчет төзүгә каршы чыгучылар, Казан вакытын үзгәртү турында сөйләштеләр. 

Журналист Алсу Кормашевага хөкем карары турында

Бу атнада Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык Радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны "Русия армиясе турында ялган мәгълүмат таратуда" (Җинаять кодексының 207.3нче маддәсе) гаепле дип тапты. Мәхкәмә аны 6,5 ел колониягә хөкем итте.

Азатлыкның YouTube-каналын карап-укып баручыларның күбесе әлеге карарны гадел түгел дип саный:

"Никадәр башбаштаклык, каты оккупация", "Начар, сүзем юк".

Кемдер чит илдәге татарларның Русия режимына каршы көрәшүе файда китерә алмый ди: "Бу системга каршы чит илләрдә яшәгән күп кенә татарлар хезмәт иткән, әмма вазгыять үзгәрми дә үзгәрми".

Хөкем карарын хуплаучылар да бар: "Чит илгә яшәргә киткәнсең икән, "элекке" ватаныңа пычрак ату мәҗбүри түгел. Лаек" дип язган бер укучы.

Татарстанда вакыт зонасын үзгәртү турында

"Татарстанга башка вакыт зонасына күчәргә кирәкме?" дигән сорау узган атнаның иң популяр сораштыруы булды.

Казанда җәен кояшның төнге сәгать 2ләрдә үк чыгуына карамастан, "шулай калсын", "дөнья бутап йөрмәгез әле" диючеләр дә бар.

Шулай да, әлеге вакыттан риза булмаучылар күбрәк, Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алдарак булырга тиеш диләр.

"Иртән икедә кояш кыздыра, ә Мәскәүдә әле таң атып килә, бу хәл дөресме инде?! Самар белән безнең бер вакыт булырга тиеш".

"Мәскәү вакыты безгә уңайсыз, бигрәк тә жәй көне. Иртәнге вакыт бик бәрәкәтле, иртә торсаң — ит пешә, соңга калсаң — бит пешә".

"Татарстанда вакыт дөрес түгел! Үзгәртмәгез дип дөньяга бер дә чыкмаган кеше яза. Мәскәүдә дә, Башкортстанда да, Пермь якларында да булганым бар — аларның вакытлары дөрес булуына исләрем китә. Эштән яктыда кайталар, күпме вакыт өйдә, балалары белән шөгыльләнергә вакытлары бар. Үзгәртергә кирәк. Бер сәгатькә булса да. Казанга ярый, ә әле бит Актаныш, Мөслим, Азнакай яклары бар. Без язып кына хәл ителсә иде дә, булмас шул. Сәгатьне үзгәртү турында кечкенә вакытта ук хыяллана идем — инде 80гә җиттем, кымшынган кеше юк. Түрәләргә барыбер".

Пермьдә мәчет төзелешенә каршы чыгу турында

Бу атнада Пермь шәһәрендә бер төркем активистлар мәчет төзелешенә каршы акция үткәрде. Алар "Мәчеткә — юк", "Хакимият, сез бомба саласыз" дигән шигар күтәреп чыкты.

Мәчетне Пермь шәһәренең Югары Курья микрорайонында төзергә җыеналар. Ул 200 мөселманга исәпләнгән. Аның биләмәсендә мәдрәсә салу да көтелә.

"Русиянең күп шәһәрләрендә мондый хәл. Мәчет салырга мөмкинлек бирмиләр" дип язды бер укучыбыз.

"Мөселманнарны төрле яклап кысалар. Нинди хәл бу?" диде икенчесе.

"Чиркәү-мәчет урынына онкология үзәге йә картларны тәрбияләү йорты төзесәләр, файдалырак булыр иде. Тормыш озынлыгы — ул медик оешмаларга бәйле, культ биналарга түгел" дип белдерде өченче укучы һәм тәнкыйтькә дучар булды.

Гомер никадәр озын булса да, мәңгелек ахирәт белән чагыштырырлык түгел, мәчет тә кирәк дигәнрәк фикерләр яуды.

Мәсәлән: "Онкология үзәге бюджет акчасына төзелә. Мәчетләрне мөселманнарга үз акчаларына төзергә ирек бирмиләр" , дип җавап килде.

Радий Хәбировны Башкортстан башлыгы вазифасыннан җибәрү турында

Берничә көн элек Башкортстанда яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итеп флешмоб башлады. Флешмобта катнашучылар соңгы биш елда Хәбировның нәрсәсе белән истә калуы турында "ВКонтакте"да пост язарга, бу постның астына #хабировуходи дигән һэштег куярга тиеш. Шулай ук Хәбировны сайлаячакмы — шуны да язарга кирәк.

Әлеге хәбәр астына башлыкны яклап яздылар.

"Юллар эшләнә, күперләр төзелә, тагын нәрсә җитми?" дигән комментар килде.

"Ул эшләрне республика эшлиме яисә федераллармы? Халык өчен нинди эшләр башкара, санап үтегез?", "Кайда ул күперләр?" дип сорады аннан башкалар.

Беренче укучыбыз санап та күрсәтте: "Нагаево күпере, Пугачев урамындагы юллар. "Зеленая роща"да (Уфадагы микрорайон — ред.) яңа торбалар. Күрмисез генә".

"Дөрес әйтәсез, — дип хуплады икенче бер укучыбыз. — Туеп сикерәләр. Ачлык, ялангачлык җитми кешегә. Йорт саен ике машина".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG